• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Чиста тәрәзәләр

Опубликовано Ахметзянова Альфия Фаруховна вкл 26.01.2013 - 22:47
Ахметзянова Альфия Фаруховна
Автор: 
Ахметзянова Ясмина Эдуардовна

сказка  о дружбе и чистоте

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chista_trzlr.doc28 КБ

Предварительный просмотр:


Чиста тәрәзәләр
Йокысыннан торуга, Ясмин
ә тәрәзәләргә карарга ярата. Тәрәзәләр дә елмаеп карый аңа. «Тәрәзәләрем чиста, матур булсын, тирә-якка нур сипсеннәр!» — дип, гел чистартып, юып тора аларны Ясминә. Тәрәзәләр дә аңа яхшылык белән җавап бирә.
Әнә, урамда салкын кыш котырына. Кар-бураннар туздыра! «Хәзер өйгә керәм дә Ясминәне туңдырам, гөлләрне өшетәм!» — дип, тәрәзәгә сылана. «Юк, без сине кертмибез, явызлык эшләргә юл куймыйбыз!» — диләр тәрәзәләр.
Ә көзен яңгыр ни кылана? «Әйдәгез, өйгә керик. Бар уенчыкларны юешлик! Ясминә дус кызлары белән уйный алмасын,» — дип, тамчылары белән тәрәзәгә чиертә. «Юк, сезне дә кертмибез! Күрәсезме, Ландыш, Алия, Ясминә ничек матур итеп уйный! Алар шикелле дус, тату булырга кирәк!» — диләр тәрәзәләр.
Ишет
әсезме, урамда очкан тузаннар ни сөйли? «Әйдәгез, Ясминәләрнең өйләренә керәбез Һәм бар җирдә тузан туздырабыз! Әнисе ачулансын әле», — диләр. Тузына-тузына тәрәзәгә куналар.
«Сезг
ә ни булды, нигә елмаюдан туктадыгыз?» — дип, Ясминә тәрәзәләргә карады. Ә алар көчкә сулыш алалар. Кулына чүпрәк һәм чистарткыч алып, ялт итеп юды Ясминә. Тәрәзәләр, елмаеп, бер Ясминәгә, бер кояшка карадылар. Кояш та җылы нурларын тәрәзәгә юнәлтте. «Кояш нурлары, өйгә рәхим итегез, Ясминәне дуслары белән урамга чакырыгыз. Кояш җылысында рәхәтләнеп уйнасыннар, таза-сау булып үсеннәр», — дип елмаешты тәрәзәләр.
Шулвакыт эшт
ән әнисе дә кайтып җитте. Өйдәге тәртипне күреп, кызын бик мактады, рәхмәт әйтте. Тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчеп алгач, Ясминә урамга уйнарга чыгып китте. Ә тәрәзәләр кызлар уйнаганны елмаеп карап тордылар.

Ясмин
ә ӘХМӘТҖАНОВА.
Казан,
Әмирхан урамы.


Поделиться:

Рождественский венок

Солнечная система. Взгляд со стороны

Мост Леонардо

Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики

Нарисуем попугая цветными карандашами