Әниләр бәйрәме
классный час (9 класс) на тему

Шаева Венера Мнахировна

Әниләр бәйрәменә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ana-bok_isem.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ана – бөек исем.

Максат. Балалар күңелендә  кадерле кешеләребезне әниләргә карата хөрмәт, олылау хисләрен үстерү, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләү.

Җиһазлар: әниләр турында язылган шигырьләрдән өзекләр, магнитофон, кассета язмалары, кул эшләреннән күргәзмә.

Кичәне 1 егет, 1 кыз алып бара.

Кичә башланыр алдыннан бүлмәгә Факиһә килеп керә. Ул чана өстери, чанага ике капчык саланган, аларның берсенә “он”, икенчесенә- “шикәр” дип язылган.

Факиһә. Уф! Туйдым бу дөньясыннан. Беренче число җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. Мин дә ир белән яшим дип яшим инде.  Ходаем кара әле, әнә күрше  мәктәпкә әниләр бәйрәменә китте. Минем дә барасым килә. Анда баргач, матур күлмәк кирәк. Теге кахәр суккан ир дә бер матур күлмәк алып бирә алмый. Аларга нәрсә? Аларга  бернәрсә дә кирәкми! “ВАМИН” 3 ай буе акча түләми, түләмәсә, барыбер ачка үлми. Әнә сырларын, майонезларын ашый да, йоклый. Колхозга  эшкә төшеп кайта да, йоклый, сыр, колбаса ашый да, ачка да үлми... Бер матур күлмәк тә алып биргәне юк бит, кахәр сукканың! Әнә хәзер дә йоклый торгандыр әле. (Кычкыра) Хәбибрахман! Хәбибрахман дим!

(Хәбибрахман домашний трико белән чыга)

Хәбибрахман. Куркыттың бит! Нигә шулкадәр кычкырасың? Бүрегеңне салдыралар дип торам!

Факиһә. Хәбибрахман, Хәбибрахманчик, җаным! Менә бүген мәктәптә әниләр бәйрәме... Нәрсә киеп барырга белмим...

Хәбибрахман. Теге юбилейга киеп барганнын ки.

Факиһә.  Анысын кидем бит инде, аны күрше Галимә дә күрде.

Хәбибрахман. Чаллыга,  туйга киеп барганын ки алайса, аны берәү дә күрмәде.

Факиһә. И, анысын да киясе килми, ярар бармыйм алайса. Бүген әнә “Кармелита”ның иң кызыгы була диләр. Өйдә калам, бармыйм.

Хәбибрахман.Факиһә, җаным, бар инде. Үзеңне кешеләргә күрсәтерсең, кешеләрне дә күрерсең! Син кешедән киммени?!   Әнә күрше дә әллә кайчан китте инде.(залга карап) Китсә генә ярар иде, күрше пиво алдым ди, футбол карарга керерсең дип чакырган иде. Бу калса,  җибәрмәс. Йә, барасыңмы?

Факиһә. Ярар, барырмын, малай да, әни обязательно кил, диде. Ни булса да булыр, барам. Әниләр бәйрәме бит, бармыйча булмый.

.

1 а.б.

Кем дөнь яга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгалары кояш кебек кайнар.

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы,

Шатлыкларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң атканда,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлекә аңа тиңнәр юк.

2 а.б.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

                                       

Һәр авылда, районда, республикабызда, илебездә әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп үтәлә. Бүген без дә сезнең белән әлеге бәйрәм уңаеннан җыелдык. Кадерле әниләребез, сөекле дәү әниләребез, бәйрәм белән сезне!

“Җырлыйм әнием турында” җыры башкарыла.

1 а.б.

Әни, әнием, әнкәй! “Әнкәй” сүзе үзенчә йомшак, ягымлы ишетелә, бер олы мәгънәне аңлата.

2 а.б.

Әнкәй диләр, әнкәй генә диләр,

Йомшак искән җылы җилләрне,

Әни сулышыдай иркә диләр,

Хәтта туып-үскән җирләрне.

Туган илне Ватан-ана диләр.

Ул әнкәйдә кыйммәт булганга.

“Әни” дән дә гүзәл бармы бер сүз?

Әйтегезче, дуслар, туганнар!

1 а.б. Әниләр турында сүз башлаганда, иң алдан хәтергә туып-үскән йорт, чәчәкле-чирәмле ишегалды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әнкәй – берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле кеше! Кешедә булган бөтен гүзәллек әнидән килә. Әнисез шагыйрь дә, батыр да юк.

“Озак яшә, әнкәй, шатлык белән” җыры яңгырый.

2 а.б. Кара әле, барлык кызлар да тизрәк үсеп, кияүгә чыгарга хыялланалар дип ишеттем.

1 а.б. Әлбәттә, шулай. Кем генә бүләкләр, чәчәкләр, конфетлар алырга теләмәс икән?

2 а.б.  Ә син кияүгә чыккач һәм әни булгач, бизәнеп, конфет ашап һәм бүләкләр алып кына утырырмын дисеңме?

1 а.б. Башкача булырга мөмкинмени?

2 а.б. Статистикага күз салыйк әле: уртача алганда, әниләр авыру балалары янында якынча 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр; әниләр, пешекче һөнәренә ия булмасалар да,  үз гомерләрендә 500 төрле ризык әзерлиләр; әниләр тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буена юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус  тавы биеклеге булыр иде; әниләр тарафыннан үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырга җитәр иде; әниләр балалары өчен борчылып күпме күз яшьләре түгә?

1 а.б Әйе шул. Әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән шул. Ә әниләрнең бәхете нидә соң?

Бер укучы Ф.Яруллинның “Аналар бәхете нидә?” шигырен сөйли.

2 а.б.

Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә -

Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

Сөйкемсез сөяк буламы? –

Һәркемнең әнисе бар.

Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә -

Һәр җимешнең аның төше бар.

Кеше бәләкәй буламы? –

Кешенең әнисе бар.

1 а.б.

Баласына сүз тидермәс өчен

Газиз җанын бирер кеше бар.

Бер бәләкәй генә адәмгә дә

Берәүләрнең таудай хисе бар!..

“Мәрхәмәтле бул балама”, - диеп,

Дога укып торыр кеше бар.

Кимсетә күрмә кешене –

Кешенең әнисе бар.

“Әнкәем – сердәшемә” җыры.

2 а.б. Бүген залда 3 һәм аннан да күбрәк бала үстерүче аналар утыра.

Болар – Хабирова Фирая, Гараева Сәлимә, Набиуллина Алфира,

Бәйрәм белән сезне! Сезнең батырлыгыз алдында баш иябез, әлеге җыр сезнең өчен яңгырый.

“Әниемнең туган көне” җыры.

1а.б.

Әнкәемнең ак күлмәген киеп

Бөтереләм көзге каршында.

Нинди хатирәләр саклыйсың син?

Сер булмаса сөйлә барсын да.

Бала итәкле алсу күлмәгеңне

Бәйрәмнәрдә алып кидеңме?

Талчыбыктай нәзек билләреңә

Ак алъяпкыч бәйләп йөрдеңме?

Күлмәкләрнең киям затлыларын

Якыскасын, яки озынын.

Тик әнкәмнең алсу күлмәгеннән

Урам әйләнергә кызыгам.

Әниләрне яшь чакларына әйләнеп кайтарга чакырабыз. Яшьлек турында җыр башкарыла.

2 а.б. Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар,

шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр улларыгызны корыч ихтиярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр идеме икән татарда? Әгәр дә сез тырышмасагыз, булыр идеме икән безнең мәктәптә “4” һәм “5” легә укучылар?

1 а.б. Иртән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул: - Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием бары.

2. б. Мәктәптән арып кайтканда

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

  1. Кайттыңмы, балам? – диеп

Кем булсын соң, кемнең шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

1 а.б. ( яхшы укучы балаларның әниләре исемнәрен әйтеп үтә). Балаларыгызның “4” һәм “5”ләрендә сезнең өлеш тә күп бит. Рәхмәт сезгә! “Очрашу мизгеле” җыры сезнең хөрмәткә.

2а.б.

Әниемнең әнисе әбием була минем,

Әби генә түгел әле, ул – минем дәү әнием, -

Дип язган шагыйрәбез Әминә Бикчәнтәева, Җир йөзендәге иң йомшак күңелле, изге җанлы кешеләребез - әбиләр турында. Залда утыручы дәү

әниләребезне дә 8 март бәйрәме белән котлыйбыз. Алдагы чыгышыбыз Сезнең өчен, дәү әниләребез!

Ф.Яруллинның “Әйбәт тә минем әби” шигыре укыла.

Татар халык биюе.

укучыларга

1а.б. Әнкәй, мине нинди көйләр

Көйләп тирбәттең икән?

Күңелемне моңланырга

Ничек өйрәттең икән?

Син иң озын җырларыңны

Миңа җырлагансыңдыр,

Көйләреңне төннәр буе

Миңа юллагансыңдыр.

2 а.б.

Миңа гына җырлангандыр

Җаныңда бар булган моң,

Чөнки мин чорсыз булганмын,

Төнлә йокламаганмын.

Ул моңа кадәр беркем дә

Белмәгән моң  булгандыр.

Миндә дә җыр яши икән,

Мөгаен, шул моңнандыр?!

1 а.б. Мин әле дә Әнкәй, синең

Моңнарыңа елышам,

Асыл бишек җырларыңны

Хәтерләргә тырышам.

Искә төшерче шуларны –

Җаның моңга тулы ла!

Ул җырларың кирәк миңа

Җырлар өчен улыма,

Җырлар өчен кызыма!

Җыр башкарыла.

2 а.б.

Чәчәләремнән сыйпа әле, әнкәй,

Тойым кулларыңның җылысын.

Изге йөрәгеңә сыйдыргансың

Мәхәббәтнең иң-иң олысын.

Күңел кошым көн – төн сайраса да,

Син һәрвакыт әзер тыңларга.

Җанымдагы телсез сагышларым,

Ярый син бар, сүзсез аңларга.

1 а.б.  Рәнҗетмикче әнкәйләрне.

Хат язганчы, кайтып килик.

Күчтәнәчләр юллаганчы,

Бер күрешеп, хәлен белик.

2 а.б. Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең  өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да Ана күрсәтер! Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша салына. Сезнең мәрхәмәтлелек чиксез!

1 а.б.

Чиксез уйларымны кушып,

Җеп эрлим җырлый-җырлый.

Кулымда әни орчыгы

Әйләнә зырлый-зырлый.

Төн йокылары күрмәгән

Әнием яшь чагында.

Кул җылыларын тоям күк

Шул җитез орчыгында.

Җыр башкарыла.

2 а.б,

Сайламадың язмышыңны,

Сайлаган язмыш булмый.

Шулай да – үзеңнеке!

Язмышлар ялгыш булмый.

Болай булыр идеме  соң,

Әгәр үзең сайласаң?

Биш балалы тол хатынга

Кайда кадер, кайда сан?!

Берәү булса, ай-һай, белмим.

Уйлыйм – үзәк өзелә!

Язмыш урынына безне

Сайлагансың үзеңә.

Сайлагансың. Берүзеңә

Күпме соң без, азмы соң?

Күп булсак та, аз булсак та,

Бишебез – биш язмышың!

1 а.б. Изге йөрәкле аналарга багышлап җыр башкарыла:

2 а.б. Әнкәйнең яшь чагын ,

Чибәр чагын беләм мин.

Шуңа күрә Әнкәйнең мин

Картаюын теләмим!

Әнкәй, чибәр килеш тор син,

Яшь килеш кал, түз, яме!

Елмая ул, белә шул ул –

Көзләрнең дә үз яме .

1 а.б.

Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле  күзләр - әниемнеке.

Йомшак, җылы куллар - әниемнеке.

Иң-иң татлы сүзләр - әниемнеке,

Җан изрәткән җырлар - әниемнеке.

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

2. а.б.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл бакчабыз булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын.

Сабыйларның шат авазы

Җиргә ямь биреп торсын.

Ике алып баручы бергә:

Рәхмәт сиңа, әнием,

Рәхмәт сиңа барсына да.