К Новому году мы приготовили оригинальный подарок.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 23.03 КБ | |
| 21.94 КБ |

А. Алиш иҗаты буенча үткәрелгән
уен – ярыш.
ЗУР ХӘРЕФЛӘР.
Арча районы Югары – Аты башлангыч мәктәбе
Мухаметгалиева Альбина Газинур кызы.
4нче класс.
4нче класс укучылары арасында үткәрелгән
“Зур хәрефләр” ярышы.
Балаларның яраткан язучысы Абдулла Алиш иҗатына
багышланган уен – ярыш.
Үткәрү максаты:
1.Укучыларның А.Алиш иҗаты турындагы белем һәм кү-
некмәләрен ныгыту, системага салу.
2.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү һәм үз
фикерләрен җиткерә алуларына ирешү.
3.Укучыларга әхлак, этик һәм эстетик тәрбия бирү.
Уен – ярыш барышы.
Әлеге ярышта 6 укучы катнаша. Һәр укучы турында кызыклырак итеп таныштырыла (иҗади портретлар укыла, слайдта кызыклы фотолар күрсәтелә).
Сораулар:
1.А.Алиш кайда туа? (Спас районы Көек авылында)
2.Әнисе Газизә ханым кем була? ( укымышлы, шигъри күңелле ханым шигырь һәм бәетләр язучы була).
3.Нәни Абдулла кайларда белем ала? (6-7 яшьләрдә башлангыч белемне әтисеннән ала, аннары Көек башлангыч мәктәбендә, күрше авыл мәдрәсәсендә укый, 7 еллык рус мәктәбен тәмамлый).
4.1941нче елның июль ае, А.Алиш фронтка алына. Ул анда нинди һөнәр үзләштерә? (радист һөнәре).
5.Фашистларга әсир булып төшкәч, А.Алиш Берлиндагы төрмәдә кемне очрата? (М.Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен). – Әйе, А.Алиш үзе кебек язучыларны, үзенең Ватандашларын очраткач, алар бергәләп фашистларга каршы яшерен оешмада эшли башлыйлар. Ләкин, кызганычка каршы, 1943нче елда яшерен оешма эше ачыла, көрәштәшләр кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителәләр.
6.А.Алиш кайчан, кайда, ничек вафат була? (Берлин төрмәсендә, 1944нче елның 25нче августында, 12 сәгать 12 минутта, фашистлар тарафыннан, башы киселеп үтерелә).
- Әйе, укучылар, менә безнең олы хөрмәткә ия булган кадерле язучыларыбызның язмышы бик аянычлы тәмамлана. Ләкин алар үзләреннән соңгы буынга, ягъни сезгә, безгә күпме байлык – кызыклы әкиятләр, мавыктыргыч шигырьләр калдырып киткәннәр. Нинди авыр көрәш юлында да һаман каләм тибрәтеп, бик күп әкиятләр язып калдырган А.Алишны безнең онытырга хакыбыз бармы? Юк, әлбәттә! Әйдәгез әле, үзебез-
нең кайсы әкиятләрне бик яхшы белүебезне күрсәтик әле!
Ә хәзер бирелгән шакмаклардан бер сүз төзергә тиешсез. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.
( ч у к м а р )
II сынау – хәзер сез “КА” хәрефеннән башланган сүзләр әйтергә тиеш буласыз. 1 минутка 15 сүз. Сез әйтәсе сүзләр исем сүз төркеменә генә карарга тиешләр, ягъни, кем? нәрсә? Сораула-
рына җавап бирергә тиешләр.
( сүзләр әйтешү).
III сынау – “Хаталарны тап!” дип атала. Сезгә хәзер татар теле фәнендә алган белемнәр ярдәмгә киләчәк. Һәр укучының алдындагы кәгазьдә әкиятләрдән өзекләр язылган. Һәрберегез-
нең язмасында берәр хата бар. Һәрберегез хатаны табып, дөрес кагыйдә сайларга тырышыгыз. Дөрес эшләсәгез, һәрберегез берәр шакмак алачак.
Биттәге язмалар:
“...Тагын өчөсе көтүдән бүлэнеп киткән булган. Күп үтмәгән, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәнләр, ләкин инде соң булган. Каршыларына бер соро бүре килеп чыккан. Алар бу яуыз дошман_ы күргәч, каушап калганнар.”
( Хаталар табыла, кагыйдәләр аңлатыла. Дөрес эшләгән укучы-
ларга хәрефле шакмаклар бирелә).
( ч ы п ч ы к ).
(“Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык “ әкиятеннән).
( кул, бил, мал, ял, ал, сал, тел, күл, бал, тал, ил, шәл).
IV сынау. Тамакларыгыз да ачып киткәндер. Хәзер тәлинкәләре-
гезгә салынган боткаларны кашыксыз гына ашарга кирәк була-
чак. Ә тәлинкәләр астына хәрефләр ябыштырылган. Тагын бер сүз килеп чыгачак. Нинди сүз булыр икән, ботканы ашап бетермичә белә алмаячакбыз.
( к и г ә в е н ).
рефе. Хәзер шушы зур хәрефләрдән бер сүз төзергә кирәк.
Н Е Ч К Ә Б И Л
(Иң күп сүз язган укучыны ачыклау.Бүләкләүләр, нәтиҗә ясау).
Кулланылган әдәбият:
Ярышта кулланылган әкиятләр:
Габдулла Тукай иҗатына
багышланган уен – ярыш
С О Р А У А Р Т Ы
С О Р А У.
Үткәрде : Мухаметгалиева Альбина Газинуровна.
Уенда 4әр укучыдан торган ике команда катнаша. Жюри сайлана, һәр тур бәяләнеп, нәтиҗә ясалып барыла.
I тур – Т А Н Ы Ш Т Ы Р У.
( Һәр команданың исеме, девизы әйтелә һәм һәр укучы үзе белән таныштыра).
Безнең исем: “Салават күпере” “Кояшкай”
Безнең девиз:
“Артта калмаска, “Кояшта күпме нурлар,
Икеле алмаска”. Шулкадәр безнең дуслар”.
Таныштыру. (һәр укучы турында кызыклырак итеп таныштырыла).
II тур – С О Р А У – Җ А В А П.
( Һәр командага сораулар бирелә,жюри дөрес җавапны бәяли)
1нче сорау: Г.Тукай кайчан, кайда туа?
( 1886 нчы елның 26нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа).
2нче сорау: Г.Тукайның әти – әнисе кем була?
( Әтисе – Мөхәммәтгариф – мулла, әнисе – Бибимәмдүдә.)
3нче сорау: Габдулланың әтисе Тукайга күпме вакытта үлә?
( 4 ай булганда ).
4 нче сорау: Әнисе Габдуллага күпме булганда үлә?
( 3 яшь тә 9 ай).
5 нче сорау: Габдулланың балачагы кайсы шәһәр – авылларда уза? ( Кушлавыч – Өчиле – Кырлай – Казан – Җаек (Уральск).
6 нчы сорау: Г.Тукай кайчан вафат була?
( 1913нче елның 15 нче апрелендә кичке 8 сәг. 15 минутта)
III тур – Т И З Җ А В А П.
( Капитаннар ярыша. “Әйе – юк “ дип кенә җавап бирәсе).
Физкульт. пауза.
IV тур – Й О Л Д Ы З С Ә Г А Т Е.
( Сорау бирелә, 4 төрле җавап тәкъдим ителә. Укучылар бер җавапны гына сайлап, сигнал карточкасы күтәрәләр).
1 нче сорау: 4 язучы портреты күрсәтелә. Ярышыбызның героен танып, сигнал карточкасы ярдәмендә күрсәтергә.
1.Һ.Такташ. 2.М.Җәлил. 3.А.Алиш. 4.Г.Тукай.
2 нче сорау: Берничә шагыйрьнең биографиясеннән берәр җөмлә укыйм, кайсысы Г. Тукайныкы?
1.”... Спас өязе Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк әдәбият укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга ярата.”
2.”... Оренбург губернасы Мостафа авылында Мостафа исемле крестьян гаиләсендә 6 нчы бала булып дөньяга килә.”
3.”... Богдашкино районы Зирекле Күл авылында укытучы гаиләсендә туа. Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укыта”.
4.”.... 1886 нчы елда Кушлавыч авылнда дөньяга килә. Сабый чактан ук ятим кала, кулдан – кулга күчеп, гомер итә”.
3 нче сорау: Бу өзек Г.Тукайның кайсы шигыреннән алынган?
“...Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.”
1.”Шагыйрь” 2.”Көзге җилләр”
3.”Буран” 4.”Сорыкортларга”
4 нче сорау: Г.Тукайның иң беренче эшләгән эше.
1.хәреф җыючы. 2.хәлфәлек.
3.мөхәррир. 4.сатучы.
5 нче сорау: Г.Тукайның автобиографик повесте исеме.
1.”Хәтирәләр” 2.”Исемдәгеләр”
3.”Г.Тукай”. 4.”Исемдә калганнар”.
6 нчы сорау: Г.Тукай иҗатына багышланган скульптуралар ясаган атаклы сынчы.
1.Харис Якупов. 2.Рада Нигъмәтуллина.
3.Бакый Урманче. 4.Нәҗип Җиһанов.
V тур – Т Е С Т Э Ш Л Ә Ү.
а) ат белән сыер; б) кәҗә белән сарык;
в) ишәк белән дуңгыз.
2.Күпмедер баргач, табып алды болар:
а) кыргый эт башы; б) кара мәче башы; в) бүре башы.
3. Ут янына якынрак барсалар, анда күрәләр:
а) атлар утлап йөри; б) бозаулар үлән ашый;
в) өч – дүрт бүре утыра; в) суда балыклар йөзә.
4.Торып әйтә шул арада өлкән бүре:
а) ашка салырга тоз беткән, мин барып килим, ди.
б) боткага май кирәк, мин май алып киләм, ди.
в) боткага су кирәк, ди.
5.Кәҗә әйтә:
а) капчыктагы бүре башы бит уналты;
б) капчыктагы бүре башы утызлап;
в) капчыктагы бүре башы нәкъ егерме;
г) капчыктагы бүре башы бит унике.
VI тур – КАПИТАННАР ЯРЫШЫ.
( Йомык, бәйләнгән күз белән плакаттагы алмагачка алмалар ясыйлар. 1 минут вакыт бирелә, кем күбрәк ясый.)
VII тур – С Ү З Т Ө З Ү.
( Сорыкортларга сүзеннән кайсы команда күбрәк сүз төзи).
Жюри чыгышы, җиңүче команданы ачыклау. Бүләкләүләр.

Астрономический календарь. Октябрь, 2018

Снегири и коты

Ласточка

Рисуем подснежники гуашью

Весёлая кукушка