Сочинение
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.62 КБ |
Кан эчүче “дусларыбыз”- ВАМПИРЛАР
Белгәнебезчә, кешеләргә “вампир” дип сөйли башласаң, алар көләргә тотыналар. Кинода гына ич алар, син хыяллангансың, дип тә өйстәп куярга мөмкиннәр. Ләкин бу очракта алар бик тә ялгышалар. Бөек шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә: “Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул. Әле җир йөзендә аңлатып булмаган, галимнәр тарафыннан ачыкланмаган бихисап күп әйберләр барлыгына киная бу фраза.
Тарих битләренә күз салсак, вампирларның килеп чыгу тарихы безне Польшага ук алып китә. Анда алар көтүләре белән яшәгәннәр. Кешеләрнең каннарын эчеп туенганнар. Һәм элеккеге заманда кешеләр вампирларның чынбарлыкта яшәгәнен бик яхшы исбатлаганнар. Шулай ук кан белән туенучылар Европада да булмаган түгел. Аларның сөйләве буенча, теләсә кем вампирга әйләнә алган. Ләкин моның өчен башта бер кешене үтереп, аның канын соңгы тамчысына кадәр эчеп бетерергә кирәк булган.
Үлгән кеше шулай ук вампирга әйләнә алган. Ләкин аны күмгәннән соң, кабере өстеннән кап-кара песи сикереп чыгарга тиеш булган. Аның туганнары каберлекне саклап торырга мәҗбүр булганнар. Һәм янына песиләрне җибәрмәскә тырышканнар.
Португалия якларында иң зур һәм көчле вампир булып Брукса саналган. Әле бүгенге көннәрдә дә алар, аның барлыгына ышанып, куркып яшиләр икән. Якты вакытта ул гап-гади хатын-кыз рәвешендә булса да, карангы төшкәч, ул, кошка әйләнеп, яшь балаларның каннарын эчеп йөргән икән.
Танылган галим, Стефан Каплан 1972 нче елда Нью-Йоркта вампирларны эзләү һәм исбатлу өчен дип зур тәҗрибә бүлекчәсе ачкан. Ул бик күп эзләнүләрдән соң 10 вампирны тапкан. Һәм алар барысы да гади кешеләр кыяфәтендә булганнар. Һәм шушы тәҗрибәләреннән соң Стефан Каплан шушындый фикергә килгән:
Икенче санда, әгәр бу мәгълүматларны кызык дип тапсагыз, без вампирларның ничә ел яшәвен, аларның нинди дәрәҗәдәге көчкә ия булулары турында да язып чыгарбыз.

Без сердца что поймём?

Одеяльце

Лиса и волк

Рисуем кактусы акварелью

Рисуем "Осенний дождь"