Драма әсәрләре сәхнә өчен языла һәм сәхнәдә яши, шуңа күрә ул, урын һәм вакыт ягыннан чикләнгән булып, вакыйгаларның тыгызлыгын таләп итә. Үзебезнең эшебездә Н.Исәнбәтнең иҗатының драматургия өлкәседәге хезмәтен тикшерәбез һәм түбәндәге бурычлар куела:
1. Драма әсәрләренең әдәбият теориясендә бирелгән аңлатма белән танышу;
2. драма әсәрләренең үзенчәлекләрен билгеләү;
3. күренекле кешеләрнең Н.Исәнбәт турында әйткән фикерләрне туплау.
Н.Исәнбәтнең тууына 110 еллык юбилее уңаеннан бу теманы яктырту шактый уңышлы булыр дип саныйбыз.
Вложение | Размер |
---|---|
n.isnbt_.doc | 71 КБ |
n.isnbt_.ppt | 200 КБ |
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы
Татар Шураны урта гомуми белем бирү мәктәбе
НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ – ДРАМАТУРГ
Башкарды:11 сыйныф укучысы
Яковлев Валерий Михаил улы
Укытучы:
Шаева Венера Монахир кызы
Мөслим, 2010
КЕРЕШ
Драма грек телендә хәрәкәт дигән мәгънәне аңлата һәм башка төрләрдән чынбарлыкны күрсәтүе белән аерылып тора. Драма әсәренең нигезендә конфликт ята, ягъни ул тормыштагы каршылыкларга бай вакыйганы алып сурәтли. Конфликт белән катнашучыларны хәрәкәткә китерә, вакыйгаларны үз янына туплый, холык-фигыльләрен ача. Кеше драмада киеренлектә яши, шуңа күрә аның табигате дә бөтен тулылыгында хис-кичерешләр байлыгы, тирәнлеге күрсәтелә.
Драма әсәрләре сәхнә өчен языла һәм сәхнәдә яши, шуңа күрә ул, урын һәм вакыт ягыннан чикләнгән булып, вакыйгаларның тыгызлыгын таләп итә. Үзебезнең эшебездә Н.Исәнбәтнең иҗатының драматургия өлкәседәге хезмәтен тикшерәбез һәм түбәндәге бурычлар куела:
Н.Исәнбәтнең тууына 110 еллык юбилее уңаеннан бу теманы яктырту шактый уңышлы булыр дип саныйбыз.
Бу тема буенча теоретик мәгълүмат түбәндәге фәнни һәм әдәби чыганаклардан файдаланылды:
Тикшерү объекты – Н.Исәнбәтнең сәхнә өчен язган әсәрләре, тикшерү предметы – драма әсәрләрендәге үзенчәлекләр. Тикшерү объекты итеп алынганлыктан, Н.Исәнбәт турында кыскача мәгълүмат биреп китү урынлы булыр.
Һәр халыкның да үз каһарманнары бар. Ул каһарманнарның төп сыйфатларыннан зурысы, бурычларыннан берсе – Ходай Тәгалә биргән акылын һәм физик куәтен милләтенә багышлау, шул юлда фидакарьләрчә хезмәт итү. Әдәбият – сәнгатебездә дә, фән өлкәсендә дә ... Нәкый Исәнбәт - әнә шундый каһарман. Үзенчәлекле шәхес: милли сәхнәбездә үз мәктәбен булдырган драматург, кабатланмас талант иясе. Мулла Сираҗетдин улы Нәкый Исәнбәт Закиров (Нәкый Исәнбәт) XIX гасырның соңгы көннәрендә ( 1899 елның иске стиль белән 29 декабрендә) хәзерге Башкорстанның Салават районы, Малаяз авылында дөньяга килә. Авылларында башлангыч белемне ала, аннары Уфадагы “Хөсәния” , соңыннан Казандагы атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Соңыннан танылган шәхесләребез булып җитешкән Фәтхи Бурнаш, Бакый Урманчеларының шәрекътәше булган Нәкый дә алар кебек үк бик күп яшьли әдәбиятка һәм сәнгатькә тартыла. 1929 елдан Н.Исәнбәт Казанда яши, сәнгать техникумында, химия-технология институында, кооператив техникумда укыта. 30 нчы елларда көчәйгән алдынгы кешеләрне эзерлекләүләр җиле аны да бөтереп ала. Ул “Спартак” аяк киемнәре фабрикасында эшче була, аннары Казаннан ук китеп бара. 1940 елдан ул тулысынча иҗат эшенә бирелә.
Нәкый Исәнбәт үзе, аның иҗат биографиясе – эш һәм хезмәт турындагы шигырьләре тугрылык саклауның матур мисалы һәм үрнәге. Бүгенге көндә без аның бай һәм тармаклы-тармаклы иҗат мирасы. Куелган көчнең, түгелгән хезмәтнең күплелеге белән гаҗәпкә калдыра. Менә шул яшендәй-җилдәй үтә торган тәүлек эченә әдәип тау-тау хезмәтләр һәм әсәрләр язу өчен озын иҗат сәгатьләре сыйдыра алган. Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов әйтүенчә, “70 яшең туган көнеңне ничек уздырдың, Нәкый ага?” дип сораганга ул: “Мин бүген көнемне бәхетле иттем, 16 сәгать эшләдем”, - дип җавап биргән. Менә шундый хезмәт нәтиҗәсендә ул зур иҗади мирас калдырды, үзе дә 20 гасырда татарны татар иткән, дәрәҗәле иткән шәхесләрнең берсе булып танылды. Иҗатның күптармаклы булуы белән дә, сәнгатьчә казанышларга байлыгы ягыннан да, озак һәм нәтиҗәле яшәве белән дә Нәкый Исәнбәт татар язучылары арасында аерым бер урын били. Драматург, шагыйрь, балалар язучысы һәм либреттолар авторы, фольклорчы, тел галиме, археограф һәм этнограф буларак ул гаять бай мирас калдырды. Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә керткән мөһим өлеше өчен аңа Татарстанның халык язучысы дигән олы исем бирелә.
ТӨП ӨЛЕШ
НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ - ДРАМАТУРГ
Әйе, Нәкый Исәнәт – драматург, һәм ул халыкка иң әүвәл сәхнә әдәбияты остасы буларак та таныла. Унынчы елларда ук “Әмирхан хәзрәт” комедиясе белән сәхнә әдәбияты ягына башланган сукмак аны 20 нче һәм 30 елларда иҗатның олы юлына алып чыга. Ул әдәби иҗатка инкыйлаб чорына кадәр , мәдрәсәдә укыганда ук килә. Асылда сыйнфый көрәш идеологиясе шартларныда да Н.Исәнбәт күренекле сәхнә әсәрләре иҗат итә. Шул ук вакытта ул бу идеология шартларында да күренекле сәхнә әсәрләре иҗат итә. Шул ук вакытта шул идеология шартларына сукырларча буйсынмый.
Егерменче елладагы сыйнфый көрәш , социалистик җәмгыять төзүдәге кыенлыклар, пролетариат культурасы турындагы фикерләр “Культур Шәңгәрәй”, “Пикүләй Шәрәфи”, “Портфель” комедияләрнең үзәгендә тора. Драматург нэп чорында җанланып киткән спекулянтларны, сорыкортларны һәм алар белән бергәләп эш итүче шәхесләрне рәхимсез көлү объекты итеп ала.
“Портфель” нең комик ситуациясе “Ревизор”ныкына охшаш. Ләкин Н.Исәнбәт кабатлау юлыннан бармый, җирле материалны бик яхшы белеп, үзенчәлекле яңа әсәр иҗат итә. Камышлау авылындагы нэпманнар өере эченә “прокурор” китереп төшерә. Элек швейцар булып эшләгәндә төрлесен күреп шактый шомарган, эчеп, эшеннән куылган бу “вышибал”-аферист хәленнән килгәнче прокурор ролен “башкара”, үзенең тар шәхси мәнфәгатен канәгатьләндереп йөри. Шулчак нэпманнарның яман эшләре ачыла. Сатирик образларга нигезләнгән бу әсәрдә уңай типлар да юк түгел. Нэпманнарны яшен кебек куркытып торучы авыл хәбәрчесе Зариф, комсорг Әүхәди һәм алар артыннан баручы комсомоллар яңалык өчен көрәшүче реаль көч буларак гәүдәләнәләр.
Н.Исәнбәт – халкыбыз күңеленә ачкыч тапкан язучы. Драматург халык язмышын зур итеп күрә һәм күрсәтә, татарның үсеш тарихындагы сәхифәләрне оста итеп драматик вакыйгаларга күчерә белә. Әгәр дә аның трагедия, драма һәм комедияләрен тематик яктан карап чыксаң, халык тарихыннан сәнгатьле картинасы күз алдына килеп баса. 1939 елда язылган “Хуҗа Насретдин” комедиясе белән аның иҗатында яңа дәвер башлана. Бу әсәр кабат-кабат сәхнәләрдә куела, җаваплы гастрольләрдә һәм декадаларада югары бәяләнә. Бу әсәр белән Болгар чорындагы бабаларыбызның чит ил басып алучыларына каршы да, үзләренең булдыксыз һәм ахмак түрәләре белән көрәше гәүдәләнә. Бу көрәшкә халык коралга һәм тупас көрәшкә каршы нечкә акылны , үткерлекне, зирәклекне куя һәм җиңеп чыга. Байларга, дин әһәлләренә каршы көлү, акларны мыскыллау... Ләкин бу беренче карашка гына шулай булып тоела. 21 яшьлек автор узган әсәр гражданнар сугышы елларындагы халык тормышының комик-сатирик чагылышын бирә. Чөнки бу сугышта кара-каршы торган кешеләр арасында, бер якта, үз иманына тугрылар, намуслылар, икенче якта, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы лар, ялагайлар, койрыксыз-җилкәнсезләр, комсызлар да булган. Драматург нәкъ менә соңгыларны бер урынга җыя, интрига оештыра, шунда аларны, алардагы кимчелекләрне мыскыл итә, андыйларга карата нәфрәт тәрбияли.
Татарны күтәрү, аны татар иткән традицияләр өчен көрәшкән геройларны сәхнәгә күтәрә: Муса Җәлилләрне, Мулланур Вахитов һәм Сәхибҗамал Волжскаяларны, халык өчен җаннарын кызганмаган “Идегәй” һәм Мәрьямнарны, Спартак һәм Әбүгаллисиннарны... Ватанга һәм үз халкыңа бирелгәнлек, аларның язмышы өчен җан ату аның күпчелек драма һәм комедияләрендә сәнгати яктан тулы эшләнгән, җанлы образ-характерлар ярдәмендә чагылдырыла. Әле 60 елларда ук әдәбиятчы Гази Кашшаф драматургны совет чорында милли сәхнәне тотып торган К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәтләр белән бергә дүрт фигураның берсе дип бәяләгән иде. Н.Исәнбәт халык язмышын зур итеп күрә, аның үсеш тарихында хезмәт иясе язган көрәш сәхифәләрен оста итеп , драматик һәм көлкеле вакыйгаларга күчәрә белә. Хезмәт кешеләренең иреккә сусаганлыклары, әллә ниткән кара заманнарда да азатлык-хөрлек хыялы белән яшәвен “Идегәй”, “Җирән Чичән белән Карачәч сылу”, “Миркәй белән Айсылу”, “Хәйләкәр Дәлилә”, “Кырлай егете” һ.б. әсәрләрендә дә күрергә мөмкин. . Әгәр дә борынгырак чорларны чагылдырган мондый пьесаларда драматург халык авыз иҗаты әсәрләренә һәм легендалар, дастаннар геройларына таянса, беренче чыганаклар итеп шуларны алса, инде якындагырак вакыйгаларны сурәтләгәндә иҗатына тарихи шәхесләрне дә еш кертә. “Гөлҗамал” драмасында туган халкын наданлык патшалыгыннан алып чыгу өчен үзен аямый көрәшкән беренче профессиональ татар актрисасы Сәхипҗамал Волжскаяның якты образы үзәккә куя. Н.Исәнбәт әсәрләрндә Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы еллары, революционер образлары да чагылыш таба. Андый геройлар авторны үзләрен халык азатлыгы өчен көрәшкә багышлаулары белән җәлеп итәләр. “Мулланур Вахитов” героик драмасында эшче һәм крестьянга сыйнфый бәйсезлек яулап алу юлында үзен корбан иткән каһарман гәүдәләнә. “Болак арты республикасы” пьесасында шул давыллы елларның картиналары, андагы геройлар чагылдырыла. “Спартак” трагедиясендә гладиаторларны һәм колларны изүчеләргә каршы канлы көрәшкә күтәргән легендар юлбашчы образы җанлы итеп күз алдына килеп бастырыла.
Н.Исәнбәт әсәрләре бездәге драматургия төренең кайбер теоретик проблемаларны ачыклау өчен дә җирлек бирә. Әдип иҗатын җентекләп өйрәнгән филология фәннәре докторы Назим Ханзафаров үзенең “Нәкый Исәнбәт драматургиясе” исемле китабында драматургның аерым әсәрләрендәге милли әдәбиятыбыз өчен алып килгән яңалыкларын ышандырырлык итеп раслый.
Мәсәлән, “Муса Җәлил” әсәренең жанрын автор “трагедия” дип билгели.Дөрес, ул классик трагедияләрдән үзгәрәк. Мәсәлән, шул ук “Спартак” һәм “Муса Җәлил” әсәрләре үзара стиль җәһәтеннән дә, вакыйгаларның төзелеше һәм геройның бирелеше ягыннан аерылалар. Классик трагедияләрдә төп каһарман үз омтылышында нинди дә булса трагик хата ясый. Күп вакыт ул аны күрми, күрсә дә, аның зурлыгына бәя биреп бетерми, аны игътабрга алмый. Ә кайвакыт мондый хатаның фаҗигага китерәсен дә белә, ләкин берни эшләми, еш кына эшли дә алмый. Н.Исәнбәт сурәтләвендә, Спартак колларын баш күтәрүе җиңү белән тәмамлачагына сак карый торган кеше итеп бирелә. Бигрәк тә соңгы күренешләрдә, гладиаторлар аны Красс армиясе өстенә алып барырга өндәгәндә, Спартак бу сугышның үзләре өчен һәлакәт белән тәмамлачагына яхшы төшенә. Тик шуңа бара. Чөнки каһарман бу хәлдән чыгуның башка юлын күрми. Акыллы кеше , алдан күрә белүчән юлбашчы буларак, ул шуны ачык төшенә: таркау коллар, гладиаторлар, үз җирләреннән ерак китәргә теләмәгән крестьяннардан оешкан отряд белән генә Рим кебек бай һәм көчле дәүләтне җимереп тә, хыялланган җиңүне яулап та булмый. Хәтта качып котылырга да юл юк. Спартак һәм аның фикердәшләре өчен трагик ситуация шулай туа.
“Муса Җәлил” дә XX гасырның олы фаҗигаләреннән берсе – миллионлаган кеше гомерен кискән, йөз меңләгән шәһәр һәм авылларны җир йөзеннән юк иткән икенче бөтендөнья сугышы сагыла. Шушы олы фаҗига талантлы шагыйрьнең иртә өзелгән гомерен, аның соңгы көннәрен сурәтләү аркылы күрсәтелә. Язмыш тарафыннан зур сынау алдына бастырыла шагыйрь. Ләкин шагыйрь , Спартактан аермалы буларак, иртәгесе көнгә ныклы ышаныч белән карый, илебезнең җиңүенә шикләнми. Әсирләрнең яшерен эш алып барулары, тигезсез көрәше, минут саен, сәгать саен үлем куркынычы астында йөрүләре киеренкелекне тудыра. Әйе, “Муса Җәлил - татардагы беренче оптимистик трагедия!
Татар дәүләт академия театрында уйналып, сәхнәдә күренекле вакыйга булган тагын бер әсәр – “Зифа” комедиясе. Бу әсәр әдипнең Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорны гәүдәләндерә. Совет тәртипләре инде ныклы, дөресрәге, көчләп урнаштырылган. Пьесадагы вакыйгаларда совет тәрбиясе алган кешеләр, “социализм төзибез” дип ышанган буын вәкилләре катнаша. Инде аларда кимчелекләр булмаска, һәрхәлдә, аз гына булырга тиеш кебек. Юк шул. Кимчелекләре бар: әхлак тәрбиясендә, гаилә мөнәсәбәтләрендә, хатын-кызга карашта, акыл хезмәтенең әһәмиятен аңлауда - тәрбияләүдә... Шуларны кызыклы һәм җанлы итеп, югары сәнгатьчә сурәтләве белән “Зифа” сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда сулуга тәмам йөз тоткан татар комедиографиясендә асыл таш кебек ялтырады.
ЙОМГАК
Н.Исәнбәт язган драма әсәрләре тикшерелде һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килек:
1. Н.Исәнбәт драмаларында, комедияләрендә дә татар халкының иң явыз дошманнары тәнкыйтьләнә, хезмәт иясенең тормышын михнәтле иткән, аның тарихи үсешен тоткарлаган күренешләр һәм сыйныфлар фаш ителә. Ул – татар халык тарихын, андагы иң югары, борылыш моментларны да, сәхнә теленә күчереп сөйләп биргән язучы. Бу драматургиядә революциягә кадәрге татар крестьяннарының фаҗигале язмышы да, халыкның алдынгы кешеләре, аларның рухи азатлык өчен башкарган авыр һәм фидакарь хезмәте дә, хезмәт иясенең сыйнфый азатлык максатындагы хәлиткеч көрәше дә, совет халыкларының азатлык һәм бәйсезлек өчен алып барган сугыштагы тиңдәшсез рухи ныклылыгы, батырлыклары, Бөек Ватан сугышыннан соңгы тыныч тормыш һ.б. чагыла.
2. Татар халкы тарихи үсеш дәверендә узган озын юл, бу юлдагы кискен үзгәреш-борылыш моментлары, югарыда санап үтелгән драма һәм трагедияләрдән тыш, авторның комедия һәм сатираларында ачык чагыла: “Хуҗа Насретдин” – Болгар дәверләреннән, “Җирән чичән белән Карачәч сылу” – Урта гасырларны, “Һиҗрәт”, “Болак арты республикасы” –Октябь революциясе елларын, “Портфель” – Совет дәүләтенең беренче елларындагы вакыйгаларны, “Зифа” – Бөек Ватан сугышыннан соңгы чынбарлыкны күз алдына бастыралар.
Димәк, Н.Исәнбәт халкыбыз узган озан тарихи юлны да, ул юлдагы каршылыкларны художестволы киңләп алырга омтыла, һәм бу өлкәдә ул зур уңышка ирешә дип уйлыйбыз.
Г.Әпсәләмов әдип иҗатын үз вакытында түбәндәгечә бәяли: “ Исәнбәт- һәрвакыт тормыш белән бергә атлый торган язучы. Ул театрда бөтен бер дәвер тудырды. Драматургиянең зур остасы, гаҗәеп фантазияле кеше. Ул утыздан артык пьеса иҗат итте. Ул драматургиянең барлык жанрларында да - комедиядә, драмада, трагедиядә - бердәй уңышлы эшли һәм һәр жанрының үзенчәлекләрен зирәк саклый. Аның иң яхшы пьесалары татар драматургиясенең алтын фондына кертелде”.
Кулланылган әдәбият исемлеге.
Т.1. Шигырьләр һәм поэмалар. 1960. 455 б.
Т.2 Пьесалар. 1963. 506 б.
Т.3. Пьесалар. 1967. 455б.
№ | Ф.И., әтисенең исеме, туган елы | Мәктәп, сыйныф | Адрес, индекс | Паспорты буенча мәгълүмат,кем тарафыннан кайчан бирелгән | ИНН һәм пенсия иминият таныклыгы | Фәнни җитәкченең Ф.И., әтисенң исеме |
1. | Яковлев Валерий Михаил улы | Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбе, 11 сыйныф | 423978, ТР, Мөслим районы, Крәш.Шуран авылы, Центральная урамы, 35 | 92 06 979709 выдан ОВД Муслюмовского района 04.01.2007г | 162901799640, 154-245-828 64 | Шаева Венера Монаһир кызы |
Бабочка
Хитрый коврик
Мороз Иванович
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Мост Леонардо