• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

АЛЬБИНА ГАРИПОВАНЫҢ шигырьләре

Опубликовано Кашапова Фирүзә Фәнил кызы вкл 12.01.2013 - 0:22
Кашапова Фирүзә Фәнил кызы
Автор: 
АЛЬБИНА ГАРИПОВА

АЛЬБИНА  ГАРИПОВАНЫҢ шигырьләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл albina_garipovanyn_shigyrlre.docx17.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сәпәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

5 нче сыйныф укучысы

Гарипова Альбинаның  шигырьләре

         

       1 нче сентябрь.

Беренче  сентябрь –«Белем бәйрәме”

Безнең кулларда чәчәк бәйләме.

Җиде яшьлекләр  мәктәпкә бара.

Үзләре матур һәм  шаян  диеп,

Әби-бабасы озатып кала.

               5 нче сыйныф, 2011 нче ел.

         Сабан туе!

Бүген бездә сабан туе -

Бәйрәмнең иң күңеллесе.

Ат  чабышы, көрәш, чүлмәк вату-

Күзәтәләр моны  һәммәсе.

Көн кояшлы, җиләс һава.

Шат күңелле һәрбер бала.

Катнашып алар уенда

Рәхәтләнеп бүләк ала.

               5 нче сыйныф, 2011 нче ел.

Минем яраткан дәресем!

Минем яраткан дәресем

Математика  була.

Мәсьәлә, мисал чишәбез,

Әйдә син, дустым, уйла!

Кайбер вакытта алар,

Миңа бик авыр була.

Мәсьәләсе дә чишелми,

Мисал да кыен була.

Ә шулай да бик яратам

Мин бу дәресне.

Башыңны иренмә, эшләт

Белерсең күпне.

               5 нче сыйныф, 2012 нче ел.

Минем туган ягым.

Минем туган ягым,

Искиткеч матур!

Туган  җир һәркемне

Үзенә тартыр.

Туган илемнең һавасы,

Шулхәтле чиста!

Туган җиремнең халкы

Бар эшкә оста.

                       5 нче сыйныф, 2011 нче ел.

         Китаплар.

Миндә бик күп китаплар,

Зуры , кечкенәсе бар.

Зәңгәре һәм яшеле,

Рәсемле - рәсемсезе,

Язулы - язусызы,

Искесе һәм яңасы.

Китап - белем чишмәсе

Моны мин яхшы беләм.

Шуңа да китапларны

Дусларымдай үз күрәм.

                  5 нче сыйныф, 2012 нче ел.

Укытучы булып уйныйбыз.

Әй  шау-гөр  киләдер,

Бүген  сыйныфыбыз,

Тик тормый берсе дә

Ук(ы)тучылы уйныйбыз.

Хәрефләр  өйрәтә,

Рәсемнәр ясата.

Укытучы  Инзилә

Гүя бик күп белә.

Уйнаганда кызык

Укытучылар булу.

Тормышта бик авыр

Мөгаллимлек кылу.                                 

               5 нче сыйныф, 2012 нче ел.

             


Поделиться:

Соленая снежинка

Стеклянный Человечек

Ласточка

Простые летающие модели из бумаги

Упрямый зяблик