• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Күбәләк белән Энә карагы

Опубликовано Галеева Лилия Замиловна вкл 02.12.2012 - 22:31
Галеева Лилия Замиловна
Автор: 
Кафизова Гүзеля

Күбәләк белән Энә карагы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kublk_beln_en_karagy.doc23.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Күбәләк белән Энә карагы.

                                               ( әкият) 

Матур чәчәкле бер болында Күбәләк белән Энә карагы яшәгән ди. Алар бәләкәйдән бергә очып, бергә үстеләр. Менә бервакыт Энә карагы Күбәләкнең үзеннән матуррак икәнен күрде дә аннан көнләшә башлады. “Аның канатлары шундый матур һәм ачык! – дип уйлады Энә карагы, - ә минем канатларым төссез һәм нечкә.”

    Шул көннән Энә карагы Күбәләккә каты һәм дорфа итеп дәшә башлады. Күбрәк болын янындагы су кырыенда берүзе очып йөрде.

   Көннәрнең берсендә Күбәләк уйлана-уйлана болында оча иде. Кинәт ул матур канатын тигәнәк чәнечкесенә тигереп ертты һәм бер чәчәкнең өстенә килеп төште. Күбәләк елап җибәрде.Шул вакытта болын өстеннән бал корты очып бара иде. Ул күбәләкне күреп бик кызганды. Ул аңа көн саен бал ташыды. Ләкин күбәләкнең канаты төзәлмәде. Мескен күбәләк көннән көн начарлана барды.

 Менә беркөнне бал корты Энә карагын очратты.  Энә карагы:

  1. Бал корты, син күбәләкне күрмәдеңме? – дип сорады.

     -   Әллә син белмисеңме? Ул бит канатын имгәтте. Ул хәзер чирли, үзе оча    алмый. Мин аның янына очам, аңа бал илтәм.

 Энә карагы үзен үзе ачуланып  “Нигә мин дустымны ташладым икән, менә нинди хәл килеп чыккан”- дип күбәләкне кызганып уйлады да:

  1. Мин дә синең белән! – дип бал кортына иярде.

 Күбәләк дустын күргәч елмаерга тырышты, ләкин аның хәле начар иде. “Нишләргә соң, ничек итеп күбәләкне терелтергә” дип башын ватты Энә карагы. Кинәт аның башына бер уй килде һәм ул бал кортына:

  1. Мин бер канатымның очын күбәләккә бирәм, ә син шифалы балың белән аны күбәләкнең ярасына ябыштырырсың, - диде.

Күп вакыт узмады, күбәләк канатларын селкетә башлады да кинәт очып китте. Нинди күңелле иде ул мизгел! Шул вакыттан бирле Энә карагы белән күбәләктән дә тату дус булмагандыр һәм алар беркайчан да бер-берсен  ташламаганнар ди.  

                   Кафизова Гүзәлия  7б сыйныфы


Поделиться:

Чайковский П.И. "Детский альбом"

Сказка "Морозко"

Волшебные звуки ноктюрна

Кто чем богат, тот тем и делится!

Астрономический календарь. Декабрь, 2018