"Зирәкләр бәйгесе" интеллектуаль уены
методическая разработка (5 класс)

Мурзина Гульнара Фаридовна

Әлеге интеллектуаль уен  4 нче сыйныфның рус телле балалары белән оештырылды. Уен ТАССРның 100 еллыгына багышлана. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon zirklr_bygese.ppt1.41 МБ
Файл klasstan_tysh_metodik_eshkrtmnen_tasvirlamasy.docx23.27 КБ

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

        Татарстан Республикасы  Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

1нче гимназия

Сыйныфтан тыш чара :

Интеллектуаль уен «Зирәкләр бәйгесе»

        Эшне башкарды:  югары категорияле туган тел укытучысы

  Мурзина Гөлнара Фәрит кызы 

        

Әгерҗе, 2020

        Методик эшкәртмәнең тасвирламасы

Атамасы: “Зирәкләр бәйгесе” интеллектуаль уены

Укучыларның яше: 9-11 яшь (3-4 сыйныфының рустелле  укучылары)

Кыскача аннотация: әлеге уен ТАССРның 100 еллыгына багышланган,Татарстанның  дәүләт символлары, тарихи урыннары, табигате, музейлары темаларын яктырткан төрле авырлыктагы сораулар белән баетылган.

Предметара бәйләнеш: тарих, әйләнә- тирә дөнья белән танышу, әдәби уку.  

        Укучыларның белем дәрәҗәсе: әлеге уенда катнашу өчен күрсәтелгән  уку предметларыннан тирәнтен белемнәр кирәкми, ләкин дәресләрдә алган белемнәр,  укучыларның  актив күзаллавы, киң белемлелек мәҗбүри.

Класстан тыш эшнең формасы: интеллектуаль уены

        Эшкәртмәнең тулы тасвирламасы

        Планлаштырылган   нәтиҗәләр:

Уен барышында укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булалар:

- бер-берсе белән дустанә аралашу;

- проблемалы ситуацияләрдә үз-үзеңне тыныч тоту,

- игътибарны бер уку предметыннан икенче уку предметына тиз күчерә алу осталыгы,

-

        Уенда укытучының роле:

  1. Уен өчен биш уку предметы буенча сораулар төзү.
  2. Уен өчен әзерләнгән сорауларны кертеп компьютер презентациясе төзү.
  3. Сыйныфтагы укучыларны ике төркемгә бүлеп команда оештыру.
  4. Укучыларда уенда катнашу өчен эмоциональ кәеф тудыру.
  5. Укытучы-уенны алып баручы һәм презентация белән идарә итүче.
  6. Балларны санау һәм нәтиҗә ясау өче жюри сайлау

        Уенның технологик үзенчәлекләре.

Уенны үткәрү өчен түбәндәге җиһазларның булуы мәҗбүри:

  1. Компьютер и проектор, электрон такта.
  2.  Компьютер презентациясе “Зирәкләр бәйгесе”.
  3. Балларны санау өчен 100-500 кадәр саннар язылган жетоннар.
  4. Төрле төстәге “смайликлар”
  5. Грамоталар, призлар

        Уенның максатлары:

  1. Укучыларның интеллектуаль һәм рухи потенциалларын формалаштыруга һәм үстерүгә булышлык итү.
  2. Һәр укучыга үзенең мөмкинлекләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру.
  3. Төркемдә эшли белү, бер-береңне тыңлый белү кебек мөһим сыйфатларны үстерү, камилләштерү.

        

        Уен барышы.

- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, “Зирәкләр бәйгесе”ндә катнашучы укучыларыбыз.Сезгә вакыт табып безнең бәйгебезне карарга килгәнегез өчен зур рәхмәт әйтәбез һәм уен -дәресебезне видео караудан башлыйбыз.

-Внимательно посмотрите видео и подумайте – на какую тему будет наша сегодняшняя игра? Какую дату отмечает в этом году наша республика?

Просмотр видео.  

- Что поняли из видео? На какую тему будет наша игра? (Тема Татарстан)

- Почему, ребята, в этом мультфильме часто показывали цифру 100? ( В 2020 году наша республика отмечает 100- тие образования ТАССР)

- А как расшифруется сокращенное слово  ТАССР? (Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика).

-Значение этих слов вы, ребята,  узнаете в старших классах на уроках истории. А сейчас я могу вам сказать лишь то, что 27 мая 1920 года был подписан председателем Совнаркома В.И.Лениным, председателем Всероссийского Центрального Исполнительного комитета М.И.Калининым Декрет об образовании Татарской Автономной Советской Социалистической Республике, т.е родилась свободная, независимая республика, которая имела свою государственную символику, своего руководителя и свой язык.

- С тех времен наша республика растет, развивается.  И об этом наши ученики расскажут стихотворения.

Сибгата Хаким “Мы с Волги, из Казани”  - Мустахимова А.

Артур Хабибуллин “Татарстан шәһәрләре” – Мустахимова А.

- На этой высокой ноте мы начинаем игру.Правила игры таковы: игра состоит из одного тура. Тур содержит 25 вопросов.Вопросы разделены на 5 тем: Дәүләт символлары, Табигать, тарихи  урыннар,  музейлар, Калейдоскоп. В каждой теме по пять вопросов. Каждый вопрос оценивается по сложности баллами от 100 до 500. Чем выше цена вопроса, тем он сложнее. Ваша основная цель, ребята, отвечать на вопросы и зарабатывать как можно большее число очков.

Представление команд (название команды, девиз). Проводится жеребьевка (загадка)

Здесь родился, живешь,

Уезжаешь — скучаешь,

Как зовут это место, знаешь? (Родина)

- И так, право выбирать категорию и вопрос принадлежит _______ команде.

        Табышмакка дөрес җавап биргән команда теманы һәм үзе теләгән авырлыктагы сорауны сайлый. Экранда килеп чыккан сорауны алып баручы кычкырып укый, шул команданың теләсә кайсы уенчысы аңа җавап бирә ала. Һәр дөрес җавапка сорауның бәясе язылган жетон бирелә. Алып баручы җавапның дөреслеген яки дөрес түгеллеген әйтә һәм  шул команда уенчылары  теләгән темадан алдагы сорауны  сайлыйлар. Әгәр команда сорауга дөрес җавап бирмәгән очракта җавап бирү хокукы икенче командага күчә. Әгәр 5секунд вакыт эчендә бер команда да җавап бирә алмаса, дөрес җавапны алып баручы әйтә һәм сорау сайлау хокукы икенче командада кала.

        Уен барлык сорауларга да җавап биреп бетергәнче дәвам итә.

- Уен тәмам. Әйдәгез, хәзер балларны саныйк. Кайсы команда сорауларга дөрес җавап бирде икән? Кайсы команда Татарстан турында күбрәк белә икән?

        Баллар санала, җиңүче команда билгеләнә. Һәр команда да иң актив уенчы билгеләнә.Һәр командага грамоталар һәм бүләкләр тапшырыла.

Уенны оштыру өчен сораулар таблицасы

Дәүләт символлары

Табигать

Тарихи урыннар

Музейлар

Калейдоскоп

100

100

100

100

100

200

200

200

200

200

300

300

300

300

300

400

400

400

400

400

500

500

500

500

500

Дәүләр символлары

      100     Татарстан флагында ничә төс бар?

  1. Татарстанның ничә дәүләт символы бар?
  1. ТР грбында яшел боҗра эчендә нинди сүз язылган? (татарстан)
  1. ТР гербында сурәтләнгән барс нәрсә символы? (байлык һәм көч символы)

500     ТР гимнын язган  композиторның исеме ничек? (Рөстәм Яхин)

Табигать

  1.   Татарстан аша ничә зур елга ага?
  1.   Татарстан урманнарында нинди агачлар үсә?( каен, чыршы,...)
  1. Татарстан урманнарында нинди хайваннар яши?

400        Татарстанның нинди табигый байлыкларын беләсең? (урман, табигать,

500       Нинди шифалы үләннәрне беләсең?

Тарихи урыннар

  1. Тарихи урыннарга бай нинди шәһәрне беләсез? (Казан)
  1. Казан Кремлендә нинди манара бар? (Сөембикә)
  1. Казан Кремле кайда урнашкан? (Казан үзәгендә)
  1. Татарстан җирендә урнашкан нинди борынгы дәүләтне беләсез? (Болгар)

500        Борынгы болгарлар нәрсә белән шөгыльләнгән? (иген үстерү, балык тоту,төрле савыт-саба ясаганнар)

Музейлар

  1.      Татарстанның иң зур музейлары нинди? (Сынлы сәнгать музее, Милли         музей)

200        Татарстанның Милли музее кайда урнашкан? (Кремль урамында)

300        Татарстанның сынлы сәнгать музеенда ничә экспонат саклана? (20 мең))

400       Сынлы Сәнгать музеенда нинди экспонатлар саклана? ( атаклы         рәссамнарның     картиналары, мәрмәр сыннар, көмеш һәм алтын савыт-        саба, милли киемнәр)

500        Сынлы сәнгать музеенда нинди атаклы рәссамнарның картиналары бар? (БакыйУрманче,Иван Шишкин)

Калейдоскоп

  1. “Изобразительное исскуство” сүзе  татар теленә ничек тәрҗемә ителә? (сынлы сәнгать)
  1. Спроси у учителя, будет ли завтра урок татарского языка?
  1. Татарстан шәһәрләрен әйт.(Казан, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә...)
  1. Татарча чыга торган  журнал исемен әйт. (Сабантуй, Сабыйга, Ялкын)

500        Россиядә-россияннар,

        Марста – марсианнар.

        Гербыбызда ап- ак барс,

        Без хәзер –барсианнар.

                Герб ”шигыренең авторы кем?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

"Бәхетле очрак" уены

Игра "Счастливый случай" для учащихся 5-ого класса....

"Зәлидә" уены

Урок - игра Зәлидә" в русскоязычной группе. Может проводится в начальном и среденем звене. Формы проведения разнообразны. Здесь учащимся прививается интерес  к татарским народным играм, повторени...

Күңелле стартлар уены.

Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2  ...

Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе (акыллы егетләр,акыллы кызлар уены)

6 нчы сыйныфта Муса Җәлил иҗатын уен аша йомгаклау дәресе. Дәрестә бөек шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре, көрәштәшләре турындагы белемнәр уен аша ныгыла.Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә Сезгә дә ярдәм итәр ...