• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Минем әбием – Гөлия.

Опубликовано Гайзуллина Ландыш Раилевна вкл 17.02.2013 - 18:26
Гайзуллина Ландыш Раилевна
Автор: 
Гайзуллина Дилә

Минем әбием - Гөлия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_biem_-_goliya.doc489 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Минем әбием - Гөлия.

Минем өчен кадерле булган кеше - Гөлия әбием турында сөйлисем килә.Әбием - әтиемнең әнисе ул.Ул Миңгәр авылында гаиләдә өченче бала булып туган.Быел аңа җитмеш бер яшь тула.

Әбием кече яшьтән үк эшне сөйгән. Ул катлаулы хезмәт юлы үткән: тавыклар, сарыклар караган, сыер сауган. Бураны, яңгыры дип тормаган, авыл халкына авыр почтальон хезмәте күрсәткән. Әбием яшьли тол калган. Ул өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенгесе көндә әбиемнең җиде оныгы бар.

Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң яхшы, иң ягымлы, киң күңелле әби. Әбием тәрәз төбен тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә. Әби безне һәркөнне якты йөзе, тәмле ризыклары белән сыйлый. Көндез без әби белән йорт эшләрен эшлибез,өй җыештырабыз, гөлләргә су сибәбез. Кичен бергәләп телевизор карыйбыз, ял итәбез. Әби безгә китаплар укый, үзенең файдалы киңәшләрен бирә. Ә иртән әбием тәмле чәйләрен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләрен куеп, безне мәктәпкә, балалар бакчасына озатып кала.

Абыем Динисне, мине һәм энем Данисны да шулай кадерләп үстерергә булыша. Тәртипле,шәфкатьле, намуслы, миһербанлы, сүз тыңлаучан, белемле балалар булсыннар дип, әбием бар көченә тырыша.

Хәзергесе вакытта, әбием лаеклы ялда. Ул бар көчен без – оныкларны тәрбияләүгә куя. Мин әбиемә кояш гомере, саулык-сәламәтлек, тыныч картлык телим. Әбием безгә бик кирәк. Ул авырмасын иде, картаймасын иде. Бәхетле, имин булсын иде ул!

Без әбиебезне бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез.

 

    Гайзуллина  Дилә.                               1 нче сыйныф укучысы.


Поделиться:

Сказка про Серого Зайку

Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)

Круговорот воды в пакете

Привередница

Белый лист