Укучы әнисенең елмаюы турында яза. Ана елмаюы бала туганнан алып, ул зур кеше булганчыга кадәр "озата бара" дигән фикер үткәрә укучы.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 31.5 КБ |
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы
Казан шәһәре мәгариф идарәсе
Киров районы мәгариф бүлегенең
70 нче урта мәктәбе
“Әниемнең елмаюы”
9 нчы б сыйныфы укучысы
Минһаҗев Рәмиснең сочинениесе
Казан, 2012
Әни әйтә:
- Кызым, сине
Үлеп-үлеп яратам!
Сиңа карап бар кайгымны,
Борчуымны таратам...
Ничек инде - үлеп-үлеп?
Үлсәң... синсез нишләрмен?
Моннан соң бер дә еламам,
Ни кушсаң да эшләрмен!
Кичә генә чынаяк ваткан да
Мин ием ул, мин ием...
Тиргәсәң дә үпкәләмәм,
Үлмә генә әнием.
Г. Гыйльманов
Әннә, Әни, Әнием. Өч хәрефтән генә торган бу сүзнең эчтәлеге, мәгънәсе нинди зур!
Дөньяга килүебез белән, әни карашы, шатлыклы, бәхетле елмаюы безне каршы ала. Әнә, мин төннәрен елыйм. Ә әни ничек кенә арыса да, яныма килеп мине тынычландыра. Мин тынычланам. Тынычланмас идем, мине бит әнием йомшак кулларына ала, күкрәгенә кыса. Ничек елыйсың инде? Туктыйм, йоклап китәм. Ә әнием битләремнән үбеп, мине яңа яуган кардай ак, йошак урыныма сала...
Менә мин беренче адымнарымны ясыйм. Әлегә бик авыр. Әниемнең язгы кояштай ягымлы елмаюын күрергә, аны шатландырырга теләптер инде, мин бер егылып, бер торып йөрергә өйрәнәм. Шул вакытта әнием елмаеп: “Минем шатлыгым, куанычым, бәхетем, бердән-берем” дип кочып ала. Нинди җылы аның кочагы!
Ә минем беренче сүзләремә әнием ничек шатланып елмайды!? Моны сүзләр белән генә тасвирлап биреп булмый. Искиткеч саф, эчкерсез, самими елмаю белән, минем әнием генә елмая ала. Хәзер дә бит, аның җылы карашы, ягымлы елмаюы безне йокыдан уята, ашата, мәктәпкә озата, каршы ала, ә кичләрен “тыныч йокы балам” диеп йокларга сала.
Әниемнең шат йөзен, елмаюын күрү өчен, мин нишли алам соң? Минем әлеге соравыма әнием болай дип җавап бирде: “Бәхетле, сау-сәламәт, акыллы булсагыз, киләчәктә безнең битебезгә кызыллык китермәсәгез, әйбәт, чын кеше булсагыз, әтием-әнием диеп торсагыз мин гел елмаеп торырмын һәм бәхетле әни булырмын”.
Шушы сүзләрдән соң, ничек инде әнине хәсрәткә салырга, аның елмаю бөркелеп торган күзләрен яшьләндерергә була? Бит дөньяда караучысыз калган аналар да, ана назыннан мәхрүм ятимнәр дә күпме. Әни сүзен әйтә алмыйча тилмереп яшәүче балалар урынына үземне куеп карыйм да, йөрәгем туктагандай була, сулышым кысыла. Ирексездән күзләрем яшьләнә. “Ходаем! Мине әниемнән, әниемнең елмаюыннан, йомшак кулларыннан, киң күңеленнән аерма,” – дип телим.
Сине кайгыга салмасам, хәер-фатихаңны алып, синдәй әни була алсам, мин дә бик бәхетле булыр идем, әнием. Минем бердән-берем, кадерлем, дустым, киңәшчем, терәгем булып, сау-сәламәт, бәхетле озын-озак, елмаюың белән шатландырып яшәсәң иде.

Рисуем новогодние санки

Именинный пирог

Две лягушки

Горячо - холодно

Лиса Лариска и белка Ленка