Укучылар, көзге моңсулык арасыннан табигатьнең гүзәл якларын табып, аларны шигъри юлларга салдылар.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 11.98 КБ |
Көзне “моңсу көз”, “эчпошыргыч яңгырлы көннәр” дип, соргылт төсләр белән сурәтләргә яратабыз. Ә менә Балтач районы Борнак башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары көзге табигатьтә искиткеч гүзәллекне күргәннәр һәм аларны шигырь юлларында чагылдырдылар.
Айсинә Хәбибуллина
Ничек кенә уйлап карасаң да,
Көз – матур ел фасылы,
Табигать картинасында
Күпме төсләр кушылды.
Көз сарылды урманнарга,
Ә җир булды сап-сары,
Агачларда яфрак бетте,
Калды колакта шавы.
Лилия Фазылҗанова
Үтеп бара ямьле җәйләр,
Көз килә ипләп кенә.
Агачлар да яфрак коя
Теләр-теләмәс кенә.
Күк күкрәтеп яңгыр ява
Сентябрь уртасында,
Аннары кояш елмая,
Тик инде азга гына.
Җәй бирешергә теләми,
Китәсе килми бер дә.
Һәр нәрсәнең үз вакыты –
Юл бир, җәй, алтын көзгә.
Лилия Фазылҗанова
Көзге бәйрәм.
Мин яратам көзләрне,
Алтын сары төсләрне.
Төрле-төрле буяу белән
Көз бакчамны бизәде.
Нәни чыршым һаман яшел,
Гел бер төстә утыра.
Күршедәге агачларның
Киеме кызыктыра.
Алтын балык, кызыл шарчык,
Кызгылт-сары йолдызчык,
Соргылт тәңкә,көмеш алка –
Аңа бизәк булачак.
Көзге яфракларны җыеп,
Чыршым өстенә сиптем.
Яңа елга ерак әле,
Бүген бер бәйрәм итсен!

Кактусы из сада камней

Нора Аргунова. Щенята

Новый снимок Юпитера

Как нарисовать черёмуху

Весенняя сказка