Авторская программа "Сөйләм культурасы"
материал

Мурзина Гульнара Фаридовна

Әлеге программа укучыларны әдәпле сөйләшү нигезләре белән таныштыра

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylm_kulturasy.avtorlyk_programmasy.docx48.33 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Әгерҗе  муниципаль  районы

1нче гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  

 

Сөйләм культурасы

электив курс программасы 

        Программа авторы :

Мурзина Гөлнара Фәрит кызы

Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназиясенең

                                      I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                                                       

Әгерҗе, 2018

Аңлатма язуы.

        Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телнең лексик байлыгыннан дөрес файдаланырга өйрәтү, сүзлек запасын арттыру- иң төп мәсьәләләрнең  берсе.

        Сөйләм уй- фикерләреңне җиткерү чарасы гына түгел, ул фикерләүне дә үстерә, ягъни сөйләмнән башка фикерләү, фикерләүдән башка сөйләм була алмый. Үз фикереңне төгәл, эзлекле, аңлаешлы, аһәңле дөрес итеп формалаштырырга өйрәнү процессында без фикерләргә дә өйрәнәбез. Нинди генә өлкәдә эшләсәк тә, безнең сөйләмебезнең үскән булуы, телнең лексик байлыгы белән иркен эш итә алуыбыз бик мөһим.        

Курсның  төп максаты - укучыларда туган телгә сакчыл караш һәм матур сөйләм культурасы формалаштыру. Программа укучыларда шушы өлкәләрдә ярдәм итү, һөнәр сайлаганда үзләрендәге гуманитар башлангычларны тоемларга булышу, филологик юнәлештәге эзләнү орлыкларын салу ихтияҗыннан төзелде. Программаның күләме укучылар үзләренең һөнәри омтылышларын,сәләтләрен ачыкларга, традицион булмаган дәрес төрләре аша матур сөйли, аралаша, үз фикереңне эзлекле, аңлаешлы итеп әйтеп  бирүнең киләчәк тормышта бик кирәк булуына ышандыру өчен җитәрлек, дип  уйлыйм.

Курсның максаты:

-укучыларның телдән һәм язма бәйләнешле сөйләмен үстерү;

-аралашу культурасына өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтү;

-танып – белү эшчәнлеген үстерү,белем алу һәм иҗат итүгә булган омтылышны үстерү;

- укучыда үзлегеннән укырга, өйрәнергә ихтыяҗ булдыру.

- туган телнең сафлыгына, камиллегенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү

- Телдән акыллы, оста файдалану, аның бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигү, фикерне мөмкин булганча сәнгатьле, сурәтле итеп белдерү.

Бурычлары:

  1. Сүз, сүзтезмә,җөмлә,һәм текстны стилистик дөрес файдаланып, укучыларны үз сөйләмнәрен дөрес оештырырга өйрәтү;
  2. Укучылраның сөйләмен образлы гйбарәләр, телебезнең энҗеләре – фразеологик әйтелмәләр, мәкаль- әйтемнәр белән баету;
  3. Аралашу эшчәнлегенең төрле формалары белән таныштыру, төрле характердагы сочинениеләр язарга өйрәтү;
  4. Төрле эш кәгазьләре тутырү, рефератлар язу күнекмәсен үстерү,
  5. Диалогик һәм монологик сөйләм оештыру  осталыкларын арттыру.
  6. Укучыларда туган тел ярдәмендә милли үзаң формалаштыру.
  7. Сөйләм культурасына  ия булган шәхес тәрбияләү.
  8. Һөнәри эшчәнлек базарында телгә яраклашу һәм конкурентлык сәләте булган югары дәрәңәдәге белгечләр әзерләүгә нигез булдыру.

       

           Әлеге курс рус  гомуми белем бирү мәктәпләренең  татар төркемендә 9 нчы сыйныфларда укыту өчен төзелде. Дәресләр атнага бер сәгать исәбеннән ел дәвамында 34 сәгать  тәшкил итә.Шул исәптән теория дәресләре-13 сәг., гамәли дәресләр -21 сәг.

         Укытучы дәреснең төрле формаларыннан ( лекция, семинар, рольле уен, конференция  һ.б. ), укытуның төрле метод һәм алымнарыннан (әңгәмә, бәхәс, текст белән эшләү, радио- телевидение тапшыруларын анализлау, төркемнәрдә эшләү, матбугат материалларын тикшерү һ.б) файдалана ала.

        Дәресләрдә укучы эшчәнлеге билге белән бәяләнми. Нәтиҗәләр укучыларның иҗади эшләрендә,  эзләнү- тикшеренү эшләре  буенча фәнни- гамәли конференцияләрдә чыгарыла, проект эшчәнлегендә чагылдырыла.                  Укучыларның эшчәнлеген тикшерү формалары:

  • Район газетасына мәкалә язу
  • Проект яклау : “Бер сүз тарихы”, “Сөйләм  стильләре”.
  • “Тизәйткечләр әйтү остасы” конкурсы
  • Презентация төзү  “Һөнәрчелек лексикасы”
  • Текст тәрҗемә итү
  • Радиода чыгыш ясау
  • Фәнни–гамәли конференция “Тел күрке-сүз”
  • Зачет

Көтелгән уку-үзләштерү  нәтиҗәләре:

 шәхси:

 - гасырлар дәвамында халык тарафыннан тупланган мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне чагылдыручы һәм саклаучы буларак, туган телгә, башка милләтләр мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү: милләт тарихы һәм теле арасында бәйләнешләрне аңлау;

- шәхес буларак уңышлы социальләшүдә туган телнең әһәмиятле ролен аңлау;

- милли мәдәниятнең күренеше буларак телнең чисталыгын саклауга теләк булдыру, телнең эстетик кыйммәтен тану;

 - күпмәдәни дөньяда үз урыныңны аңлау;

- сөйләмгә үзконтроль булдыру; телдән һәм язма сөйләмеңне тел сурәтләү чаралары һәм коммуникатив максатка ирешү ягыннан үзбәяләү;

 - мөстәкыйль, иҗади һәм җаваплы эшчәнлеккә әзерлек һәм  сәләтлелек;

- үз сөйләмеңне күзәтү нигезендә бәяли алу, тел һәм сөйләмне камилләштерүгә ихтияҗ.

Метапредмет:

 - сөйләм эшчәнлегенең бөтен төрләренә дә ия булу: аудирование, аңлап уку, сөйләү, язу;

 - тел берәмлекләрен һәм чараларын белү – үз фикереңне дөрес, төгә, логик эзлеклелектә сөйли-яза белү; алган белемнәрне һәм күнекмәләрне тел кренешләрен анализлаганда предметара югарылыгында куллану;

- әдәпле сөйләм күнекмәләрен туганнарың, иптәшләрең, балалар, өлкәннәр белән аралашуда, белем алуда, иҗтимагый файдалы хезмәттә, уку-тикшеренү, проект һәм башка эш төрләрендә куллану;

- төрле ситуацияләрдә шәхесара, мәдәниятара аралашуда сөйләм әхлагы нормаларын саклау;

- мәгълүмати-танып белү эшчәнлегенә әзерлек һәм сәләтлелек;

- төрле чыганаклардан төп кирәкле мәгълүматны таба, билгели һәм аны эшчәнлектә дөрес куллана белү.

         Танып белү нәтиҗәләре:

  1. фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  2. иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм төзи белү;
  3.  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгели белү;
  4. төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  5. тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллана белү.

         Регулятив нәтиҗәләр:

  1. уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу;
  2. эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  3. билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  4. укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

         Коммуникатив нәтиҗәләр:

  1. әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  2. әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзи белү;
  3. мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
  4. аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре формалашу;
  5. парларда һәм күмәк эшли белү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре :

Аралашу компетенциясе – барлык сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу, башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасына ия булу; хәзерге татар әдәби телендә телдән һәм язма формада ирекле аралашу, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; урта сыйныф укучыларына хас булган кызыксыну даирәсенә, психологик һәм төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә туган телдә аралаша белү, дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану.

Лингвистик компетенция – тел белеме, аның төзелеше, үсеше һәм функциясе турындагы белемнәрне системалаштыру, лингвистик анализ ясый белү; тел белеме һәм аның бүлекләре буенча гомуми мәгълүматлылыкка, татар әдәби теленең төп нормаларына ия булу; укучыларның сүзлек байлыгының, сөйләмнәренең грамматик төзелешенең камил булуы; төрле лингвистик сүзлекләрдән ирекле файдалана алу.

Программаның эчтәлеге.

Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен, мәктәп шартларында ук бала телне тоемлый, аның белән эш итә, аны куллана белергә тиеш. Киләчәктә әлеге укучылар дәүләт телләрен белгән югары квалификацияле, конкурентлык сәләтенә ия белгечләр булырлар, шуңа күрә аларга сөйләгән яки язган вакытта сүзләрне һәм грамматик формаларны билгеле бер фикернең кайда, кайчан, нинди максат белән әйтелүенә, ул сүзләрнең кемгә төбәлгән булуына карап куллана белергә тиешләр. Шуннан чыгып  программада һәр темага   теоретик материалны  өйрәнү өчен  лекция  дәресләр һәм ныгыту, практик кулланышка кертү  өчен практик дәресләр каралган.

Тема 1. Кереш дәрес (1 сәг.)

Тема 2. Сөйләм стильләре (5 сәг.) Сөйләмнең матурлыгына, табигый агышына, интонациясенә  зыян китерә торган күренешәләрне барлап, телебезнең камиллегенә ирешүдә ярдәм итә тоган чараларны күрсәтергә кирәк. Теманы йомгаклаганда, укучыларга төрле темаларга инша яздырырга һәм соңыннан шуларны күмәкләшеп анализларга мөмкин. Йомгаклау дәресендә укучыларның туган тел турында төрле жанрда язган иҗади эшләре белән чыгыш ясауларын оештырырга тәкъдим ителә.

Тема 3. Дикция өстендә эшләүнең әһәмияте (3 сәг.) Укучыларга культуралы кеше сөйләгәндә җөмләне генә түгел, сүзләрне, иҗекләрне, иҗектәге һәр авазны тоя белергә кирәклеге аңлатыла. Практик дәрестә укучылар үзләре сөйләгәнне диктофонга яздырып, шуны яки радио- телевидение дикторлары  сөйләмен күмәкләп анализлау оештырырга мөмкин. Җирле радиода чыгыш ясау.

 Тема 4. Артикуляция гимнастикасы (3 сәг.)укчыларга ачык сөйләшергә ярдәм итү. Теманы ныгыту өчен, укучылар белән тизәйткечләр, шигырь укучылар бәйгесе оештыру. Бүлектән соң, белемнәрне зачет белән бәяләү.

Тема 5. Аралашу чарасы буларак сүзлек байлыгы (2 сәг.) Актив һәм пассив сүзләр.Төрле телләрдәге сүзләрнең мәгънә күләме туры килмәгән мисаллар өстендә ачыклу. Сүздә халыкның яшәү рәвеше чагылу. Эмоциональ  һәм эмоциональ булмаган мәгънә.

        Тема 6. Сөйләмнең образлыгы (1 сәг.) Әдәби текстларга анализ.Җанлы сөйләмдә стилистик фигураларның ешлыгын билгеләү

Тема 7. Фразеологизмнар (2 сәг.)  Төрләре, матур әдәбиятта һәм публицистикада, җанлы сөйләмдә кулланылышы. Синонимик һәм антонимик фразеолгизмнар.  Фразеологик калькалар.Тексттан фразеологизмнарны таба , мәгьнәсен ачыклый белү. Аларны сөйләмдә куллану.

Тема 8. Сөйләмнең чисталыгы (1 сәг.) Сөйләмгә куелган таләпләрне практикада куллану. Интервью жанры белән таныштыру. Матур, төгәл, урынлы сүзләр белән әңгәмә оештыру.

Тема 9. Кулланылыш сферасына карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы (2 сәг.) Диалекталь үзенчәлекләрнең практикада чагылышын билгеләү. Укытучы һөнәренә хас лексика.Махсус терминнар.  Телдә жаргон һәм арго сүзләрнең кулланылуын тикшерү.

Тема 10. Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы (2 сәг.) Сөйләм этикеты.Гарәп-фарсы алынмаларының тематик бүленеше. Сүз төзелешенә, мәгънәсенә кереп гомумтөрки сүзләрне билгеләү.Рус теле аша чит телләрдән кергән сүзләр. Текстта алынмаларны билгеләү, алынма сүзләрнең кулланылу ешлыгын күзәтү. Алынмаларга мөнәсәбәт. Калькалар.

 Тема 11. Язма сөйләм культурасы (3 сәг.) Сөйләмгә куелган төп таләпләр. Язма эшләрнең төрләре. Сочинение язуга таләпләр. Инша төрләре. Иншадагы стиль хаталарын искәртү.

Тема 12.Телне рәсми куллану (3 сәг.) Эш кәгазьләре. Аннотация, бәяләмә язуга таләпләр. Төрле характердагы ышанычнамә. Килешү текстларының структурасы белән таныштыру. Автобиография язарга өйрәтү. Хат язу. Таләпләр. Хат төрләре.

 Тема 13. Лексикография (2 сәг.) Сүзлек һәм белешмәләрдән дөрес файдлану. Сүзлекләрнең төрләре. Алар белән эшәү күнекмәсе булдыру. Сүзлекләр тарихы. Бу өлкәдә эшләүче галимнәр.

          Тема 14. Практик дәрес (2 сәг)

Тема 15. Йомгаклау дәресе (1 сәг.)

Программаның якынча тематик бүленеше.

Тематик бүленеш

Сәг. саны

Дәрес төре

Эш төрләре

лекция

практик

1.

“ Сүз дигән дәрья бар...” ( Лексикология, аның тармаклары . Сүз һәм төшенчә)

1

1

Эшлекле уен (группаларда эш)

2

3

4

5

Сөйләм стильләре. Функиональ сөйләм стильләре:

-сөйләшү һәм язма сөйләм

-экспрессив сөйләм стильләре

-күтәренке стиль

-түбәнәйтелгән стиль

-нәзәкәтле сөйләм стиле

-дусларча ягымлы сөйләм стиле

-рәсми-салкын стиль

- юмор стиле

-сатира стиле

4

2

2

Проект төзү: “Сөйләм стильләре”  яклау

6.

Сөйләшү стиленең фонетик үзенчәлекләре

1

1

Фонетик табышмаклар, башваткычлар, ребуслар чишү.

7,

8.

Дикция өстендә эшләүнең әһәмияте

2

1

1

Әдәби әсәрләр уку, аларны диктофонга яздыру, анализлау

Радиода чыгыш ясау

9.

Басым

1

1

10,

11

Артикуляция гимнастикасы

Сузык авазлар

Тартык авазлар

2

1

1

Фонетик  пропорцияләрне  чишү

12.

Тизәйткечләр

1

1

“Тизәйткечләр әйтү остасы” конкурсы

13.

Аралашу чарасы буларак сүзлек составы, актив һәм пассив сүзләр.

1

1

Тикшеренү эше (укучылар сөйләменә анализ)

14.

Мәгънәләрнең үсеш юллары, күчерелмә мәгънәләрнең төрләре.

1

1

Проект төзү: “Бер сүз тарихы” ( аерым сүзләрнең  килеп чыгышын тикшерү, кулланылышын күзәтү, нәтиҗә ясау)

15.

Сөйләмнең образлылыгы

1

1

Әдәби әсәрләрне анализлау

16,

17

Фразеологизмнар, аларны төркемләү, матур әдәбиятта һәм публицистикада кулланылшы

2

1

1

Төркемнәрдә эш (анализ һәм синтез алымнарын үзләштерү, фәнни нәтиҗәләр ясарга өйрәнү)

18.

Сөйләнең чисталыгы , аңлаешлылыгы, төгәл һәм урынлы кулланылуы

1

1

интервью алырга өйрәтү (предмет укытучылары белән әңгәмә кору өчен сораулар әзерләү

19,

20

Кулланылыш сферасына карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы( гомумхалык сүзләре, диалекталь жаргон һәм арго сүзләр, һөнәрчелек лексикасы)

2

1

1

Презентация төзү: “Һөнәрчелек лексикасы” (төркемнәрдә эш)

21,

22

Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы.(гомумтөрки сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары, рус алынмалары, интернационаоль сүзләр)

2

1

1

1.Текстларны анализлау, эшлекле уен                (укучыларның укытучы булып чыгыш ясавы, план –конспектлар төзергә өйрәтү)

2. Текстларны анализлау (төркемнәрдә эш)

23

24

Язма сөйләм культурасы.Сочинение төрләре . Аны язуга таләпләр

2

1

1

Материал белән эшләү, цитаталар кулланырга өйрәтү.Түбәнрәк сыйныф укучыларының сочинениеләрен таләпләр нигезендә тикшерү

25

Мәкалә язу

1

1

  Район газетасына репортаж һәм мәкалә язу

26

Телне рәсми куллану. Эш кәгазьләре.

1

1

Автобиография язу

27,

28

Хат язу. Таләпләр Хат төрләре.

2

1

1

Иптәшеңә хат язу

29

30

Лексикография .Сүзлек һәм белешмәләрдән дөрес файдлану.

2

1

1

Сүзлекләр белән эш

31.

32

Рус һәм татар теле җөмләләренең кайбер үзенчәлекләре. Практик дәрес.

2

1

1

Текстлар  тәрҗемә  итү.

Зачет.

33.

Кабатлау. Фәнни–гамәли конференция

1

1

Фәнни–гамәли конференция “Тел күрке-сүз”

34.

Йомгаклау дәресе.

1

Зачет.

Курсны йомгаклау буенча зачет сораулары

I төркем өчен

1.Ат сүзе, исем сүзенең синонимы буларак, нинди сүзләрдә һәм сүзтезмәләрдә сакланып калган?

2.Хәлдән таю төшенчәсен башка сүзләр кулланып аңлатыгыз.

3.Кадак, корбан, кабак сүзләренең омоним булуын исбатлагыз.

4.Уян, ач, усал,караңгы, иртәнге, биек, әкрен,бәйлә,мен,җик сүзләренең антонимнарын табыгыз.

5. Антонимнар кергән 5 мәкаль уйлагыз.

6.Нинди сүзләр күпмәгънәле дип атала?

7.Сүзләрнең омонимнарын табыгыз.

Тубал -..., зураю-..., карак-..., сукырларны-..., сабак-..., алтынчы -...,май-...

8.Фразеологизмнарны рус теленә тәрҗемә итегез.

Күз карасы кебек саклау-

Күкерт кебек кабыну-

Ике куян артыннан куу-

Тел кычыту-

Озын сүзнең кыскасы-

Ачу тоту-

9.Текстны укыгыз. Тарихи сүзләрне табыгыз. Тарихи сүзләргә билгеләмә бирегез.

Губерния түрәләре,киңәя баручы революцион хәрәкәтне таркату өчен, поплар, муллалар һәм полиция ярдәме белән, Казан заводларындагы, фабрикаларындагы рус һәм татар эшчеләре арасына милли дошманлык коткысы салырга, аларны үзара талаштырырга җыендылыр.( К. Нәҗми)

II төркем өчен

1.Ут сүзе, үлән сүзенең синонимы буларак, нинди сүзләрдә һәм сүзтезмәләрдә сакланып калган?

2.Алтын куллы төшенчәсен башка сүзләр кулланып аңлатыгыз.

3.Сабак, пот, ял сүзләренең омоним булуын исбатлагыз.

4. Былтыр, кышын, матур, тирән, боз, тек, сат, ки, бас, тарт сүзләренең антонимнарын табыгыз.

5.Антонимнар кергән 5 сынамыш уйлап языгыз.

6 Җөмләләрдәге синонимнарны табып языгыз.

Ә карт белән карчык, улларын көтә алмыйча, бер – бер артлы гүр иясе булганнар. Соңыннан Башкортстанга күчеп, ул да шул ук үпкә авыруыннан вафат булды. Ә менә безнең яшьтәш кыз- Шәмәк якта бергә каз көтеп үскән Асылбикә - ата- аналарыннан берүзе калып, урамда, капка төпләрендә ятып ачтан үлгән. Колчак дигән бүре Себердә җанын бирде. Деникин дигәне Украина далаларында атының тоякларыннан әҗәл тапты.

7. Тесттан искергән сүзләрне табып алыгыз. Искергән сүзләргә билгеләмә бирегез.

Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә- гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым. Һәм шуны үземнән надан малайлар каршында тәкрарлап, алардан көлеп йөрер булдым.

8. Фразеологизмнарны русчага тәрҗемә итегез.

Май кап-

Винтлары какшаган-

Күләгәдә калу-

Кешене бөгә алмау-

Авыз күтәреп калу-

Трай тибү-

Мөгез чыгару-

9.Күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп языгыз.

Сәхнә йолдызы,көмеш су,урман йоклый, тимер мускул,кан тамыры,алтын көшел.

        Укучылар өчен әдәбият

1. Абдурахимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.8-11 класслар өчен - Казан, Мәгариф,2005

2.Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре.- К., 1999

3.Гәрәева Н. Г. Тел - белемнең ачкычы. Татар теле һәм сөйләм үстерү дәресләре. Казан, Мәгариф, 2005

4.Гыймадиева Н.С.Дәрестә һәм дәрестән соң. Казан, Яңалиф,2004

5.Максимов Н. В. Татар теленнән тестлар Казан, Мәгариф, 2002

6.Нигъмәтулов М.М. Югары һәм урта мәктәптә татар теле, Алабуга, 2004

7. Сафиуллина Ф. С. Ибраһимов Г. Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел Казан, Мәгариф, 1998

8. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Казан, Хәтер 1999

9. Сафиуллина Ф. С. Зәкиев М. З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, Мәгариф, 2002

10. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Күнегүләр. Казан, Мәгариф, 2002

11.Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле. Алабуга. 2002

12.Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына Казан, Яңалиф,2005

13. Хаков В.Х. Тел- тарих көзгесе Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2003

14.Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле Күнегүләр. Тестлар. Анализ үрнәкләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007

15.Юсупов Р. А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы Казан, Мәгариф,2003

Укытучылар өчен әдәбият

1. Абдурахимова Я. Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.8-11 класслар өчен - Казан, Мәгариф,2005

2.Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре.- К., 1999

3.Гәрәева Н. Г. Тел - белемнең ачкычы. Татар теле һәм сөйләм үстерү дәресләре. Казан, Мәгариф, 2005

4.Гыймадиева Н.С.Дәрестә һәм дәрестән соң. Казан, Яңалиф,2004

5.Максимов Н. В. Татар теленнән тестлар Казан, Мәгариф, 2002

6.Нигъмәтулов М.М. Югары һәм урта мәктәптә татар теле, Алабуга, 2004

7. Сафиуллина Ф. С. Ибраһимов Г. Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел Казан, Мәгариф, 1998

8. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Казан, Хәтер 1999

9. Сафиуллина Ф. С. Зәкиев М. З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, Мәгариф, 2002

10. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Күнегүләр. Казан, Мәгариф, 2002

11.Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле. Алабуга. 2002

12.Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына Казан, Яңалиф,2005

13. Хаков В.Х. Тел- тарих көзгесе Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2003

14.Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле Күнегүләр. Тестлар. Анализ үрнәкләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007

15.Юсупов Р. А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы Казан, Мәгариф,2003.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөйләм культурасы

9 нчы сыйныф татар теленнән кирәкле дәрес конспекты...

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау.

"Лексикология һәм сөйләм культурасын кабатлау" темасы буенча 5 сыйныфка ачык дәрес эшкәртмәсе....

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау. Презентация.

"Лексикология  һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау" темасына презентация....

Электив курс "Стилистика һәм сөйләм культурасы"

Электив курс 9 нчы сыйныфлар өчен.  Курсның төп максаты: укучыларны туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрә белергә, аның белән горурлана белергә өйрәтү....

"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы

Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телн...

Сөйләм культурасы

5 нче сыйныфта уздырылган дәрес планы...

"Сөйләм культурасы.Текст редакцияләү" 9 нчы сыйныф, татар теле

"Сөйләм культурасы.Текст редакцияләү" 9 нчы сыйныф, татар теле...