Туган тел дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану
презентация к уроку (9 класс)

Мастер-класска презентация тәгъдим итәм.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган тел дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану Алабуга шәһәре 1 нче урта мәктәбенең 1 нче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы : Садыкова Гөлсинә Минзариф кызы.

Слайд 2

Максатлары : 1) укучыларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү ; 2 ) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү .

Слайд 3

Бурычлары : 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру ; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту ; 2 ) белем бирү процессын оптимальләштерү , белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру .

Слайд 4

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү ( аңлау ) → рефлексия.

Слайд 5

Кызыксыну этабы Кызыксыну уяту һәр дәрестә була . Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә ( уку эшчәнлегенә ) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк .

Слайд 6

Төшенү ( аңлау ) этабы У кучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра .

Слайд 7

Рефлексия этабы Укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша .

Слайд 8

Критик фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “Идеяләр кәрзине” , “ Инсерт , “ Синквейн ”, “Кластер”, ” Блум ромашкасы ”, “ Алты эшләпә ” һ .б.

Слайд 10

Инсерт ысулы ˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә . + (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара. ‒ (минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя. ? ( сорау ) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели . Ул моны белергә теләвен күрсәтә .

Слайд 14

“ Блум ромашкасы ” алымы

Слайд 15

“ Алты эшләпә ” ысулы

Слайд 16

“ Алты эшләпә” ысулын Британия психологы Эдвард де Боно уйлап тапкан . Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты төрен күрсәтергә була. Критик фикерләүнең бу ысулы ярдәмендә укучылар укылган әсәргә уен формасында тирәнтен анализ ясыйлар . Алар дүртәр кешелек алты төркемгә бүленәләр. Һәр төркемгә төрле төстәге эшләпә бирелә. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча геройларга карата үз фикерләрен белдерәләр, проблемаларны анализлыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар. Төркемнән бер кеше барысы исеменнән чыгыш ясый .

Слайд 17

Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшли . Кара эшләпә. Вакыйгаларның тискәре яклары сөйләнелә. Сары эшләпә . Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә . Кызыл эшләпә. Эмоциональ фикерләүне таләп итә. Яшел эшләпә. Иҗади фикерләү, фаразлар. Зәңгәр эшләпә. Фикерләрне гомумиләштерү, йомгаклау, нәтиҗә чыгару .

Слайд 18

Нинди яңа мәг ъ лүмат белдегез? Фактлар

Слайд 19

Өйрәнгән мәг ъл үматның уңай яклары. Позитив фикерләр

Слайд 20

Нинди тискәре яклар күренде? Тәнкыйть күзлегеннән карау

Слайд 21

Сездә нинди хисләр туды? Эмо циональ кабул ит ү

Слайд 22

Иҗади фикерләү. Фаразлар

Слайд 23

Фикерләрне гомумиләштерү. Йомгаклау , нәтиҗә ясау

Слайд 24

И г ътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү

«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү  процессын 6 режимга бүлүдән гыйб...

Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация

laquo;Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану(мастер-класс)         Икенче  буын  федераль  белем  бирү  станда...

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын куллану» Мастер-класс

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын куллану мисалы буларак Сораулар ромашкасы алымы тәкъдим ителә....

География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану

  Критик фикерләү технологиясе буенча төзелгән дәрес үз эченә өч стадияне ала: кызыксындыру, төшенү, рефлексия. Һәр стадиянең уз максаты һәм эш алымнары бар....

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану...

Публикация: "География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану"

  Бүгенге  көндә җәмгыятьтә каршылыклы ситуация туды: җәмгыятькә халыкның географик һәм экологик аңлылыгы мөһим булса да, материаль байлыкларның  приоритет алуы сәбәпле,  ге...