• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Р.З Хәйдәрованың 9 нчы сыйныф "Күңелле татар теле" дәреслегенә кергән текстлар буенча төзелгән кроссвордлар

Опубликовано Мурзина Гульнара Фаридовна вкл 18.02.2020 - 19:50
Мурзина Гульнара Фаридовна
Автор: 
Закиров Ринас

Р.З Хәйдәрованың 9 нчы сыйныф "Күңелле татар теле" дәреслегенә кергән текстлар буенча  төзелгән кроссвордлар дәресләрне җанлырак итәр, балаларда фәнгә кызыксыну уятыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл krossvordy_2.docx58.02 КБ

Предварительный просмотр:

Әгерҗе  муниципаль  бюджет белем  бирү  учреждениесе

1 нче гимназия

Проект темасы:

“Р.З. Хәйдәрованың 9 нчы сыйныф

“Күңелле татар теле” дәреслегенә кергән текстлар буенча төзелгән кроссвордлар”

        Эшне башкарды:  9 б сыйныфы укучысы Закиров Ринас

                                                                             Җитәкче:  туган  тел (татар)

укытучысы Г.Ф. Мурзина

Әгерҗе, 2020 нче  ел

Аңлатма язуы.

           Мин 9 нчы сыйныф укучысы. Минем алда Дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыру  бурычы тора. Аның аерылгысыз бер өлеше – проект эше. Проект эшен мин татар теленнән сайладым, чөнки бу минем туган телем. Минем максатым да үземнән соң укытучыларга дәресләрдә  файдалану өчен материал калдыру. Бу максатка ирешү өчен мин дәресләрдә тырышып эшләдем, текстларны тәрҗемә иттем, сүзлекләргә мөрәҗәгать  иттем, сораулар төзедем. Кроссвордларны башта дәфтәрдә төзедем. Җитәкчем төзәтмәләр керткәч,  Crossword Labs сайтына кереп эшне электрон вариантта башкардым.

         Мин төзегән кроссвордларны татар теле дәресләрендә таратма материал буларак  кулланырга тәгъдим итәм.        

        

 

“Харис Якупов” тексты буенча кроссворд

https://crosswordlabs.com/image/2622235.png?stroke_width=1&show_numbers=1&show_answers=0


 

Вертикаль буенча:

3.

Портрет һəм пейзаж остасының исеме

6.

Харис Якупов  кем ул?

7.

Харис Якуповның картинасының исеме

“   ...    алдыннан”

8.

Харис Якупов татар халык иҗаты əсəрлəренə нəрсə ясый?

10.

Харис Габдрахман улы Якупов 1919 нчы елны  кайда туа?

   

 

Горизонталь  буенча:

1.

Харис Якупов нәрсә остасы?

2.

Харис Якуповка зур хезмәтләре өчен нәрсә бирелә?

4.

Харис Якупов китап нәрсәсе өлкәсендә дә күп эшли?

5.

Ул 1940 нчы елда Казанда нәрсә тәмамлый?

9.

Мәктәптә укыганда ул рәсем ясарга өйрәнү өчен кая йөри?

 

“Һөнәр сайлау” темасы буенча кроссворд

https://crosswordlabs.com/image/2629439.png?stroke_width=1&show_numbers=1&show_answers=0


 

Вертикаль буенча:

3.

Игеннәрне үстерә.

5.

Мәктәптә балаларны укыта.

7.

Төрле телләрдә сөйләшә, аларны яхшы белә.

9.

Елгада, диңгездә балык  тота.

10.

Заводта эшли.

   

 

Горизонталь  буенча:

1.

Нефть чыгара.

2.

Ресторанда эшли һәм тәмле ашлар пешерә.

4.

Бакчаларда җиләк- җимешне үстерә.

6.

Балалар бакчасында эшли һәм аларны  тәрбияли.

8.

Кибеттә ашамлыклар һәм киемнәр сата.

“Александр Ключарёв”  тексты буенча кроссворд

https://crosswordlabs.com/image/2629459.png?stroke_width=1&show_numbers=1&show_answers=0


 

Вертикаль буенча:

4.

Татар музыка сәнгатендә күренекле шәхес, композитор.

6.

Опера һәм балет  ....   яза.

9.

Ключаревларның күршеләрендә кем исемле татар кешесе яши?

10.

Александр нинди училищеда эшли башлый?

   

 

Горизонталь  буенча:

1.

Александр кайда консерваториядә укый?

2.

Ул татар студентлары белән аралаша һәм алар белән кая йөри?

3.

Гитара, гармун нинди кораллар?

5.

Ключаревның әнисенең исеме.

7.

Ключаревның  әтисенең исеме

8.

Ничә яшендә инде ул ишеткән көйләрен гармунда чыгара башлый?

“Татар театрлары” тексты буенча кроссворд

 

https://crosswordlabs.com/image/2629467.png?stroke_width=1&show_numbers=1&show_answers=0


 

Вертикаль буенча:

1.

Татар дәүләт курчак театры атамасы

3.

Казан рус зур академия драма театры кем исемен йөртә?

7.

Казанда ничә профессиональ театр эшли?

8.

Татар дәүләт академия театры баш режиссёрының исеме.

9.

Бүген татар дәүләт академия театрының баш режиссерының фамилиясе.

   

 

Горизонталь  буенча:

2.

Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә?

3.

Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры кем исемен йөртә?

4.

Марсель Сәлимҗановны татарның кеме дип йөртәләр?

5.

Татар дәүләт драма һәм комедия театры кем исемен йөртә?

6.

Мәдәни үзәк булган шәһәр.

“Татарстан” тексты буенча кроссворд

https://crosswordlabs.com/image/2630287.png?stroke_width=1&show_numbers=1&show_answers=0


 

Вертикаль буенча:

1.

ТР гимны музыкасы авторының исеме.

4.

ТРның  ... 68 мең квадрат километр.

6.

ТР гимны сүзләренең авторының исеме

7.

Дәүләт символы.

   

 

Горизонталь  буенча:

2.

ТР флагында ничә төс?

3.

Күпмилләтле  республика

5.

Татарстан Республикасында дәүләт теле


   

“Сәнгать дөньясында”тексты буенча кроссворд

https://crosswordlabs.com/image/2631269.png?stroke_width=1&show_numbers=1&show_answers=0


 

Вертикаль буенча:

2.

Татар сынлы сәнгатенә нигез салучының исеме

3.

Портрет, пейзаж остасының фамилиясе.

6.

1930 нчы елда язылган икенче опера исеме

7.

Татар балетының  беренче авторы

8.

Беренче  кыллы оркестр төзәген татар музыканты

9.

Татарстан дәүләт гимны музыкасы  авторы

   

 

Горизонталь  буенча:

1.

Беренче татар операсы

4.

Татар халкының яраткан җырчысы Ганиеваның исеме

5.

Татар милли балетына нигез салучы

“Якташыбыз София Гобәйдуллина” тексты буенча кроссворд

https://crosswordlabs.com/image/2631273.png?stroke_width=1&show_numbers=1&show_answers=0


 

Вертикаль буенча:

2.

70 нче елларга София Гобәйдулина нинди музыка остасы булып таныла?

5.

Россиядән  Швеция Короле сәнгать акадамиясе әгьзасы булган кеше фамилиясе

6.

Композитор София Гобәйдулина кайда яши?

   

 

Горизонталь  буенча:

1.

София Гобәйдуллина кайда тамашачыларны таң калдыра?

3.

София Гобәйдулина ул кем?

4.

София Гобәйдулина нинди оркестр өчен әсәрләр иҗат итә?

7.

София Гобәйдулина музыка иҗат иткән мультфильм

 

“Сәнгать кешеләре” тексты буенча кроссворд

https://crosswordlabs.com/image/2642089.png?stroke_width=1&show_numbers=1&show_answers=0


 

Вертикаль буенча:

2.

Татар музыка сәнгатенә нигез салучы

композиторның  исеме

4.

Композитор Рөстәм фамилиясе

6.

Татар халык музыкасы җырлый

8.

Илһам Шакиров кем?

   

 

Горизонталь буенча:

1.

Артист Вера фамилиясе

3.

Илдар Зарипов кем?

5.

Луиза Батыр-Болгари кем?

7.

Нәҗибә Ихсанова кем?


Поделиться:

Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский

Весёлые польки для детей

Сказка на ночь про Снеговика

Сила слова

Акварель + трафарет = ?