Белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә проект эшчәнлегенең эффектлылыгы
проект

Мурзина Гульнара Фаридовна

Автор үз мәкаләсендә проект эшчәнлегендә укучы һәм укытучының роленә басым ясый, гамәлгә ашыру барышында укучының шәхес буларак үсешенә йогынты ясаучы факторларны күрсәтә. Авторның эш тәжрибәсеннән өч проект эшенең алгоритмы мисал итеп китерелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл murzina_g.f._g._agryz_proektnaya_deyatelnost.docx564.65 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә проект эшчәнлегенең эффектлылыгы

Мурзина Гөлнара Фәрит кызы

Әгерҗе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 1 нче гимназия

туган тел (татар теле) укытучысы

Аннотация

Автор үз мәкаләсендә проект эшчәнлегендә укучы һәм укытучының роленә басым ясый, гамәлгә ашыру барышында укучының шәхес буларак үсешенә йогынты ясаучы факторларны күрсәтә. Авторның эш тәжрибәсеннән өч проект эшенең алгоритмы мисал итеп китерелә.

Төп сүзләр:

Проект методы, укучы эшчәнлеге, укытучы эшчәнлеге, иҗади шәхес,иҗади сәләт, проект продукты.

Бүгенге көн белем бирү системасы заман белән бергә атлый. Белем бирүдә яңа технологияләр куллану заман мәктәбенең таләпләренә туры килә. Җәмгыятькә иҗади фикер йөртүче, аралашучан, талантлы кешеләр кирәк. Мәктәпләрдә  шундый һәр яктан килгән шәхесләр тәрбияләүдә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану – бик отышлы алымнарның берсе.

Татар теле  һәм әдәбияты укытуда кулланыла торган инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Проект методы укытучы белән укучыларның әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект  турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга  өйрәнә.

Укучы өчен проект нәрсә ул?

-иҗади мөмкинлекләрен ачу:

-төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;

- үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы) ачу өстендә эшләү;

- үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

– тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максатын әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

 – иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.)

– гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

– мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

– предметара ( берничә предметка нигезләнү). Хәзер проект өстендә эшләүнең этапларына тукталыйк.

  1. Мотив тудыру;
  2. Планлаштыру, әзерләнү;
  3. Мәгълүмат туплау;
  4. Проектны төзү;
  5. Проектны яклау.

Беренче этапта укытучыга укучылар арасында эшкә уңай мотивация тудыру мөһим. Укучылар чишәргә тиешле проблема кызыклы һәм актуаль булырга тиеш. Бирелгән этапта тема уйланыла, нәтиҗә билгеләнә.

Икенче этапта проектның эчтәлеге турында әңгәмә оештырыла. Эшнең бурычлары, максаты, эш планы уйланыла. Бу эш, күбрәк, төркемнәрдә үткәрелә. Укучының төркемнәрдә эшли белүе дә мөһим. Мәгълүматны кайлардан табу мөмкинлеге укучылар игътибарына җиткерелә.

Алдагы этапта җитәрлек күләмдә мәгълүмат туплана, проектны реализацияләү башлана. Җыелган мәгълүмат тикшерелә, мөһиме сайланып алына. Укытучы бу этапта күзәтә, киңәшләр бирә.

Соңгы этапта проект сыйныф укучылары һәм татар теле укытучылары алдында  яклана, нәтиҗә чыгарыла, эшчәнлеккә билге куела. Эшнең бу өлеше берничә мәсьәләне үз эченә ала: фәнни сөйләм үсеше һәм үзеңнен эшеңне күрсәтә белү һәм белемнәрне ныгыту.

Эш тәҗрибәсеннән чыгып, 9 нчы сыйныф укучылары белән эшләнгән берничә  проект эшен тәкъдим итәм.

Беренче проект.

        Тема сайлау.Р.З Хәйдәрованың 9 нчы сыйныф“ Күңелле татар теле” дәреслегендә укучыларның күзаллауларын киңәйтүче текстларны укыгач, тема тәкъдим ителә.

Тема: “Р.З. Хәйдәрованың 9 нчы сыйныф”  “Күңелле татар теле” дәреслегенә кергән текстлар буенча төзелгән кроссвордлар”.

Әлеге проект  рустелле  укучыларның текстларны укып, аннан мәгълүматны эзләп табып,  Crossword Labs сайтында кроссвордлар төзүне күз алдында тота.

        Тема буенча проектның максатлары һәм бурычлары билгеләнә.

        Проектның максаты:  татар теле укытучыларына  дәресләрдә  файдалану өчен материал калдыру.

        Проектның бурычлары:

– укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

– төркемнәрдә эшләү күнекмәсен камилләштерү

        «Миңа әйтсәң, мин онытырмын, күрсәтсәң, исемдә калдырырмын; катнаштырсаң, мин өйрәнермен...» (Конфуций)

        Шушы фикерне дәвам итеп, без укучыларның үзләрен эзләнү эшенә тартылырга җирлек тудырырга тиешбез.

Эш планын төзү.

1. Төркемнәр арасында эш бүлешү.

Төркем

Эш төре

1 төркем

1.Crossword Labs конструкторында  эшләү тәртибен өйрәнә.

2. Дәреслектән “А. Ключарев”, “С.Гобәйдуллина”, “Х.Якупов”, “Р.Яхин” текстларын өйрәнә

3. Текстлар нигезендә кроссвордлар төзи

2 төркем

1.Crossword Labs конструкторында  эшләү тәртибен өйрәнә.

2. Дәреслектән “Һөнәрләр”, “Татарстан”, “Сәнгать дөньясында”, “Татар театрлары” текстларын өйрәнә

3. Текстлар нигезендә кроссвордлар  төзи

2. Проектны яклау.

       Һәр төркем төзегән кроссвордларын тәкъдим итеп чыгыш ясый.

Александр Ключарев тексты буенча кроссворд

https://crosswordlabs.com/image/2629459.png?stroke_width=1&show_numbers=1&show_answers=0

 

Горизонталь буенча:

4.

Татар музыка сәнгатендә күренекле шәхес, композитор.

6.

Опера һәм балет  ....  яза.

9.

Ключаревларның күршеләрендә кем исемле татар кешесе яши?

10

Александр нинди училищеда эшли башлый?

   

 

Вертикаль  буенча:

1.

1.Александр кайда консерваториядә укый?

2.

2.Ул татар студентлары белән аралаша һәм алар белән кая йөри?

3.

3.Гитара, гармун нинди кораллар?

5.

5.Ключаревның әнисенең исеме.

7.

7. Ключаревның  әтисенең исеме

8.

8.Ничә яшендә инде ул ишеткән көйләрен гармунда чыгара башлый?

“Сәнгать дөньясында”тексты буенча кроссвордhttps://crosswordlabs.com/image/2631269.png?stroke_width=1&show_numbers=1&show_answers=0


 

Горизонталь буенча:

2.

2.Татар сынлы сәнгатенә нигез салучының исеме

3.

3.Портрет, пейзаж остасының фамилиясе.

6.

6.1930 нчы елда язылган икенче опера исеме

7.

7.Татар балетының  беренче авторы

8.

8.Беренче  кыллы оркестр төзегән татар музыканты

9.

9.Татарстан дәүләт гимны музыкасы  авторы

   

 

Вертикаль  буенча:

1.

Беренче татар операсы

4.

Татар халкының яраткан җырчысы Ганиеваның исеме

5.

Татар милли балетына нигез салучы

        

Икенче проект

Тема сайлау.Әдәбият дәресләрендә халык авыз иҗаты темасын өйрәнгәч, мәкальләр темасын йомгаклау максатыннан тәкъдим ителә.

Тема: «Мәкальләр». «Татар фразеологизмнары» Лэпбук ясау.

Әлеге проект татар һәм рус халкының төрле темаларга  мәкальләрен туплап, фразеологизмнарын өйрәнеп,  аларны чагыштырып, ике телдә дә эквивалентларын табып төзелгән интерактив тематик папка  яки кулдан ясалган кесәле, ачыла торган матур китап ясауны күз алдында тота.

Тема буенча проектның максатлары һәм бурычлары билгеләнә.

1.Халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру эшен дәвам итү; халкыбызның милли тарихи үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

  1. Фольклор һәм аның төрләре турында белемнәрен системага салу;
  2. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү.
  3. Укучылар арасында үзара дуслык, сыйфатлары булуны ныгыту.

Проектны эшләү  этабы.

1) Лепбук нәрсә өчен кирәк?Мәгълүмат  җыю.

  • Ул укучыга өйрәткән теманы яхшырак аңлау һәм истә калдыру өчен кирәк
  • Үткәнне кабатлау өчен бик яхшы алым;
  • Өйрәнелгән материалны системага салып ныгытып куярга булыша;
  • Укучы мәгълүматны тупларга һәм җыярга өйрәнә;
  • Укучының сөйләмен, фикерләү сәләтен үстерә; 
  • Эшләү дәверендә күзәтүчәнлекне арттырырга, чагыштырырга, анализ ясарга, гомумиләштерергә һәм нәтиҗә ясарга тиеш.

2)Мәкальләр, фразеологизмнар туплау, тематика буенча бүлү.

  3)Тупланган мәкальләрне темалап папкалар, кесәләр, китапчыкларга урнаштыру.

4) Төсле матур итеп лэпбукны ясау .

Проектны яклау .

Һәр төркем укучылары  үзләре ясаган  лэпбукны тәкъдим  итәләр, сөйлиләр, күрсәтәләр.

C:\Users\учитель гимназии\Desktop\20200123_130419.jpg        

C:\Users\учитель гимназии\Desktop\20200123_120252.jpg

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна.

Өченче проект

Тема сайлау.Укучыларның үз белем һәм күнекмәләрен  тикшереп торуы практика өчен актуаль мәсьәләләрдән санала, чөнки бу гамәл турыдын-туры белем бирүнең сыйфатын яхшырту белән бәйләнгән. Хәзер яңа Стандарт шартларында укытуның эчтәлеге даими үзгәреп торганда, тикшерү һәм бәяләүнең яңа формалары барлыкка килә, шуңа күрә тикшерүнең әһәмияте дә бермә бер арта.

Тема: Морфология темасы буенча онлайн тестлар төзү.

Проектның максаты һәм бурычлары: өй шартларында һәм мәктәптә укучылар үз белемнәрен тикшерү өчен https://konstruktortestov.ru/user-30812 сервисында морфология темасы буенча  онлайн тестлар төзү.

Бурычлар:

  1. Сайтның төзелешен һәм анда эшләү тәртибен өйрәнү.
  2. Морфология, мөстәкыйль сүз төркемнәре  темасы буенча тестлар төзү.
  3. Төзелгән тестларны онлайн конструкторда җыю.

Эш планын төзү.

Проект этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.Тема сайлау

Мотивация тудыра

Кызыксына

2.Планлаштыру, әзерлек эше

1.Эш планы төзелә.

2. Максатлар билгеләнә

3. Онлайн тестлар төзү өчен

https://konstruktortestov.ru/user-30812  конструкторы, MyTest  программалары белән  таныштыра

1.Эш планын төзиләр.

2.Төркемнәрдә эшлиләр.Укытучы тәкъдим иткән программалар белән танышалар, эшләү тәртибен аңлыйлар һәм иң отышлысын сайлап алалар.

3. Мәгълүмат туплау

 Күзәтә, киңәшләр бирә

Мөстәкыйль сүз төркемнәре “Исем”, ”Сыйфат”, “Фигыль”, ”Сан”,”Рәвеш”,”Алмашлык”, “Аваз ияртеме” темалары буенча тестлар төзиләр һәм тестлар  конструкторында җыялар.

4.Проектны яклау.

Проектның уңышлы һәм җитешсез яклары билгеләнә, эшчәнлеккә билге куела.

Укучылар һәм татар теле укытучылары алдында проектны яклыйлар, эшләү тәртибен, килеп туган авырлыкларны күрсәтеп сөйлиләр, нәтиҗә чыгаралар

Проектның продукты - онлайн тестларны Интернет челтәрендә түбәндәге сылтамалар аша табырга була:

Исем темасы буенча тест :http://konstruktortestov.ru/test-25809

Фигыль темасы буенча тест :http://konstruktortestov.ru/test-25821

Сыйфат темасы буенча тест :http://konstruktortestov.ru/test-25822

Сан темасы буенча тест :http://konstruktortestov.ru/test-25824

Алмашлык  темасы буенча тест :http://konstruktortestov.ru/test-25826

Рәвеш  темасы буенча тест: http://konstruktortestov.ru/test-26122

Аваз ияртемнәре  темасы буенча тест:http://konstruktortestov.ru/test-27064

Нәтиҗә ясап әйткәндә, проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк. Гомумән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.

  Гомумән алганда,татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану зур әһәмияткә ия. Чөнки укучылар татар телендә генә аралашырга тырышалар, төрле яклы фикер йөртүгә өйрәнәләр. Эзләнү вакытында кызыклы мәгълүматларга юлыгалар, шуны башкаларга җиткерергә ашыгалар. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру.

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру. ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә а...

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру.

ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып ,шәхеснең яңа сыйфатта үсешенә ирешү.Мәктәптә укытуның яңа максатлары:1.Фикерләү сәләте...

Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгыш

Сез дә ФДББС сыйныфларында эшлисезме? Проектлар эшләү сезнең өчен дә әһәмиятлеме? Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгышымны тәкъдим итәм....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеген куллану

Укучыларның телне өйрәнүгә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү алымы буларак проект методы...

Укучыларның проект эшчәнлеген оештыру

Бүгенге җәмгыятебезгә иҗади уйлый белүче һәм стандарт булмаган карарлар кабул итүче, тормышка яраклаша белүче кешеләр кирәк. Традицион укыту алымнары, эзлекле бер системага салынган булса да, хәзерге ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыруда мәгълүмати технологияне куллануның өстенлекле якларын ачыклау.2.Укытуның нәтиҗәлелеген һәм укучыларның ...