Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану.
материал (8 класс)

Миннегулова Милеуша Мусавировна

          Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә татар теле һәм әдәби уку, әдәбият дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллануның роле зур дип уйлыйм.  Чөнки, кече яшьтәге мәктәп балаларының укуга, бе­лем алуга омтылышын ныгытуда, аларның күзәтүчәнлеген арттыруда һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дәрестә башлангыч сыйныфларда аларга еш мөрәҗәгать итәбез. Ә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_fgos_shartlarynda_uen_tehnologiyase_elmet.docx19.06 КБ

Предварительный просмотр:

«Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен тормышка ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын яңа педагогик технологияләр кулланып укыту» дип  аталган темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зональ семинары.

Әлмәт шәһәре “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында  татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә  уен технологиясе элементларын  куллану.

Зәй муниципаль районы

6 нчы урта гомуми белем мәктәбе

 муниципаль бюджет белем учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Миннегулова Миләүшә Мөсәвир кызының эше.

Зәй шәһәре, 2017нче ел.

     

      Уен гаҗәп киң төшенчә. Шиллер уенны “һәр сәнгатьнең нигезе” дип санаган. Уен бөтен кешелек мәдәниятенең нигезендә ята, чөнки уен – иҗат эшенең беренче адымы. Ул мәҗбүрияттән котылу юлы: кеше уйнаган вакытта ирекле уйлый, тоя, иҗат итә башлый, бары тик яшәешнең табигый эчке законнарына гына буйсына.

        Укучылар коллективында  уен һәм белем бирү бер-берсенә шулкадәр тыгыз үрелгән, кайбер очракларда аларның чикләрен билгеләү дә кыен, чөнки уенның кайчан шаярудан туктап, чын хезмәткә әйләнүен белеп булмый. Укучыларга хас хәрәкәтчәнлек, яңалыкка омтылыш күп очракта уенда уңай нәтиҗәсен бирә, балада үз-үзенә ышаныч уята.

          Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә татар теле һәм әдәби уку, әдәбият дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллануның роле зур дип уйлыйм.  Чөнки, кече яшьтәге мәктәп балаларының укуга, белем алуга омтылышын ныгытуда, аларның күзәтүчәнлеген арттыруда һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дәрестә башлангыч сыйныфларда аларга еш мөрәҗәгать итәбез. Ә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек.

      Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтиҗәле чара-алымнарның берсе булып тора. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: уен оештырганчы, төп бурычны билгеләү, укучыларны теоретик яктан әзерләү, аның шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштыру мөһим. Бурычлар үтәлеп, чишелешнең дөреслеге тикшерелсә һәм нәтиҗә бәяләнсә генә уен максатка ярашлы була.

        Татар теле дәресләрендә уеннар материалның үзенчәлеге һәм эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда да кулланыла. Бу исә укучыга үз белемен күрсәтергә, үзенең сәләтен ачарга булыша. Дәресләрдә шундый уен төрләрен кулланырга була:

  С* сүзле уеннар

А* абстракт фикерләүгә нигезләнгән уеннар

Л * логик фикерләүгә уеннар

А* акыл үсешенә ярдәм итүче уеннар

В* вак моториканы үстерүче уеннар

А* аңны үстерүче уеннар

Т * театральләшкән уеннар

К*кыюлык тәрбияләүче уеннар

Ү* үз-аңны тәрбияләүче уеннар

П*пунктуальлек тәрбияләүче уеннар

Е*еш уйналучы уеннар

Р*рольле- сюжетлы уеннар

Е*елгырлык өстәүче уеннар

     

“Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар,”- дигән  бөек педагог А.С.Макаренко.  

       Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, аны коллективлык рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Чыннан да уен вакытында баланың  игътибары ныгый, акылы үсә, физик яктан чыныга. (Мәсәлән, 1 нче сыйныфларда  “Игътибарлы бул!”, “Хәреф капитан” уеннары  бик отышлы.)

       Уеннар тәрбия һәм өйрәтүнең төрле мәсьәләләрен чишәргә, билгеле бер программа таләпләрен үзләштерергә, тәртип кагыйдәләренә өйрәнергә ярдәм итә.                              Балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү- ул хәтерләрен, игътибарлылыкларын, уйлау һәм үзләштерү сәләтен үстерү. Уеннарны сайлый белү дә зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль уеннарны сайлаганда, укытучы  балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып эшли. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин . Мәсәлән, “Сүз эчендә сүз” уенын уйнаганда бар бала да бик актив катнаша.

        Уен технологиясе татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алырга, укуга дәртләндерә, аларда фән белән кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә өйрәтә, телләр белүнең тормышта кирәк булуын төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә , аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. “Кызыклы сүзләр уйла”  уенын парларда, төркемнәрдә уйнатырга була.

       Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Мәсәлән, исем сүз төркемен өйрәнгәннән соң, шундый уеннар уйнатырга була. “Кем? яки Нәрсә?”, “Исемнәр уйла!” , “Нинди сүз артык?”, “Кушма сүзләр”. Уеннар  укучыларның сүз байлыгын арттыра, “ дөрес әйттемме” дигән табигый курку – тартынуны да җиңәргә ярдәм итә. Антоним, омоним,синонимнарны үткәннән соң, шундый уеннар тәкъдим ителә.

      Укучыларның  яше арткан саен , уеннарның максаты да катлаулана  бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Мәсәлән, әдәби уку дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль һәм әйтемнәрне еш кулланабыз. Әйтик, “Мәкальнең ахырын тап! ”- дигән уенны 3нче сыйныфта,  ә инде катлаулырак вариантын      ” Мәкальне төзе ” 4 нче сыйныфта үткәрергә була.

     Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Укучылар үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга , иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камильләштерә. Әдәби уку дәресләрендә “Әкиятләр дөньясында”, “Әкиятне, авторны таны” ,”Табышмак, аякка ябышмак” уеннары, әдәби викториналар үткәрергә була.

     

 Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан кулланмага кертелгән рольле уеннар, сынамышлар, тизәйткечләр, җырлар, табышмаклар, башваткычлар да,   татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.

       Дәресләрдә уен технологиясе элементларын  киң куллану уңай нәтиҗә бирә, укучыларның күзәтүчәнлек, игътибарлылык, сабырлык кебек сыйфатларын, хәтер һәм зиһенен үстерә, фикерләү сәләте үсеше белән бергә, туган телгә, туган якка мәхәббәт тә тәрбияләнә.

Укучыларны күңел кичерешләре аша ачышлар ясарга, алар белән шатланырга, гажәпләнергә өйрәтә, ижади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Һәр бала – үзенчәлекле шәхес, аның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү – безнең бурыч!

Файдаланылган әдәбият:

        1. 2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре: методик тәкъдимнәр/ төз. Д.Ш.Гыйльманов. – Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2014. – 52 б.

          2. Волкова Р., Гарәфетдинова Р.  Башлангыч мәктәптә татар телен чит тел буларак өйрәтүдә уен алымнарын һәм методларын куллану. – Казан: Мәгариф, 2014. – 128 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФГОС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын кулланып эшләү...

ФДББС(федераль дәүләт белем бирү стандартлары) нигезендә системалы эшчәнлек оештырылу (чыгыш)

Федераль дәүләт стандартлары таләбе укытучыга татар теле дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, иҗади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайт...

География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану

  Критик фикерләү технологиясе буенча төзелгән дәрес үз эченә өч стадияне ала: кызыксындыру, төшенү, рефлексия. Һәр стадиянең уз максаты һәм эш алымнары бар....

Публикация: "География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану"

  Бүгенге  көндә җәмгыятьтә каршылыклы ситуация туды: җәмгыятькә халыкның географик һәм экологик аңлылыгы мөһим булса да, материаль байлыкларның  приоритет алуы сәбәпле,  ге...