Заключительный праздник проекта "Осень". Дети показывают свои умения и знания о том, к чему они научилисьв ходе проекта. Они поют и читают выученные стихи про осень. Воспитывается интерес к окружающему миру и уважение к труженникам села, к хлебу.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 16.54 КБ |
Көз тылсымы
Зал төсле яфраклар белән бизәкләнгән. Күңелле көй астында балалар залга керәләр.
А.б. Балалар, бүген безгә бәйрәм килгән.
Әйе, бүген бездз көз бәйрәме!
Яфракларны күр әле:
Алтын төчкә кергәннәр,
Бар дөньяны күмгәннәр!
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча – оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр.
Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу!
Айсылу: Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген
Көзнең матур бәйрәме.
Кәрим : Көз җиттеме, бар агачлар
Алтынга манган сыман
Кызыл яфраклы чаганнар
Утларда янган сыман.
Айнур: Көз җиттеме, җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый һич тә
Бу фасылның яменә.
Җыр: “Әйлән - бәйлән” Р. Миңнуллин сүз., Ф. Әбүбәкеров муз.
А.б. Балалар, кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә.
Яңгыр яуган тавыш ишетелә. Залга болыт йөгереп керә.
Болыт-Риаз: Мин көзге болыт булам!
Җиргә яңгыр яудырам.
Телим икән, сезне дә мин
Яңгыр белән чылатам.
А.б. : Болыт, болыт, тукта эле
Син алай шаярма әле.
Болыт : Яңгыр ява иләкләп
Яңгыр ява чиләкләп.
Тып та тып(2 тап.)
Тәрәзә шакылдатып
Шаян, нәни тамчылар
Уйнарга чакыралар
“Чыланам дип курыкма,
Зонтик ал син кулыңа.”
А.б. : Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимешләрне үстерә, һаваларны сафландыра. Ләкин хәзер яңгыр туктап торсын, кояш чыксын эле.
Инсаф: Кояш, чык!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз җылыткач!
Динислам: Кояш чык, чык, чык
Майлы ботка бирермен
Майлы ботка казанда
Тәти кашык базарда.
Барысы бергә: Кояш, чык!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз җылыткач!
Матур көй астында залга Кояш керә.
Кояш –Зөбәрҗәт: Исәнмесез, мин килдем,
Чакыруыгызны ишеттем,
Мин кояш – алтын кояш!
Мин кояш – матур кояш!
Бар дөньяны яктыртам,
Бар дөньяны җылытам!
А.б. Сез безгә икегез дә бик кирәк. Зинһар өчен тынычланыгыз. Тату булырга кирәк. Әйдәгез бер җыр җырлап күрсәтик әле.
Җыр: “Яфрак бәйрәме” Р.Еникеев муз., Л.Лерон сүз.
А.б. Ә хэзер, балалар, уңыш бәйрәме уңаеннан, сезне иген басуына экскурсиягә чакырам. Безнең басуларда нәрсәләр үсте икән.
Арыш – Кәрим : Кар астында кыш үткәрәм.
Яшел тунымны киеп
А.б. : Менә булдырдыгыз, балалар. Менә бергә кунакка яңгырлы Болыт та, якты Кояш та килделәр. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми бит әле.
Ишектән Алтын Көз килеп керә.
Алтын Көз: Исәнмесез, дусларым,
Балаларым, матурларым.
Чакырдыгыз, ишеттем.
Ашыгып килеп җиттем.
А.б. : Рәхим ит, әйдә, Алтын Көз,
Тансык кунак син безгә
Уйна, бие, күңел ач,
Ямь бир бәйрәмебезгә.
Җырлы бию “Көз килде”.
Алтын Көз : Балалар, минем сезнең белән күңелләрем күтәрелеп китте.
А.б. : Алтын Көз, безнең балалар син килешкә бик матур биюләр өйрәнделәр әле. Рәхим ит.
Бию “ Зонтиклар шаяра”.
Бию “Шалунишки”.
Гимн Барбариков.
Алтын Көз: Рәхмәт сезгә , балалар. Сез бик күп һөнәрләр өйрәнгәнсез. Мине бик куандырдыгыз.
А.б. : Рәхмәт сиңа, Алтын Көз. Икенче елга бәйрәмебезгә тагы кил. Әйдәгез, балалар, саубуллашу җыры белән Алтын көзне озатып калыйк.
Җыр “Көз”.

Знакомимся с плотностью жидкостей

Музыка космоса

Почему Уран и Нептун разного цвета

Мастер-класс "Корзиночка"

Упрямый зяблик