• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Крик души

Опубликовано Гильфанова Разина Нургаяновна вкл 11.12.2011 - 20:48
Автор: 
Гильфанов Фанзиль Алмазович

Фанзиль любит писать стихи. Стихотворения его уже опубликованы на газетах, журналах.  С этими стихотворениями он участвовал в конкурсе "Алтын калэм" и занял 2,3  места

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_berenche_ukytuchym.doc22.5 КБ
Microsoft Office document icon och_malay.doc21.5 КБ
Microsoft Office document icon tugan___tel.doc20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Беренче укытучым

          Минем беренче укытучым – Хәбибрахманова Әлфирә Мансур кызы .     Бүгенгедәй хәтеремдә, Әлфирә апа безне әниебездәй, якын күреп елмаеп каршы алды. Ягымлы сүзләр белән һәркайсыбызны урыннарга урнаштырып, мәктәп тормышы белән таныштырды. Унике бала ,егерме дүрт күз, авызларыбызны ачып,  аңа төкәлдек. Беренче сораулар, беренче җаваплар , беренче шатлыклар.... Әлфирә апа безне хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтте. Авыр минутларда юатучы, үзеңә үзең ышаныч уятучы да иде ул. Миңа язу күнекмәләре бик авырдан бирелде.” Менә инде хәзер булдырасың, бераз тырышырга гына кирәк”,-  дигән  укытучымның ягымлы сүзләре мине рухландырып җибәрә иде. Тел фәннәрен, аеруча математика фәнен мин бик яратып үзләштердем. Мөгаен, укытучымның  тырышлыгы миңа этәргеч булгандыр.

    Бераз шаяртырга уйласаң, ялкаулансаң, укытучы апайның кырыс һәм таләпчән тавышы безне шунда ук  урынга утырта иде.

    Беренче мәртәбә, каушый- каушый такта янына чыгып, җавап бирүләр, укытучыңның сиңа текәлгән күзләре , ул нәрсә әйтер икән дип  беренче куркулар, инде хәзер бар да артта калды. Әлфирә апабыз - бездә сәнгатькә мәхәббәт уятучы да ул. Ул безне җырларга, биергә, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтте. Туган  телебезгә, туган илебезгә ярату хисләре уятты. Аның сабыйларча  безнең һәр уңышыбызга шатлануы, җитезсезлекләребезгә көенүе, бар да күз алдында. Белем иленең ымсындыргыч  үрләренә алып менгәнең өчен рәхмәт сиңа, беренче  укытучыбыз.


Предварительный просмотр:

Өч малай

                                       Әниебез бик бәхетле:

Ул тудырган өч малай.

                                       Иң өлкәне үзең булу

Бик кызык түгел алай.

Фәнзил минем исемем

                                        Белмәгәннәр белегез.

                                        Абый булу җиңелме?

                                        Чамалагыз үзегез.

Энем Илмир бик шаян,

                                       Алганнар икән каян?

                                       Шик- шөбһәне тарата,

                                       Спортны бик ярата.

Вилназ энем кечкенә,

                                        Аңа әле өч кенә.

                                       Аны барыбыз сөябез,

                                       Нәниебез диябез.

Без өч малай - өч туган,

                                       Барыбыз да бик уңган.

                                       Өлкәннәргә юаныч,

                                       Китерик тик куаныч.

Гыйльфанов Фәнзил Алмаз улы, 2010нчы ел.


Предварительный просмотр:

Туган   тел.

Иң  матуры -  туган тел,

Башка  телдән  газиз  тел.

Туган телне  син  сатма,

Аны һәрвакыт сакла .

Сөйлә туган  телеңдә,

Җырла  туган  телеңдә.

Туган телдә аралашып,

Яшә туган илеңдә.

Туган телгә дошманнарны

Өйрәт аны сөяргә.

Тырышсыннар алар да

Туган телдә сөйләргә.

Шулай булганда , дуслар,

Туган телебез югалмас.

Телебезнең матурлыгы

Беркайчан да бозылмас.

Язды: 7нче сыйныф укучысы  Гыйльфанов Фәнзил Алмаз улы.


Поделиться:

Прекрасная арфа

Щелкунчик

Прыжок (быль). Л.Н.Толстой

Рисуем кактусы акварелью

Твёрдое - мягкое