ФДББС(федераль дәүләт белем бирү стандартлары) нигезендә системалы эшчәнлек оештырылу (чыгыш)
статья на тему

Закирова Сания Исмагиловна

Федераль дәүләт стандартлары таләбе укытучыга татар теле дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, иҗади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша.

Скачать:


Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

ФДБС(федераль дәүләт белем бирү стандартлары) нигезендә системалы эшчәнлек оештырылу (чыгыш)

                                       Башкарды: I квалификацион категорияле

                                 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                            Закирова Сания Исмәгыйль кызы

2015 нче ел

  Федераль дәүләт белем стандартлары таләбе укытучыга татар теле дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, ижади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша. Традицион укыту системасынан аермалы рәвештә, заман дәресләренең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләр.

Төп максат – укучы шәхесенең интеллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру;

Дәрес эчтәлеге – теманың тормыш белән бәйлелеге, дөнъяны танып-белүгә әһәмиятле булуы. Белем бирүгә этәргеч көчләр – ижат итү, үз үсешеңне күрү, белемне арттырырга омтылу, үз үзеңә ышаныч, гамь уянуы. Эш ысуллары– бергәләп эзләнү, төркемләп эшләү, эвристик әңгәмә, дәрес-диспут, укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт.

Дәресне оештыру: сорауларга җавап эзләү, тормыш белән бәйле иҗади күнегүләр эшләү, шәхси, төркемле, парлы эш оештыру. Укытучы – ярдәмче, дус, киңәшче, юнәлеш бирүче. Аның төп бурычы – укучыларны уку мәсьәләләрен хәл итү процессына дөрес җәлеп итү, кызыксындыра белү.

Төп нәтиҗә – укучының белемен яңа ситуациядә мөстәкыйль куллануы, хаталарын күрүе, үз-үзен бәяли белүе.

Яңа таләпләр буенча:  дәрес укытучы белән укучы, укучы белән укучы арасындагы хезмәттәшлеккә корыла; дәрес укучының үсешен тәэмин итүне күздә тота (укучы дәрестән чыкканда: Мин нәрсә белә идем? Бүген нәрсә белдем? Алар арасында нинди бәйләнеш булды?- дип аңлап, үзүсешен ачыклап чыгарга сәләтле була);  укучылар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, укытучы проблемалы, эзләнүле ситуацияләр аша укучыга үсеш өчен шартлар тудыра;  укучылар эзләнү, проблеманы чишү, адымлы гамәлләр аша мөстәкыйль нәтиҗәләр ясарга өйрәнә;  дәрестә укучы уку процессының үзәгендә була;  укучы әзер җавап белән эш итми, ә иҗат итә, иҗади хезмәттәшлек итә;  һәр эшчәнлек укучының яшь үзенчәлегенә һәм уку материалын үзләштерү мөмкинлегеннән, классның профилен ачыкларга тиеш.

 Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч мәктәптә барлык фәннәрдән, шул исәптән татар теленнән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына юнәлтүгә дә игътибарны арттыра. Яңа шартларда беренче сыйныфта ук инновацион технологияләрдән, төрле заманча алымнардан, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан эзлекле рәвештә файдалану зарур.

 Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш. Аны яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен өзлексез камилләштерүче, укыту-тәрбия эшенә иҗади якын килүче укытучы гына тормышка ашыра ала.

 Яңача белем бирү мәгълүмати-компьютер технологияләренең үсеше белән бәйле. Компьютер технологияләрен куллану укыту эшчәнлеген баета. Дәресне иҗади оештыруга шартлар тудыра. Нәтиҗәдә балалар информация ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, үзенә яңа белемнәр алу ысулларын үзләштерә.

 2-3 классларда укучылар татар теле дәресләрендә мөстәкыйль рәвештә сүзлекләр белән эшләргә өйрәнә. Күләмле сүзлекләр белән эшләүгә юл ачыла. Баланың үз-үзенә ышанычы арта һәм эрудициясе үсә. Сөйләм теле формалаша. Бала кечкенәдән сүзләрне дөрес әйтергә, язарга өйрәнә, чөнки аның ничек язылышын һәм әйтелешен ул үзе сүзлектән табып өйрәнде.

 Уку дәресләрендә үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру, күршең белән эшләү төрләре уңай нәтиҗәләр бирә дип уйлыйм мин, чөнки укучылар бер-берсе белән аралашырга, башкаларның да фикерләрен тыңларга, үз фикерләрен әйтә белергә, үз-үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдырырга өйрәнәләр. Шулай итеп, алар үзүсешкә ирешәләр. Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Моңа башлангыч мәктәптә биремнәрне репродуктив төрдән иҗади төргә кадәр акрынлап катлауландыра бару юлы белән ирешелә.

  Укучы белән актив диалог алып бару катнашучы өчен дә, тыңлаучылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә файдалы. Балаларның коммуникатив эшчәнлеге активлаша: табигый сөйләм формалары кулланып сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа.

  Мәктәптә, аерым класста сәләтле һәм югары мотивациягә ия булган балаларны ачыклау һәм аларга иҗат мөмкинлекләре булдыру юнәлешендә системалы эш алып барылырга тиеш. Башлангыч классларда укучының аерым юнәлештәге кызыксынуын гомуми сәләтлек кебек кабул ителсә дә, тәҗрибәле педагог сәләтлелекнең предметлы юнәлеш алуын күреп, укучыга нинди дә булса иҗади эшчәнлектә үзен күрсәтергә ярдәм итәчәк. Төрле иҗади конкурсларда, олимпиадаларда балаларны катнаштырып, аның сәләтен үстерәчәк.

  Дәресләрдә балаларны белем алуга стимуллаштыруда укытучыдан зур сабырлык һәм актив эшчәнлек сорала. Иң беренче чиратта, балада укуга мотив тудыру зарури. Ни өчен баланың укыйсы килми ? Аны ничек укуга тартырга ? Бу сорауларга җавап бирү өчен мотив сүзенең нәрсә аңлатканына тукталыйк. Мотив-ул ниндидер теләкне тормышка ашыру өчен тудырылган шарт. Балага укыган кешенең белемсез кешедән нәрсә белән аерылганын аңлату кирәк. Мотив ике төрле була: тышкы һәм эчке.

  Укытучы да дәресләрдә тышкы мотивацияне куллана: дәресләргә уен моментлары кертә, төрле ярышлар оештыра, кичәләр уздыра. Өлгереш таблицасын класска элеп кую да бик яхшы тәэсир итә. Тик яхшы билге өчен уку төп максат булырга тиеш түгел. Балада эчке мотивацияне-укуга аңлы карашны үстерергә кирәк. Аның һәрбер үсешен, уңышын күрү сорала. Менә монда эчке мотивны тормышка ашыру өчен стимул кирәк.

  Мотивация ул, башка төрле әйткәндә, эшлисе килмәгәнне эшләү. Менә монда эшкә рычаг булып стимул тора. Стимуллаштыру юллары төрле:

 1). Укытучының дәресне мавыктыргыч итеп оештыруы,үз-үзен тотышы, интонацияле һәм аңлаешлы, матур сөйләме, елмаюы, карашы дә зур роль уйный. Мавыктыргыч сөйләм йоклап утырган баланы да уятырга мөмкин.

 2) Укучының уңышын күреп, мактау.Балага “Бик яхшы” дип әйтүнең 99 ысулы бар икән. Мәсәлән, Искиткеч! Яхшы! Дөп-дөрес! Супер! Нәкъ шулай! Афәрин! Үрнәк эш! Мин сине котлыйм! Ниһаять! Начар түгел. Кызыклы фикер! Шулай дәвам ит! Бу инде уңыш! Мактыйм! Мин синнән бүген канәгать! Мин синең булдырачагыңа ышандым! Һәм башкалар.

  Мактау көчле стимулга ия, тик аның да чамасы булырга тиеш. Баланың уңышсызлыгын кимсетмәскә кирәк, аңа ышаныч бирергә кирәк. Бу очракта киңәш бирү дә уңай дип саныйм.

 Мәсәлән:” Башлый белсәң, бетерә бел. Аз сөйлә дә күп эшлә. Һәр максатка чара бар. Ничек итсәң ит-морадыңа җит!Белмәгәнне сорауның ояты юк. Ярты эш йөзгә оят. Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була. Гыйлем тырышлык белән килә” кебек татар мәкальләре белән гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирү дә осталык.

  Башлангыч сыйныфта укучының белемен 5 баллы бәяләү 2 нче сыйныфтан башлана. Цифрлы бәяләүнең уңай һәм тискәре яклары бар. Тискәре яклары: бәяләү системасы бала өчен аңлашылмый, бала “2” ле алудан куркып яши, түбән үзбәягә китерә. Күбесенчә бишбаллы шкала чынбарлыкта 3 баллы гына, чөнки документларда “бик яхшы”, “яхшы”, “канәгатьләнерлек” билгеләре генә кулланыла. Шул ук вакытта уңай якларын да әйтеп китик: бәяләү критерийларын укучылар үзләре төзи ала, үзбәя, үзконтроль өчен шартлар тудырыла. Яхшы билге укучыны канатландыра. Укуга уңай караш көчәя.

  Диктант яздырганнан соң, балаларга үз эшләрен тикшереп чыгарга кушыла. Бала тикшерә, хатасын таба. Ләкин укытучы төзәтүне игътибарга алып, укучының билгесен төшерә.Ә монда киресенчә баланың үз хатасын үзе табуын бәяли белергә кирәк. Нәтиҗәдә балада тискәре караш формалаша. Башка диктантларда бала хатасын төзәтүне кирәк дип тапмый. Төзәтү билгене барыбер төшерә дип уйлый.

 Балага объектив билге кую өчен мин үз практикамда аерым очракларда “жетоннар” системасын кулланам. Балага конверт бирелә. Укытучыда өч төрле жетон:кызыл-5 ле, яшел-4 ле, сары-3 ле. Дәрестәге һәрбер җавабы һәм эше өчен укучы жетон ала, конвертка җыя. Дәрес ахырында жетоннар саны санала. Кайсы жетонны бала күбрәк җыйган, балага шул билге куела.

  Кайбер очракларда билгене балага кую өчен башта үзеннән, аннары иптәшләреннән сорыйм. Уртак фикергә килеп, балага тиешле билгесен куябыз. Бу очракта балалар үз фикерләрен белдерергә өйрәнәләр. Ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләнә.

  Йомгаклап шуны әйтәсем килә, педагогик эзләнүләр методологиясенә, карар кабул итү технологиясенә ия булу; инновацион проблемаларны һәм эзләнү-тикшеренү темаларын сайлап алу; педагогик тикшеренү методларына, эксперимент нәтиҗәләрен күзәтү диагносикасына ия булу-хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучының иҗади активлыгына куела торган таләпләр.

 Укытучы гел эзләнүдә булганда гына, үз укучыларын укуга кызыксындыра алачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру. 23.01.2015.161мәктәп.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру ....

Татар теленнән һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары

Татар теленнән һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары...

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану.

        Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Нәтиҗәлә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыруда мәгълүмати технологияне куллануның өстенлекле якларын ачыклау.2.Укытуның нәтиҗәлелеген һәм укучыларның ...