"Без - табигать балалары" конкурсына җибәрелгән шигырь
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 28 КБ |
Номинация : шигырь
Исеме : Бөҗәкләрне саклагыз!
Авторы: Мортазина Сөмбел Рифат кызы, 4 сыйныф, 10 яшь
Мәктәп: Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе” (422740, Әтнә районы, Күәм авылы, Мәктәп урамы, 2 йорт)
Җитәкче : Сафина Резеда Рашат кызы, 89274072055, 36-3-62
Бөҗәкләрне саклагыз!
Әниемнең туган көне –
Шатландырыйм дип, үзен
Чәчәк җыярга болынга
Йөгердем мин бер үзем.
Барсам бик тә куркырлык –
Болында – үле тынлык.
Очмый күбәләк, кортлар,
Алар көндез ник йоклар?
Әллә явыз малайлар
Юри монда килгәнме?
Тотып һәрбер күбәләкнең
Канатларын өзгәнме?
Иң тырыш кырмыскаларның
Өйләрен туздырганмы?
Нәни бөҗәкләрнең барсын
Учакта кыздырганмы?
Алардан башка табигать
Ничек итеп яшәсен?
Игенгә сипкән агудан
Үлгән икән барчасы.
Энә карагы очмаса
Балыклар да ач калыр.
Күбәләкләр һәм кортларсыз
Чәчәкләр башын салыр.
Сыер үлән ашамаса
Балалар сөт эчә алмас.
Җиләк-җимеш агачының
Серкәләре оча алмас.
Уйламыйча эш кылырга
Һич кенә дә ярамый.
Табигать үзе тигезли,
Кеше аны яралый.

Басня "Море и река"

Рисуем простой осенний лес в геометрическом стиле

Карты планет и спутников Солнечной системы

Цветение вишни в лунную ночь

Попробуем на вкус солёность моря?