• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Проект эше

Опубликовано Галиева Гөлшат Арслановна вкл 31.01.2014 - 13:11
Автор: 
9 а сыйныф укучылары. Җитәкчесе Галиева Г.А

Укучыларны иҗади эшләтү максатыннан эшләнде. Укучылар үзләре китапханәләрдә , интернетта эшлиләр. Вакытлы матбугаттан еш файдаланалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3._avtorskiy_proekt_uroka.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

                              Тема:Иярченле кушма җөмләләр (язучылар иҗатында ,      

                                         вакытлы матбугатта һәм халык авыз иҗатында  

                                         иярченле кушма җөмләләрдән торган мәкальләр            

                                         туплау).          

Проектта катнашучылар:

Яр Чаллы шәһәренең 55 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары.

Проектның нигезе: Татар теленнән һәм әдәбияттан гомуми белем бирү стандарты.Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 1-11  Казан.“Мәгариф”нәшрияты.2010

Предметы: татар теле

Классы: 9 А сыйныфы

Проектның максаты:

- укучыларны иярченле кушма җөмләләр һәм аларның  төзелеше ягыннан төрләре  белән таныштыру, рус теле белән чагыштыру;

- иярченле кушма җөмләләр турында белемнәрен ныгыту,  иҗади фикерләү    сәләтләрен үстерү;

- матур әдәбиятка, халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту,        мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, үзлекләреннән белем алуга әзерләү.

Проектның бурычлары:

- иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләрен аера белү;

- язучыларның әсәрләреннән, вакытлы матбугаттан файдалана белергә өйрәтү;

- телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Эш төре: әдәби китаплар, вакытлы матбугат, халык авыз иҗаты әсәрләре бәлән таныштыру, материал җыю, презентацияләр ясау, “Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары” дигән түгәрәккә йөрүләре.

Эш формалары: индивидуаль, төркемнәрдә, парлап эшләү.

Проектны тормышка ашыру:

1 этап.Иярченле кушма җөмләләрдән торган мәкальләр турында материал туплау.

2 этап.Уку өчен әдәби әсәрләр  сайлау, газета-журналлар, халык авыз иҗаты турында китаплар барлау.

3 этап.Презентацияләр ясау.

4 этап.Иҗади эш”Минем яраткан китабым” дигән темага хикәя язу.

Проектлау эшенең барышы.

1

Проект биремен эшләү.

Проект темасын тәкъдим итү, фикер алышу

2

Проект планын төзү.

Проект планы буенча фикер алышу

3

Иҗади төркемнәр оештыру.

Проектны эшләү өчен бергә эшли алучы укучыларны берләштерү.

4

Информация туплау.

Иярченле кушма кушма җөмләләрне эзләү өчен чыганаклар белән танышу.

5

Проектны эшләү

Язучыларның әсәрләреннән иярченле кушма җөмләләрдән торган мәкальләр  табу.Милли төбәк компонентын куллану.Яр Чаллы язучыларының әсәрләреннән дә файдалану.Вакытлы матбугат белән эшләү.Халык авыз иҗатыннан иркен файдалану.  Интернет аркылы материаллар эзләү. Презентацияләр ясау.“Тел_-рухи байлык” дигән темага газета чыгару. “Минем яраткан китабым” дигән темага хикәя язу.

Проектны эшләү.

6

Проектны яклауга әзерлек

Проектны яклау өчен кирәкле материаллар әзерләү. Консультацияләр үткәрү.Сыйныф китапханәсеннән китаплар тәкъдим итү. Сәләтле балалар белән эшчәнлек. Авыррак үзләштерүче укучыларга мөмкинлекләреннән чыгып эш бирү.

7

Проектны яклау

Проектны яклап чыгыш ясау.

Проектта катнашучылар: 9 сыйныф укучылар .

Проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле материаллар:

Компьютер, сканер, әдәби китаплар,газета-журналлар һ.б.

Проектны бәяләү:

Татар теле һәм әдәбияты буенча гомуми белем бирү стандартын исәпкә алып укучыларның эшләренә бәя бирелә.


Поделиться:

Дымковский петушок

В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?

Зимняя сказка

Марши для детей в классической музыке

Вокруг света за 80 дней