Шаева Венера Мнахировна

Туган телем -иркә гөлем

Без булдырабыз!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: методическая работа

Увлечения: драматургия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Муслюмовский район д. Тат.Шуран

Место работы: Тат.Шуранская средняя общеобразовательная школа Муслюмовского муниципального района Республики Татар

Звание, ученая степень: учитель 1 категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/venera-mnahirovna
Тырышкан табар , ташка кадак кагар.
татар халык мәкале

    Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия көллиятенә укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

О себе

Мин, Шаева Венера Мнахир кызы, 1981 елның 25 апрелендә Донецк өлкәсе Доброполье шәһәрендә туганмын. Башлангыч белемне Украина мәктәпләрендә алдым, аннан 5 сыйныфта әти-әнием туган җиренә кайтып, укуны дәвам иттем. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия көллиятенең "Татар теле һәм әдәбияты" бүлеген кызыл диплом белән тәмамладым. Югары белем алу максаты белән мин Казан Дәүләт университетының "Филология һәм тарих" факультетының читтән торып  укырга кердем. Аны 2011 елда тәмамладым. Хәзерге вакытта үзебезнең авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытычысы булып эшлим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Тукай шигырьләре

Ф.Садриев "Таң җиле"

Н.Гыйматдинова

Марат Кәбиров

Мой взгляд на мир

Миңа сорау бирсәләр:                                                     Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? - дисәләр,                                               - Бәхет ни ул? – дисәләр,

Сөенечем таңнан торып,                                             Бәхет – шушы укучылар

Эшкә килгән иртәләр.                                                   Кеше булып үссәләр.

 

Миңа сорау бирсәләр:

-  Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Мои достижения

2008 ел - "Безнең район прокуроры" сочиненнияләр конкурсы 3 урын

2010 ел - "Минем укытучым" сочиненияләр конкурсы

2011 ел - "Муса Җәлилнең 105 яшьлек юбилее" уңаеннан үткәрелгән республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә 2 дәрәҗәдәге диплом

2011 ел - "Г.Тукайның 125 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән республикакүләм фыәнни-гамәли конференция" 3 дәрәҗәдәге диплом

2011 ел - "Татар теле: үткәне һәм киләчәге" россиякүләм фәнни-гамәле конференция, 2 дәрәҗәдәге диплом

Моё портфолио

БЕЗ -БУЛДЫРАБЫЗ!!!

Минем уйлавымча, укытучы  укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын, бәлеш рецепты белән дә бүлешсен.

     Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. “Һәркем үзен үзе төзесен”— бу минем төп максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч.

     Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән,  ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.

   Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк.

   Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга хирыстыр. Һәм башкалар, һәм башкалар... Иманым камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли- эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.

Мои публикации:
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио