• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Минем әнием.

Опубликовано Алексеева Назира Зуфаровна вкл 13.12.2012 - 22:03
Алексеева Назира Зуфаровна
Автор: 
Гыйлемҗанов Фәннур

Әниләр көненә язылган хикәя.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әниләрне яратабыз.Кадерләрен белеп яшик.22 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         Минем әнием.

     Әни,әнием! Нинди якын һәм ягымлы сүз.Бу сүзләрне әйтә алган кешедән дә бәхетлерәк кем бар икән дөньяда? Әниләр безне җил- давылдан саклаучы да, өебезне җылытучы да, ялгышлыклар эшләсәк кисәтүче дә, чәчтән сыйпап иркәләүче дә.

        Минем дә һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торучы кешем - әнием бар. Аның исеме Әлфия. Ул 1969 нчы елның 20 нче апрелендә Каенсар авылында туа. 1976 нчы елда Субаш сигезьеллык мәктбенә укырга керә. Мәктәптә “4”, “5” билгеләренә генә укып, урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Шуннан соң әнием колхозда эшли башлый. Башта ул сыерлар сава, аннары таналар карый.

      Әнием барысына да өлгерә. Буш вакытларында бәйли, чигә. Миңа дәрес хәзерләргә булыша.Һәркөнне мине мәктәпкә озатып кала. Мәктәптән кайтканда әни өйдә булса, бигрәк рәхәт инде ул. Мин кайтырга чәйләр кайнатып, матур итеп елмаеп каршы ала. Ләкин кайбер көннәрне әнием эштә була шул. Ул һәрнәрсәне бик тәмле итеп пешерә. Бигрәк тә ул әзерләгән өчпочмак, мантыйны бик яратып ашыйбыз. Мин әниемне бик яратам.Аңа һәр эштә булышырга тырышам.

     Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - Әниләр көне. Һәркемгә үз анасы газиз. Миңа да әнием бик кадерле. Мин яраткан әниемне Әниләр көне белән котлыйм. Аңа озын гомер, нык сәламәтлек телим.

                               4 нче сыйныф. Гыйлемҗанов Фәннур. Балтач районы Субаш урта мәктәбе


Поделиться:

Басня "Две подруги"

Сорняки

Земля на ладонях. Фантастический рассказ

Девчата

Щелкунчик