Саннар… Алар безнең тирә-ягыбызда. Саннар дөньясы бик кызыклы. Саннар арасында мине иң кызыксындырганы - 7 саны булды. Мин әлеге сан турында кызыксынып, интернет челтәрендә эзләнә, укый башладым. Үзем белгәннәремне башкалар белән уртаклашырга булдым.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 167.74 КБ |
Муниципаль бюджет мәгариф учреждениясе-
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Тема: “7 саны серлеме ?”
Эшне башкарды:
7 сыйныф укучысы
Ситдикова Камилә
Фәнни җитәкчесе:
Тимербаева Флера Рахимзяновна
1 категорияле
математика укытучысы
Баландыш, 2020
Кереш өлеш.
Минем фәнни-эзләнү эшенең темасы: “7 саны серлеме?”.
Мин бу санның серләренә төшенү өчен әдәби әсәрләр, интернет сайтларын өйрәндем. Бу теманы сайлавымның сәбәпләре: бу сорау мине кызыксындыра, ул күп өйрәнелмәгән. Минем туган елым да 7 санына бәйле (2007 ел) . Шунлыктан мин 7 санының серләренә ныклабрак төшенергә уйладым.
Төрле әдәби чыганакларны өйрәнү нәтиҗәсендә, мин барлык саннарның да ниндидер үзлекләре, әһәмиятләре барлыгын белдем , аның серләренә төшенергә тырыштым. Әлеге сан кергән әдәби әсәрләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, әкиятләр белән таныштым.
Максатым:
Бурычлар:
Максатка ирешү юллары:
Эзләнү алымнары:
Минем эшем укучыларга, укытучыларга, дәрес вакытында өстәмә материал буларак кулланырга файдалы булыр дип уйлыйм.
Мин эзләнүләр вакытында бик күп яңалыклар белдем.
Телдә җиде саны бик киң таралган: җиде буын, җиде йолдыз, җиде гомер. Ни өчен җиде соң, ә биш, сигез, тугыз түгел? Бу сорауга җавап бирүдә безгә элек-электән килгән бер риваять булышыр.
Борынгы заманнардан ук кешеләр саннарның сере бар дип уйлаганнар: кайсы саннар уңыш, бәхет китерә, кайсы – киресенчә. Саннар турындагы фән үскән саен алар турындагы ырымнар да арта барган. Борынгы көнчыгышта бигрәк тә 7 санына әһәмият биргәннәр.
Берничә мең еллар элек Тигр һәм Ефрат елгалары арасында яшәгән халыклар 7 санын бөтен яшәеш тамгасы белән билгеләннәр. Хәзерге вакытта да 7 санына игътибар бирәләр.
7 саны
Математикада.
Гади саннар арасында ул 4 нче урында тора
7 гади сан: аның 2 генә бүлүчесе бар. (1,7)
Математикада 7 саны кулланылган мәсьәләләрне еш очратырга була. Мондый мәсьәләләрне Ахмес папирусларында, Фибаноччи һәм борынгы рус мәсьәләләре арасында очратырга мөмкин. Эшемдә мин аларның берничәсен карап киттем.
Җавап:
Тулы мичкә | Яртылаш тулы мичкә | Буш мичкә | |
Беренче малай | 2 | 3 | 2 |
Икенче малай | 2 | 3 | 2 |
Өченче малай | 3 | 1 | 3 |
Җавап: Балыкчыларның ничә көннән соң күл буенда очрашканнарын белү өчен ИКУК табарга кирәк. ИКУК(1,2,3,4,5,6,7)= 420
Медицинада.
7×2=14- яшүсмер чоры
7×3=21- үсмер
7×4=28- яшьлек
7×5=35- өлгергәнлек
Географиядә һәм астрономиядә
|
|
|
|
|
|
|
Бөек кытай стенасы | Колизей | Чичен- Ица пирамидасы | Мачу-Пикчу | Петра | Рио-де-Жанейродагы Христос статуясы | Тадж-Махал |
Әдәбиятта.
Мәкальләр: Җиде кат үлчә, бер кат кис;
Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.
Атлының юлы бер булса, җәяүленең сукмагы – җиде һ.б.
Табышмаклар: Җир астында җирән ат,
Аның тиресе җиде кат,
Суярсың да, тунарсың,
Тунаганда еларсың. (Суган.)
Бер бүкәндә 7 тишек (Баш.)
Диндә
Хәзерге көндә дөньяда 7 төп дин бар: ислам, католик, христиан, будда, иудаизм, индуизм, конфуцийчылык.
Ислам динендә 7 саны – изге сан. Һәр дингә ышанучы мөселман үз гомерендә бер генә тапкыр булса да Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗга барырга һәм анда изге Кааб ташын 7 тапкыр әйләнергә, изге Зәмзәм суын эчәргә, ас-Сафа һәм әл-Мәрвә таулары арасыннан 7 тапкыр үтәргә тиеш.
Алла дөньяны 7 көн эчендә яраткан. Дөнья яралу белән бәйле. Беренче көнне ул яктылык белән караңгылыкны аерган. Яктылыкны көн дип, ә караңгылыкны төн дип атаган. Икенче көнне өс белән асны аерган. Өстә күк сулары, аста җир сулары. Өченче көнне ул җирдәге барлык суларны бергә җыйган. Шулай итеп океан барлыкка килгән һәм су астыннан коры җир калкып чыккан. Дүртенче көнне ул ике яктырткыч тудырган: берсе көндез яктыртсын дип, икенчесе төнлә: кояш белән ай. Бишенче көнне балыклар һәм башка җир-су хайваннарын һәм кошларны тудырган. Алтынчы көнне кешеләр барлыкка килгән. Җиденче көнне исә Алла ял иткән һәм аны мәңгегә бәйрәм итеп куйган.
Җәһәннәмнең җиде капкасы, җиде җәннәт ишеген ачу, 7 оҗмах, 7 төрле хәер, 7 буын бабаңны белү, 7 кат җир асты, 7 кат җир өсте кебек әйтелмәләр дә безгә таныш.
Төрки халыкларның зур бәйрәме- Нәүрүз бәйрәме көнне, буй-буй итеп, җиде җиргә җиде төрле кыяклы үсемлек утыртканнар. Аларның ничек үсүен карап, булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр. Ни өчен җиде төрле үсемлек? Җиде саны, дөресерәге; "җиде" сүзе эчендә, көнчыгыш халыклары аңлавынча, серлелек, тылсым яшеренгән. Һәм менә әле хәзергә кадәр Нәүрүз бәйрәме көннәрендә ризык әзерләүнең аерым бер йоласына зур игътибар бирелә. Өстәлдә ашамлыкның җиде төре булу мәҗбүри. Бу ризыкларның исеме "с" хәрефенә башланырга тиеш.
Башка диннәрдә дә 7 саны –изге санала.
Күп кенә халыкларда гаиләдәге җиденче малай киләчәктә могҗизалар тудыручы булачак дигән ышану булган.
Атнаның җиденче көнен ял көне буларак билгеләү христиан һәм мөселманнар арасында күптән булган, ә официаль рәвештә рим императоры Константин тарафыннан б.э.к 321 елда расланган.
Музыкада да 7 саны үз урынын алган. Без 7 төп нота — до, ре, ми, фа, соль, ля, си бар икәнен беләбез.
7 баскычтан торган музыкаль интервал— септима
Татар халкы яратып җырлый торган “Җидегән чишмә”, “Җиде күпер”, “Җиде буын җылысы”, “Җиде юл чатында”, “Җидегән йолдыз” һ.б җырлар да музыкада 7 санының зур урын алып торуын күрсәтә.
Уенда.
Бу санның аерым үзенчәлеге турында борынгы Кытай уены “Танграм” күрсәтә. Квадрат билгеле бер рәвештә 7 өлешкә бүленә һәм бу кисәкләрдән төрле фигуралар төзелә. Бу уен вакытында танграмның һәр 7 кисәге дә кулланылырга тиеш. Әлеге уенның мавыктыргыч булуы шуннан күрен, хәрби җиңелүдән соң француз императоры Напалеон Изге Елена утравына сөрелә һәм анда сәгатьләр буе танграмның кисәкләреннән фигуралар тезеп утыра торган була. Әлеге рәсемдә квадратның бүленеше һәм аннан ясалган фигуралар күрсәтелгән.

Планетадагы барлык халыкларда да диярлек 7 саны турында бер үк фикер яшәп килә- 7 саны серле сан. Ни өчен соң? Бу сорауга АКШ галимнәре җавап бирергә тырышып караганнар.
Калифорния Институты эзләнүчеләре үзләренең өйрәнүләре вакытында 7 санының серлелеге кешенең баш миенә бәйле дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Экспертлар фикере буенча җиделе баш миенең “оператив хәтере” өчен максималь күләм булып тора, шунлыктан 7 символдан торган язма кешенең хәтерендә тизрәк кала. Бу күбрәк 7 цифрдан торган телефон номерларына кагыла.
Җиде санының серлелеге турындагы фикерләрнең дөреслеген үзең дә тикшереп карарга була. Моның өчен иптәшеңә ун сүз язарга һәм яңадан аларны хәтердән әйтеп чыгарга тәкъдим итәргә кирәк. Специалистлар 90% кеше тиз арада 10 сүзнең 7 сен яттан әйтеп бирәчәк дип раслый.
7 саны астында туучы атаклы шәхесләр исемлеген барлагач та, 7 нең гади сан түгеллегенә ышана бардым. Менә алар: Чарльз Диккенс, Оскар Уальд, Бред Гарт, Ньютон, Пикассо, Чайковский П.И., Носов Н.Н., Лобачевский Н.И., Вавилов Н.И., Айвазовский И. К., Плющенко Е.И., Никулин Ю.В., Миронов А.А. Төрле өлкәләрдә хезмәт куйган бу шәхесләргә сокланмый мөмкинме соң !
Күпләр бу санны чынлап та могҗизалы дип уйлый, уңыш, бәхет китерә, ди. Бу санга кемнең ничек каравын белер өчен, мин дусларым, классташларым, туганнарым һәм танышларым арасында сорашу үткәрдем. 7 саны - бәхетле санмы? дигән сорауга 21 кеше – әйе, 18 кеше – юк дип, җавап бирделәр. Димәк, күпләр җиде санын бәхетле, уңышлы, гаҗәеп могҗизалы дип уйлыйлар.
Йомгак
Саннар… Алар безнең тирә-ягыбызда. Саннар дөньясы бик кызыклы. Әлеге эш белән шөгыльләнгән вакытта мин үзем өчен бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүматлар таптым. 7 саны белән якыннанрак таныштым, аның кешелек дөньясындагы урынын ачыграк күрдем. Ләкин әле аның турында барысын да белеп бетерү өчен бик күп укырга, эзләнергә кирәк дип уйлыйм. Тикшеренүләр азагында шундый нәтиҗәгә килдем: саннарның яхшысы яисә яманы юк.
Без саннар белән адым саен бәрелешәбез, алар белән янәшә атлыйбыз, алардан башка яшәүне күз алдына да китермибез. Ләкин язмышыбызны саннарга гына таянып төзергә ярамый, һәркемнең үз бәхете, уңышы, киләчәге үз кулында. Тик бик күп тырышырга, куелган максатларга ирешергә кирәк. Шул вакытта бар саннар да уңыш, бәхет китерер.
Кулланылган әдәбият:

Весёлая кукушка

Стеклянный Человечек

«Течет река Волга»

Как Снегурочке раскатать тесто?

Цветущая сакура