• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Татар түбәтәе (шигырь)

Опубликовано Сафина Зульфия Ирековна вкл 24.01.2014 - 18:11
Сафина Зульфия Ирековна
Автор: 
Сафина Гөлүзә

Татар түбәтәе турында шигырь.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tubte.docx11.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар түбәтәе

Түбәтәй киеп йөрергә

Кушкан ата- бабабыз,

Түбәтәйле ир- атларга

Без сокланып калабыз.

Кемнең татар икәнлеге

Күренә әллә кайдан

Үрнәкләрен алганнардыр

Чәчкә, кояш йә айдан.

Укалы итеп чигелгән,

Уем-уем бизәге,

Күзләреңне камаштыра

Чәчкәсенең үзәге.

Бизәкләре тере кебек,

Көлеп торалар кебек,

Ерактан ук сәлам биреп

Исәнләшәләр кебек.

Төсле-төсле чигешләрдә

Үткәне татарымның,

Бүгенгесе, киләчәге,

Тынгы белмәс халкымның.

Сокланам мин күргән саен

Татар түбәтәенә.

Көнләшеп тә куям әле,

Үзем кимәгәнемә.

Егет булсам, түбәтәйнең

Затлысын кияр идем,

Мактанып һәм горурланып

Мин – татар, дияр идем.

9а сыйныф укучысы

Гөлүзә САФИНА


Поделиться:

Кто должен измениться?

Рождественский венок

Акварельные гвоздики

На берегу Байкала

Весенние чудеса