«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре»
статья на тему

ФДБС кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытуның кайбер мәсьәләләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fgos.docx16.61 КБ

Предварительный просмотр:

 

«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре»

Икенче буын Федераль дәүләт белем бирү кысаларында белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү, җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрәчәк.

          Традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга,  белем һәм күнекмәләрне комплекслы рәвештә компетенцияләр буларак биреп, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү.

Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачаклар. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң?

Кадрлар: Әлбәттә, беренче чиратта, бу эш заман таләпләренә туры килә торган белемле педагогик кадрлар әзерләүне таләп итә.   Мәктәпләрдә туган телдә белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга инновацион эшчәнлекне киңрәк җәелдерү, укытучыларның квалификация дәрәҗәсен үстерү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Бигрәк тә русча сөйләшүче укучыларны татарчага өйрәтү өчен, укытучылар махсус әзерләнергә тиеш, һәм алар аеруча тирән белемле, нык әзерлекле, эрудицияле, татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, рус телен дә, педагогика һәм психология, физиология фәннәрен дә үзләштергән белгечләр булырга тиеш.

Шунлыктан федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килеп төзелгән дәреслек авторлары белән берлектә коммуникатив технологияләрнең үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәтүгә юнәлдерелгән семинарлар, курслар оештыру эше яңа уку елында да дәвам итсен иде.

Укыту методикасы: 

        Хәзерге вакытта Татарстандагы икетеллелекнең әһәмиятен арттыру, телләр өйрәтүне көчәйтү һәм белем бирүнең эчтәлеген яңарту максатында татар телен дәүләт теле буларак укытуның нәтиҗәле методикасы  эшләнеп килә.         Яңа федераль белем бирү стандартларына таянып, төп мәктәп өчен яңа дәреслекләр эшләнә. Мисал өчен, Розалия Рахетовна Нигъмәтуллина, Роза Закиевна Хәйдәрова, Кәдрия Сөнгатовна Фәтхуллова дәреслекләре. Алар чит тел укыту методикасына таянып, коммуникатив принципка өстенлек биреп төзелгән. Аның асылы нәрсәдә соң?

Әлегә кадәр урысча сөйләшүче укучыларга татар телендәге лексик-грамматик материал аның сөйләмдә кулланылышына бәйләнешсез рәвештә өйрәтелә иде. Татар телен чит тел кебек итеп өйрәткәндә исә, коммуникатив принцип беренче урында тора: чөнки тел укытканда төп бурыч - укучыны иркен аралашырга, ул телдә дөрес итеп сөйләшергә, сөйләргә һәм язарга өйрәтү. Тел чаралары системасын (грамматиканы) үзләштерү телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтүдә кирәкле шарт, материал, нигез хезмәтен үти.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының программага да сораулары бик күп. Кулланылыштагы программаның зур җитешсезлеге - аның бик катлаулы булуы. Русча сөйләшүче укучылар өчен татар теле программасы татар мәктәпләрендә укытыла торган татар теле программасыннан бик аз аерыла.

9, 10 һәм  11 нче сыйныф дәреслекләрендәге синтаксис материаллары, мәсәлән, 9нчы сыйныф дәреслегендәге күп иярченле катнаш кушма җөмләләр укучыларның сөйләмен үстерүгә ярдәм итми. Әдәбият булегендә бирелгән әсәрләр укучылар өчен бик катлаулы, аңлашылмый,  архаизмнар белән чуарланган. Бу аларның тырышып, күңел биреп уку теләген бетерә,  татар  телен өйрәнүдән  гайрәтен  чигерә. 

Рус телендә сөйләшүче укучыларны татарчага нәтиҗәле итеп өйрәтүдәге тагын бер проблема - ул урыс мәктәбендә татар теле һәм  әдәбиятын төрле программалар нигезендә аерым фәннәр итеп укыту. Алар бер программа, бер дәреслек нигезендә бердәм, үзара бәйләнгән процесс буларак укытылмаса, чит тел сөйләменә өйрәтү процессын оештыру механизмы - цикллылык югала.

Укучыларның кызыксынуларын югалтмау, дәрес материалын анлаешлы итеп, үтемле итеп җиткерү татар теле һәм әдәбияты укытучыннан бик күп тырышлык, эзләнү, иҗадилык, осталык таләп итә.

Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле якларын да бүгенге укытучы урынлы итеп куллана белергә тиеш.  Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Шуңа күрә һәр укытучы бу технологияләрне көн таләпләреннән артта калмыйча өйрәнергә һәм кулланырга тиеш.


        Милли үзаң : Күпмилләтле Татарстан мәктәпләрендә дәүләт һәм туган телләрне үстерү, милли үзаң һәм патриотизм тәрбияләү – бик мөһим эш юнәлешләренең берсе һәм бу юнәлеш Федераль дәүләт белем бирү стандартларында аерым ассызыклана. Балаларда башка милләт вәкилләренә, аларның тарихына, мәдәниятенә хөрмәт итү хисен, үзара дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләү бигрәк тә туган тел укытучысы  алдында зур бурычлар куя. Киләчәктә Татарстаныбызда татарлар да, руслар да, башка халыклар да бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, дус-тату яшәрләр дип өметләнәбез. Моның өчен шул милләтнең тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, аннан да бигрәк, телен белү кирәк. Һәр илнең ачкычы – тел, телен белгән ил ачар, ди халык. Телне белмичә башка өлкәләргә үтеп керү бик кыен яисә бөтенләй мөмкин түгел.

Гомумән әйткәндә, укучыларны татарчага өйрәтүнең мотивациясе барыннан да бигрәк сыйфатлы итеп, тырышып укыту, методик яктан дөрес корылган, кызыклы дәресләр, эчтәлекле, мавыктыргыч дәреслекләр, укыту-методик әсбаплар, укытучының, мәктәп директорының, район, шәһәр, мәгариф бүлекләренең бу эшкә күңел салуы һәм, ниһаять, татар теле һәм әдәбияты укытучысының ялкынлы, җанлы сүзе, әдәби дөрес, матур, йөрәккә ятышлы теле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү

Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....

ФДББС(федераль дәүләт белем бирү стандартлары) нигезендә системалы эшчәнлек оештырылу (чыгыш)

Федераль дәүләт стандартлары таләбе укытучыга татар теле дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, иҗади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайт...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Казан шәһәре Яңа Савин районы “31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлегенә бәяләмә

Казан шәһәре Яңа Савин районы“31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлег...

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану.

        Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Нәтиҗәлә...