• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Кечкенә авылымның зур тарихы

Опубликовано Камалова Миләүшә Наил кызы вкл 12.01.2022 - 15:33
Камалова Миләүшә Наил кызы
Автор: 
Локманова Камилә Рамил кызы.

Галим, тарихчы Миркасыйм Госманов хезмәтләренә  нигезләнеп, Меңнәр авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә, халыктан язып алынган мәгълүматләргә таянып,  Меңнәр авылы тарихын яктырту. Югала барган тарихи мәгълүматләрне яңарту, авыл тарихын өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kechken_avylymnyn_zur_tarihy.docx256.8 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе

Кечкенә авылымның зур тарихы

(Риваятьләр ни сөйли?)

Фәнни-гамәли-эзләнү эше

Башкарды:

 9 сыйныф укучысы

Локманова Камилә Рамил кызы.

Җитәкчесе:

 1 категорияле тарих укытучысы

Камалова Миләүшә Наил кызы.

2020 ел.

Эчтәлек.

I .Кереш.  ..................................................................................................................

II.Төп өлеш...............................................................................................................

     1. Авылым турында риваять..............................................................................

2. Атамалары.......................................................................................................

III . Йомгаклау.  .......................................................................................................

IV.Кулланылган әдәбият исемлеге.........................................................................

I.Кереш.

                                      Татар халкы бик күп халык-

лардан язуга, белемгә, гыйлемгә 

мөкиббән киткән халык буларак

                              аерыла. 

Миркасыйм Госманов

Һәр кеше өчен үзенең туган ягы кадерле. Миңа да шулай.  Туган авылым Меңнәрдән дә матуррак, кадерлерәк җир юк шикелле тоела.  Җир йөзендәге башка кешеләр өчен дә иң газиз урын – ул туган як.  Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә, табигатен сакларга, кешеләре белән горурланырга тиеш. 

Мин бу эшемнең эпиграфы итеп, болай гына Миркасыйм Госманов сүзләрен алмадым, чөнки Ерак Кытайда туган татар егетен, татар каны, татар рухы,  бабаларының туган җиренә кайтара.

«Тарихи ватанга кайтуымны (әйе, килү түгел, ә кайтуны!) уңай бәяләүчеләр, ихлас хуплаучылар, кирәк чакта ярдәм кулын да сузучылар күбрәк булды дип әйтә алам, һичшиксез, күбрәк… » – дип яза Миркасыйм ага үзе.

Кулъязмалар, төрле телләрдә язылган халык авыз иҗаты, кыйммәтле ядкарьләр эзеннән сәяхәт итә.

Мин дә Миркасыйм Госманов хезмәтләренә  ияреп,   туган   авылымнын  тарихын өйрәнергә булдым. Авылым тарихына бәйле бик куп риваятьләр мәгълүм.

Риваять ( гарәпчәдән хәбәр, хикәят) — халык  фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.

Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгәннәр. Алар телдән-телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булганнар.

Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.

Максат:  галим, тарихчы Миркасыйм Госманов хезмәтләрен өйрәнү, Меңнәр авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә, халыктан язып алынган мәгълүматләргә таянып,  Меңнәр авылы тарихын яктырту. Югала барган тарихи мәгълүматләрне яңарту, авылым тарихын өйрәнү.

          Бурычлары:  авыл тарихы  турында мәгълүмат җыю,туплау  һәм аны билгеле бер тәртипкә салу, бабаларымның үткәнен барлау, сораштыру, анализлау.

          Актуальлеге: һәр  кеше үз   туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш дип уйлыйм.  Авыл тарихын традицияләрен, гореф - гадәтләрен, йолаларын, әдәп - әхлагын, шөгыль -кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Ул үткәннәрне барлап, киләчәк буынга зур байлык калдыру. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы - кызы булып җитлегә ала,  милли аң  формалаша.

II.Төп өлеш. 

“Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп.

Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп агучы чишмәләр, балыклы күлләр, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек бирә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та , нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, бу гүзәллекне берни дә алыштыра алмый. Туган авыл, аның табигате, йолалары, кешеләре йөрәккә якын. Бу гүзәл мизгелләр кешене гомер буена озата бара. Шул гүзәл мизгелләр тарих белән тоташып кеше гомеренең мәңге югалмас, онытылмас мирас булуын исбатлый”- дип яза Миркасыйм Госманов. Бу татар зыялысының халкын зурлап, аның тарихын барлап язылган хезмәтләрен уку безне дә туган авылыбыз тарихын өйрәнергә өндәде.

 Меңнәр авылының килеп чыгышына кагылышлы материаллар юк диярлек, ә бу үз чиратында авылның бик борынгы булуын тасвирлый. Зур яшьтәге әби-бабайлар белән очрашкач, алар буыннан-буынга күчеп килгән риваятьләрне мәгълүм иттеләр. Шуларның берсе авылның килеп чыгышы, атамасы турында: авылыбыз хакында төрле риваятьләр йөри , төгәл генә аның кайчан барлыкка килгәнен белүче дә юк.  Имеш, Сөн елгасының бу ягында, Кыпчак авылы каршысына   Әгерҗе районының Торна авылыннан бертуган Айтуган һәм Җантуган гаиләләре килеп урнаша. Аларны Нугай Урдасы татарлары булган дип тә сөйлиләр. Авылларына “Йөзәр” исеме кушалар. Әллә урыны яхшы булмаган, әллә балаларының  гомерләре кыска булган, гаиләләре ишәеп, мантып китә алмаганнар.   Тормышлары бик авыр булган. Шуннан соң алар, икенче урынга, тау итәгенә күчеп китеп яши башлыйлар.Ул тауны Мең тавы, ә инде авылны имештер гаиләләре ишәйсен, туганнары күп булсын  өчен Меңнәр дип атаганнар. Мең тавы җиләк –җимешле, ә елга - күлләре балыклы, урманы киек –җанварга бай булган.Шулай ныгып, күбәеп яшәп киткәннәр алар.

         Авылны нигезләүчеләр Мең кабиләсе ярчыклары булгандыр дигән фаразлар да бар. Ул вакытта һәр кабиләнең үз атамасы булган бит.

Авылның аръягында Сөн елгасы буенда “Хан тавы” дип атала торган урын бар.Борынгы риваятьләргә караганда монда үзсүзле,  курку белмәс хан һәм аның биләмәләре булган. Ул үзенә һөҗүм итүчеләргә  тау башыннан   зур гаскәре белән каршы торган. Ләкин хан җиңелүләргә дучар була, аның үзен, гаиләсен  һәм  сугышчыларын тау итәгенә күмәләр. Менә шуның өчен дә бу калкулык “Хан тавы” исемен йөртә.  Моны биек курганнар итеп күмелгән каберлекләр раслый. Ул вакытта дәрәҗәле кешеләрне курганнар ясап күмгәннәр. Археологларның   тикшеренүләреннән  күренгәнчә, монда   бронза - тимер дәверендә яшәгән угро-фин халыкларының көн иткәнлеге ачыклана. Авыл зур ныгытмалар белән уратып алынган кечкенә шәһәрчекне хәтерләткән. Казу эшләре вакытында шушы халыкларның гореф-гадәтләрен чагылдырган алтын, көмеш, тимердән бизәнү әйберләре, сугыш коралларының калдыклары, конкүреш кирәк-яраклары, савыт-сабалар  табылган. Соңгы юлга озатканда, туганнары үлгән кешегә иң яхшы киемнәрен кидергәннәр, барлык бизәнү әйберләрен такканнар. Аларның киемнәре бронза тәңкәләр белән бизәлгән булган. Бу урын безнең авыл тарихы белән ни дәрәҗәдә бәйледер, анысы безгә табышмак.

Җәйге эссе көннәрдә авыл халкы өчен Төркия-Сочи курортларын алыштыручы бик матур урын бар, халык телендә “Убыр күле” дип атала. Исеме бик шомлы булса да, тарихы бик кызыклы: авылда бер бай яшәгән. Аның җирләре дә, маллары да, сандык - сандык алтын-көмеше дә, хезмәтчеләре дә булган.  Ә шул тирәдә яшәгән  кешеләр  аның байлыгыннан көнләшкәннәр, төрле бәла -каза салганнар: сарайларын яндырганнар, икмәген талаганнар. Беркөнне алар җыелып: “Бу байны авылдан кумасак, безгә рәхәт күрсәтмәс...”,- дип сөйләшкәннәр. Көннең кичкә авышканын көткәннәр дә йортына ут төрткәннәр. Бай сандыгы белән алтын, көмешләрен арбасына төягән дә, хатынын, балаларын утыртып, авылдан чыгып качкан. Атлы кешеләр артларыннан бик озак куганнар.

Бер күл буеннан үтеп барганда, арба тәгәрмәче бик каты нәрсәгә бәрелеп, ат арбасы белән суга төшеп киткән. Төпсез күл байның бар булганын үзенә алган. Бу хәлне күреп торганнар: “Байның байлыгын Убыр йотты”,- дип сөйләгәннәр. Күл төбеннән байлык эзләп, суга батучылар да бик күп булган. Шуннан бирле халык та күлне “Убыр күле” дип йөртә башлаган.

Һәр авылның үз атамалары, алар кеше исеме, ниндидер вакыйгаларга бәйләп кушылган. Шундый атамаларнын берничәсен тәкъдим итәм: Сөн аръягындагы  биек  тау түбәсенә тәре формасындагы  озын багана утыртканнар.  Бу багана кечкенә самолетларга маяк булып хезмәт иткән. Халык баганаларның ни өчен утыртылуын аңламаган. Урыс тәресе дип уйлап, ул урыннан куркып,  әйләнеп үтә торган булганнар. Шуннан бирле тауны “Тәре тавы” дип атап йөртәләр.

 

Элекке заманнарда бүреләр бик куп булган, хәтта кешеләргә дә һөҗүм итә торган булганнар. Урман читендә “Айгыр ялы” дип атала торган бик матур урын бар. Сугыш чорында шушы урында бер айгырны бүреләр ашаган, ялы гына калган, атама әнә шуннан килеп чыккан.

Әхмәтвәли исемле кеше, кыш көне урманга утынга барган җиреннән югала. Язга таба аны көрт астыннан үлгән килеш эзләп табалар. Бу урын “Әхмәтвәли аланы” дип атала башлаган. Хәзер анда халык җиләккә йөри.

Урманга җиләк-җимеш җыярга, утын әзерләргә баручылар, юлчылар урман уртасында ургылып ятучы Өянкеле чишмәнең  саф суын эчеп, сусауларын баса торган булганнар.

Башта аны  урман эченнән Якуб исемле кеше табып чистаркан, шуңа “Якуб чишмәсе”  дип атап йөрткәннәр. Чишмә урман эчендә булганга кешеләргә аны табуы авыр булган. Зур өянке төбеннән чыгып агып яткан чишмәне, халык  “Өянкеле чишмә” дип атый башлый. Хәзер инде ул чишмә элекке кебек үк ургылып акмый. Киек җәнлекләргә дә сусауны басу урыны булып тора.

Бу күл суы чиста, саф, ачык һәм якты булганга “Якты күл” дип атала. Ак һәм сары төнбоеклар белән капланган күл өсте көндезләрен үзенең искиткеч матурлыгы белән таң калдыра. Ай яктысында ялтырап яткан бу күл тирән түгел. Ул “Убыр күле”ннән суының җылы булуы белән дә аерылып тора.

Риваятьләр дә, атамалар да  бихисап, аларны өйрәнүне без әле дәвам итәрбез, чөнки үткәнен белмәгән халыкның, киләчәге юк бит.

“Гомумән, белемгә омтылу, аңлы, белемле булу, татарда борынгы чордан килгән бер сыйфат  ул. Кайда гына барса да пөхтәлеген, гореф-гадәтен  җуймаган,  ә тарихны өйрәнү,  ул чыннан да белемгә омтылуның югары дәрәҗәсе.” -дип яза галим. Әйе, чыннан да нинди авыр чорларда яшәсә дә, халкым үз тарихын мирас итеп калдырырга тырышкан, без аны эзләп, табып киләчәк буынга җиткерергә тиешбез.

“Һәр чорның, һәр цивилизация-мәдәниятнең, һәр халыкның, шуларның вәкилләре булган һәрбер кешенең дә дөньяга, тормышка мөнәсәбәтен, аның әхлакый йөзен, рухи сыйфатын, омтылышларын, ниһаять, мөмкинлекләрен чагылдырып, шуларның барысын да матди рәвештә гәүдәләндерә торган бер хикмәтле урын бар. Ул — зират, каберлек. Хәтта аерым кабер. Без яннарыннан, гадәттә, бераз шомланып, мөмкин кадәр сөйләшмичәрәк узып китә торган урын. Яисә, капкасыннан керүгә уйга батып, хатирәләргә бирелеп йөри торган серле җир. Шомланып кына шулай сүзсез йөрүләрдә, истәлекләргә бирелеп уйлануларда билгесезлек,  серлелек белән гадәтилек һәм изгелек тә бергә үрелгән. Гаҗәеп дәрәҗәдә тылсым белән өретелгән телсезлек, хәбәрсезлек дөньясы бу,”- дип яза Миркасыйм Госманов.

        Бар, бездә дә бар андый урын. Өйрәнелмәгән дөнья, өйрәнелмәгән тарих. Зиратта гарәп хәрефләре белән язылган, һәм ике төрле мөһер ясалган менә шундый кабер ташы табып алдылар(кушымта: 1нче рәсем). Мондый ташлар тарихка ачыклык кертүдә ярдәм итәрләр дигән уебыз бар,чөнки кабер ташы язуларының тарихи документ буларак зур әһәмияткә ия булуы турында искәртә галим.

“Зиратларның иң характерлы, тарихилык ягыннан иң кыйммәтле истәлекләре, әлбәттә, язулы кабер ташлары. Төрле чорда, төрле җирләрдә алар төрлечә башкарылган. Тыштан караганда бертөслерәк язмалардан торган эпитафик текстлары да, әгәр игътибар беләнрәк укысаң, уникаль кыйммәткә ия.”-ди Миркасыйм Госманов.

III. Йомгаклау.

Халкыбызның ничә мең еллар буе җыелып килә һәм ата-бабаларыбыздан васыять итеп калдырыла торган, изге саналырга тиешле рухи һәм материаль мирасы була. Ул мирас - үзенчәлекле йола-бәйрәмнәр, авыллар тарихы, риваятьләр һәм башкалар. Киләчәгебез өчен аларны белү бик әһәмиятле.

        Тарихыбызны бөртекләп җыябыз, шуңа да ул бик кадерле, газиз. Менә “Актаныш таңнары” газетасының 4 нче декабрь санын кулыма алдым. Йосыф Хуҗинның “Бездә нинди кабиләләр яши” исеме астындагы язмасы игътибарымны җәлеп итте. Монда безнең авыл исеме дә телгә алынган: “Типтәрләр – алар күченеп килгән катлам, араларында марилар, башка милләт кешеләре була. 37 авылда шундый катлау булган, араларында марилар да көн күргән (Аккүз, Иске Байсар), Иске Җияш, Кыркаентүбә, Меңнәр,” -дип язылган.

Безне чолгап алган мохит-безнең хәзергебез һәм үткәнебез тарихыбыз ул.  Нинди халыктан, кайсы кавемнән булуыбызны онытмыйк,   үз эшләребезне аларга мирас итеп калдырыйк.

Миркасыйм Госмановны татар халкының горурлыгы, тарихны дәвам итүче диләр. Без дә халкыбызның горурлыгы, аның тарихын дәвам итүчеләр булырга тырышабыз.

IV.Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Актанышым – ак илем. И.Хәлиуллин-Казан, “Идел-Пресс”.-2010 ел

2. “Актаныш таңнары” гәҗите. – 4 декабрь, 2020 ел.

3. Актаныш туган җирем. Ф.Моратов, Й.Хуҗин. - Казань. 2010 ел.

4. Каурый каләм эзеннән: археограф язмалары М.Госманов. Казан.

   -    1983 ел.

5. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан, 2001ел.

 

Кушымта

1 нче рәсем. Меңнәр авылы зиратында табылган гарәп язулы, ике торле мөһер сугылган кабер ташы.

C:\Users\User\Desktop\Screenshot_2020-12-06-19-47-58-91_68e74cc0265513bba3f4cf8e2c9891fe.jpg


Поделиться:

Кто чем богат, тот тем и делится!

Акварельные гвоздики

Валентин Берестов. Аист и соловей

Как нарисовать лимон акварелью

Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши