Публикация: "География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану"
статья по географии

Загидуллина Зульфия Дамировна

    Бүгенге  көндә җәмгыятьтә каршылыклы ситуация туды: җәмгыятькә халыкның географик һәм экологик аңлылыгы мөһим булса да, материаль байлыкларның  приоритет алуы сәбәпле,  географик һәм экологик белемнәргә  нигезләнгән эш төрләре  югары хезмәт хакы алып булмый торган про-фессияләргә әйләнеп калдылар.  Барлыкка килгән  ситуация  әлеге проблеманы чишү юлларын эзләүне таләп итә. Эшне, билгеле, мәктәп бусагасыннан ук башларга кирәк. Бары тик уңай мотивация генә  укучыда предметка карата кызыксыну уята, географик белемнәрнең хәзерге заманда никадәр мөһим икәнлеген аңларга ярдәм итә алачак. Хәзерге заман технологияләре  шул максатны күздә тотып эшләнгән дә инде. Мин бу язмамда критик фикерләү технологиясенә тукталып, эш тәҗрибәм белән уртаклашырга телим

Скачать:


Предварительный просмотр:

     География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану

     Зөлфия ЗАҺИДУЛЛИНА,

     Әтнә районы Күшәр төп гомуми белем мәктәбенең югары квалификация категорияле география һәм биология укытучысы

    I . Кереш.

    Бүгенге  көндә җәмгыятьтә каршылыклы ситуация туды: җәмгыятькә халыкның географик һәм экологик аңлылыгы мөһим булса да, материаль байлыкларның  приоритет алуы сәбәпле,  географик һәм экологик белемнәргә  нигезләнгән эш төрләре  югары хезмәт хакы алып булмый торган про-фессияләргә әйләнеп калдылар.  Барлыкка килгән  ситуация  әлеге проблеманы чишү юлларын эзләүне таләп итә. Эшне, билгеле, мәктәп бусагасыннан ук башларга кирәк. Бары тик уңай мотивация генә  укучыда предметка карата кызыксыну уята, географик белемнәрнең хәзерге заманда никадәр мөһим икәнлеген аңларга ярдәм итә алачак. Хәзерге заман технологияләре  шул максатны күздә тотып эшләнгән дә инде. Мин бу язмамда критик фикерләү технологиясенә тукталып, эш тәҗрибәм белән уртаклашырга телим

    Критик фикерләүне танып белүнең актив, иҗади процессы дип карарга мөмкин. Ул мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади фикерләү кебек  төшенчәләрне үз эченә ала. Әлеге технология төгәл структуралы булуы, алымнарының курсәтмәлелеге, мәгълүматның  график оештырылганлыгы белән дәресне төрләндерергә, куелган максатка тулысынча ирешергә  ярдәм итә. Критик фикерләү технологиясе укучыда фәнгә карата кызыксыну уята, шуның белән мәгълүматны кабул итү тәэсирен көчәйтә, бергәләп эшләргә, үз фикерен әйтергә һәм эшчәнлеген анализларга өйрәтә, балага үзен замана белән бергә атлаучы итеп тоярга  ярдәм итә.  

    II. Төп өлеш.

    Теоретик бүлек. 

    Критик фикерләү технологиясе буенча төзелгән дәрес үз эченә өч стадияне ала. Һәр стадиянең уз максаты һәм эш алымнары бар.

  1. Кызыксындыру стадиясе.

    Максаты: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, яңа белемнәр алуга кызыксыну уяту.

    Әлеге стадиядә түбәндәге эш алымнарыннан файдаланырга мөмкин: кластерлар, таблицалар, дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар, эзлеклелеге буталган логик фикерләр, проблемалы сораулар, гади һәм катлаулы сораулар таблицасы һ.б.

  1. Төшенү стадиясе.

    Максаты: укучыга яңа материалны кабул итәргә, аның белән эшләү алымнарын үзләштерергә, яңа табылган мәгълүмат белән булган белемнәре арасындагы бәйләнешләрне ачыкларга мөмкинлек бирү.

    Икенче стадиядә яңа белемнәр системага салына, кызыксыну стадиясендә куелган максат ныгытыла.  Әлеге стадиядә түбәндәге эш алымнарыннан файдаланырга мөмкин: инсерт, фишбоун, борт журналы, ике яклы көндәлек, дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар һ.б.

  1. Рефлексия стадиясе.

    Рефлексия төрләре: уку материалы эчтәлеге рефлексиясе, эмоциональ хәл һәм кәеф рефлексиясе, эшчәнлек рефлексиясе.

     Максаты: укучы үз эшчәнлегенә анализ ясарга, тәнкыйди фикер йөртергә,   дәрестә алган белемнәрен гомумиләштереп нәтиҗә ясарга һәм шуларга нигезләнеп, киләчәккә яңа максат, бурычлар куя белергә тиеш.                       Әлеге стадиядә түбәндәге эш алымнарыннан файдаланырга мөмкин: таблицалар тутыру, кластерлар, синквейн, терәк сүзләр, дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар, сорауларга җаваплар, түгәрәк өстәл, дискуссия һ.б.

    Практик бүлек.

    7 сыйныфта “Африканың климаты” темасын өйрәнгәндә кулланылган эш ысуллары.

    1. Кызыксындыру стадиясендә Кластер алымы.

     Кластер төзүдә эзлеклелек:

  • төп төшенчә, тема языла;
  • подтемалар билгеләнә;
  • алар арасындагы бәйләнеш сызыклар ярдәмендә тоташтырыла
  • кластерга һәр укучының фикере язылу шарт.

    Кластер алымы кызыксындыру стадиясендә белем һәм күнекмәләрне тәр-типкә китерү өчен кулланылса, төшенү стадиясендә яңалыкны теркәп кую, рефлексия стадиясендә алар арасындагы логик бәйләнешне күзәтү өчен кулланыла. Укучы  төшенчәләрне схематик рәвештә җиңел кабул итә. Фикер эзлеклелеге дә саклана. Рефлексия стадиясендә кластерга өстәмәләр кертергә, фаразланган ялгыш раслауларны төзәтергә була.

    2. Төшенү стадиясендә Фишбоун (“балык сөяге”) алымы.

    Әлеге алым буенча эш тәртибе:

  1. Балыкның “башына” проблема яки дәрес темасы языла.
  2.  Өске “сөякләрдә” проблеманы барлыкка китерүче сәбәпләр күрсәтелә.
  3. Түбәнге “сөякләргә” сәбәпләрне дәлилләүче фактлар теркәлә.
  4. Балыкның “койрыгына” нәтиҗә языла.

             

     Балыкның “башына “ язылган тема яки проблема дәрес башында куелып, укучылар аны атлас карталары, таблицалар, климатограммалар, дәреслек тексты яки тема буенча өстәмә мәгълүматка нигезләнеп, дәрес ахырына төгәллиләр.

    Төшенү стадиясендә “Дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар” алымы.     

    Әлеге алымны кызыксындыру стадиясендә дә, төшенү стадиясендә дә кулланырга мөмкин. Укучылар укытучы тәкъдим иткән раслаулардан дөресләрен сайлап алалар һәм җавапларын дәлилләп аңлаталар.

    Дөрес раслаулар – 1, 2, 4, 6.          

    3. Рефлексия стадиясендә  “Беләм, белергә телим, белдем” алымы.

    Дәресне Африка табигатенең төрлелеген дәлилләүче картиналар яки видеофрагмент күрсәтүдән башлап җибәргән очракта, беренче һәм икенче колонкаларны белемнәрне актуальләштерү этабында тутырырга мөмкин. Укучылар, дәреснең темасын билгеләп максаты белән танышканнан соң, тема буенча белгәннәрен һәм чишелергә тиешле проблеманы таблицага язалар. Рефлексия стадиясендә исә таблицаның өченче колонкасы тутырыла.

Беләм

Белергә телим

            Белдем

 Эссе, коры-чүлләр.

 Эссе, дымлы-мәңге  

 яшел урманнар.

 Тау түбәсендә

 бозлык.

 Африканың климаты                                                                                                                                                                                                                                   төрле  булуның        сәбәпләре

 1.Материкның географик урыны                                                                                                

 2.Һава массалары хәрәкәте

 3.Агымнар

 4.Рельеф

    Рефлексия стадиясендә укучыларга үзанализ ясар һәм дәрескә сыйфат ягыннан бәя бирер өчен анкета тәкъдим итәргә мөмкин.

1.Дәрестә мин эшләдем...( актив, пассив)
2.Дәрестә үземнең эшемнән... (канәгать, канәгать түгел)
3.Дәрес мина тоелды...(кыска, озын)
4.Дәрестә мин... (арымадым, арыдым)
5.Минем кәефем...(күтәренке булды, төште)
6.Дәрес материалы миңа... (аңлашылды, аңлашылмады)

    Рефлексия стадиясендә "Плюс, минус, кызыклы" алымы.

Плюс

Минус

Кызыклы

   Плюс колонкасына дәреснең уңай яклары – кызыклы һәм файдалы эш алымнары, укучы фикеренчә аңа максатларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә алырдай, уңай кичерешләр барлыкка китерердәй яклары языла. Минус колонкасына дәреснең тискәре яклары – аңлашылмый калган, укучыга кирәге булмаган мәгълүмат, кызыксыз эш алымнары теркәлә. Кызыклы  колонкасына укучы дәреснең узенә ошаган якларын яза: дәрестә алынган файдалы һәм кызыклы фактлар, тема буенча тагын ниләр белер иде, укытучыга сораулар. Вакыт кысан булган очракта "Плюс, минус, кызыклы" алымы буенча эш телдән башкарылырга мөмкин

    III. Йомгаклау.

    Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары буенча бала шәхесе игътибар үзәгенә куелды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары актуальлеген югалтты. Алмашка яңа педагогик технологияләр килде. Аларны  куллануның төп максаты - белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Бүгенге көндә чорыбызны глобаль проблемалар чоры дисәк, ялгышмабыз. Шуларның иң куркынычы-экологик проблемалар. Аларны хэл итү географик һәм экологик белемнәргә ия булган буын кулында. Критик фикерләү технологиясе, яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак,  уйларга, фикер йөртергә сәләте булган, заман белән бергә атлаучы, географик һәм экологик белемнәрнең тормышта ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия булуын аңлаучы һәм  куллана белүче шәхес тәрбияләргә ярдәм итә дип ышанып әйтәсем килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү

«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү  процессын 6 режимга бүлүдән гыйб...

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын куллану» Мастер-класс

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын куллану мисалы буларак Сораулар ромашкасы алымы тәкъдим ителә....

География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану

  Критик фикерләү технологиясе буенча төзелгән дәрес үз эченә өч стадияне ала: кызыксындыру, төшенү, рефлексия. Һәр стадиянең уз максаты һәм эш алымнары бар....

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Эш тәҗрибәсеннән.Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы ...