Татар теле укытуның яңа алымнары
статья

Мурзина Гульнара Фаридовна

Әлеге язмада автор 1 нче  сыйныфта  укучыларны предметлар белән эш итү аша өйрәтүнең практик әһәмияте турында сөйли

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл predmetlar_beln_esh_itu.docx18.19 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле укытуның яңа алымнары.

 

 Соңгы вакытта, рус тѳркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбият укытучылары сѳйләмгә ѳйрәтүнеӊ  нәтиҗәлерәк юлларын эзлиләр. Ә икенче тел өйрәнү белән кызыксыну мәктәпкәчә яшьтә үк, башлангыч сыйныфларда ук формалашкан булырга тиеш.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыят тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. ТРның белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль  шәхес тәрбияләү.

Без укучыларны сөйләм теленә өйрәтергә тиеш.  Әлбәттә, сөйләшергә шул телдә сөйләшеп кенә өйрәтеп була.

Әлеге методиканың нигезендә аралашырга аралашу аша гына өйрәнеп була дигән аксиома ята. Балаларны ана булмаган телгә ѳйрәткәндә, кызыксындыру тудыруныӊ дидактик шартларыннан берсе –  аралашуны уку эшчәнлегенеӊ тѳп тѳре итеп куллану. Башкача әйтсәк, без телнеӊ коммуникатив функциясен беренче планга чыгарырга тиеш. Ләкин аралашуны эш вакытында сөйләшү итеп түгел, ә эшне башкару өчен сөйләшү итеп карарга кирәк. Әгәр без аралашмасак, алдыбызга куелган бурычны (эшне) үти алмаячакбыз.

Уку –укыту процессының уңышлы булуының икенче дидактик шарты- уен. Дәресләрдә дидактик уеннар балаларны бер-берсе белән аралашырга этәрергә тиеш. Уен аша дәрес бурычлары да кую җиӊел,  укуга кызыксыну да арта, ягъни, уку эшчәнлеге мотивлаша.

Методик системаның актуальлеге шунда ки, рус телле балалар татар телендә  аралашсын өчен,  без тел мохитын тудырабыз, ягъни, балалар укытучыдан күреп, аныӊ сөйләмен ишетеп, тыӊлап,  аныӊ хәрәкәтләрен һәм сѳйләм үрнәген  охшатып кабатларга тиеш. Алар укытучы артыннан кабатлап кына бармыйлар, аралашу вакытында билгеле бер эшне башкаралар.

Әлбәттә, һәр дәрескә туры килгән сѳйләм бурычы билгеләнә һәм үрнәк тәкъдим ителә. Мисалга, «Яшелчәләр» темасы буенча үткәрелгән  дәрестәге гамәли эш. Бу дәрестә укучылар алдына  ѳйрәнгән лексика   һәм сѳйләм үрнәкләре  ярдәмендә яшелчәләрне кәрҗингә «җыеп тутырырга» бурычы куела..  Яшелчә рәсемнәре укытучыда һәм татарча яхшырак аңлаучы  ярдәмче укучыда.  Эшне башкару ѳчен кирәк  булган  берничә сѳйләм үрнәген укучылар игътибар белән тыӊлыйлар:

а) - Апа, миӊа кыяр рәсеме бирегез әле.

        - Сиӊа ничә кыяр кирәк?

        -Миӊа ѳч кыяр кирәк.

        -Сиӊа нинди кыяр кирәк ?

         - Миӊа ѳч яшел  кыяр кирәк.

Алдагы этапта предметлар белән эш итү  аша аңлау  этабына күчелә.

б) – Апа, миӊа шалкан рәсеме кирәк.

- Мә шалкан рәсеме (шалкан урынына кабак яки башка яшелчә рәсеме бирә).

Бала алдында каршылык туа. Бу каршылыкны ул сөйләм эшчәнлеге аша гына чишә ала

- Юк, бу кабак, миӊа шалкан рәсеме кирәк һ.б.

Шул рәвешле сорап алып, барлык яшелчә рәсемнәрен альбом битендәге кәрҗингә «тутыралар» (ябыштыралар). Укучыларныӊ аӊлап аралашуларын тикшерү максатыннан, аларга предметны, аныӊ тѳсен, санын яки үлчәмен бутап бирергә тәкъдим ителә. Дәрес ахырында сәнгатьле укуны тыӊлаганда укучылар эшләрен тѳгәлләп (буяп, бизәп) утыра алалар.

Алга таба эш катлаулана, төркемнәрдә оештырыла. Класс 3-4 укучыдан торган төркемнәргә бүленә. Дәрес өчен кирәк булган предметлы рәсемнәр һәр төркемдәге укучыларда. Укучыларның максаты, үзеңә кирәк предметны төркемнәрдән сорап алу.

Сөйләм үрнәге:

  • Сездә түгәрәк бармы?
  • Бар. Нинди түгәрәк кирәк:зурмы, кечкенәме?
  • Зур түгәрәк кирәк.
  • Ничә түгәрәк кирәк?
  • Өч түгәрәк кирәк.
  • Төсе нинди?
  • Кызыл.
  • Мә өч кызыл зур түгәрәк.
  • Рәхмәт.

Аннан соң икенче төркем өченчесеннән шул рәвешле шакмак сорый, өченче төркем беренчесеннән өчпочмаклар сорый. Сораган вакытта укучыларның барысының да катнашуы мөһим. Шул рәвешле башка телнең лексикасы ялыктыргыч күп тапкыр кабатлаулар нәтиҗәсендә  предметлар белән эш итү аша сизелмичә дә истә калдырыла.

 Әлеге методика белән эшләгәндә 1нче сыйныф укучылары уку елы ахырына  белергә тиеш: сорау куя, кире кага, раслый белү, үзеңә кирәк әйберне сорап ала, тәкъдим итә, санын, төсен, күләмен әйтә белү кебек  коммуникатив максатлар тормышка ашырыла.        

        Рус телле балаларны  татар теленә предметлар белән эш итү аша ѳйрәтүнеӊ практик  әһәмияте шунда:  яӊа тѳшенчәләр  формалаштыру, яӊа материалны кабул итү ятлап түгел, ә кызыксыну нигезендә бара. Коммуникатив технологиянең бер юнәлеше булган предметлар белән эш итү нигезендә корылган укыту системасы барлык укучыларны да аралашуга этәрә, тел мохиты тудырырга ярдәм итә.  Бу система укучыларныӊ сѳйләм күнекмәләрен, белемнәрен, сүзлек запасын арттыру ѳчен шартлар тудыра. Ә иӊ мѳһиме, укучыларда ана булмаган телне ѳйрәнүгә уӊай мотивация туа.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану

Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары (5 нче сыйныфның рус төркеме мисалында)

Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру буенча материаллар....

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була...