Ах, бу көз!
Көз көне табигать үзенчә матур. Аеруча бу матурлыкны урманга баргач күрергә була. Агач яфраклары, әйтерсең җәй буена кояшта кызынып, көзгә таба алтын төсенә кергәннәр. Кояш нурларын сеңдереп авырайганнар да, саргаеп коела башлаганнар. Яшел, сары, ал, саргылт-кызыл, күгелҗем яфраклар үзәра лепер-лепер килеп сөйләшәләр дә төсле. Өзелеп төшкәннәре уманның тирә-ягын чуар келәмгә әйләндереп, аяк астында шыгыр-шыгыр килеп нидер сөйлиләр дә сыман.
Көзге урман шул хатле матур, сүзләр белән аңлатып та булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21 КБ |
Әй, бу көз!
(Шайгаттаров Данис,3б сыйныфы укучысы)
Әй, бу көз!
Көз көне табигать үзенчә матур. Аеруча бу матурлыкны урманга баргач күрергә була. Агач яфраклары, әйтерсең җәй буена кояшта кызынып, көзгә таба алтын төсенә кергәннәр. Кояш нурларын сеңдереп авырайганнар да, саргаеп коела башлаганнар. Яшел, сары, ал, саргылт-кызыл, күгелҗем яфраклар үзәра лепер-лепер килеп сөйләшәләр дә төсле. Өзелеп төшкәннәре уманның тирә-ягын чуар келәмгә әйләндереп, аяк астында шыгыр-шыгыр килеп нидер сөйлиләр дә сыман.
Көзге урман шул хатле матур, сүзләр белән аңлатып та булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк.

Сказка об одной Тайне

По морям вокруг Земли

Две лягушки

Ласточка. Корейская народная сказка

Карты планет и спутников Солнечной системы