стихотворение
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 13.31 КБ |
Тукай телен саклыйк күңелләрдә,
Онытылмасын гомер-гомергә.
Мирас итеп, Тукай язган безгә
Шигырьләрне барлык кешегә.
Тукай теле, татар теле белән
Аралаша барлык татарлар.
Шигырьләрен укып сабак алыр,
Үрнәк алыр безнең балалар.
Авырлыклар килгән чакларыңда
Сыгылмадың тормыш юлында.
Татарларда шундый шагыйрь булу,
Куандыра безне тагы да.
Син һәр язда яшәрәсең, Тукай!
Безнең йөрәкләрнең түрендә.
Рәхмәт әйтеп багышлыйбыз сиңа
Шушы шигырьләрнең барын да.
Габдуллина Рәмзия,7 сыйныф Пыжмара урта мәктәбе.

Как нарисовать осеннее дерево акварелью

Астрономический календарь. Ноябрь, 2018

Рождественские подарки от Метелицы

Аэродинамика и воздушный шарик

Солнечная система. Взгляд со стороны