Сафина Зульфия Ирековна

сайт учителя татарского языка и литературы

Дөньяда шулай яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын.

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Туган телгә өйрәтүдә яңа метод һәм алымнар, яңа ысуллар эзләү.

Увлечения: Китаплар укыйм, шигърият белән кызыксынам, шигырьләр язам.

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: Уфа

Место работы: МАОУ Татарская гимназия №84

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/safina-zulfiya-irekovna
Үткәннәре генә түгел, бүгенгесе дә бөек булса гына халык бөек санала.
Зөлфәт Хәким


О себе

 

1995 нче елда  Бәләбәй педагогия көллиятен, 2005 елда Башкорт дәүләт  педагогия университетын тәмамлап, мәктәпкә эшкә килгәнгә 19  ел вакыт узган. Укучыларга  ана телебезнең матурлыгын, нәфислеген, бөеклеген төшендерү, аның матурлыгын күрә, тәмлелеген тоя белергә өйрәтү - минем максат.  Телебезне, мәдәниятебезне саклауга аз гына өлешемне кертә алсам да,   үземне чиксез бәхетле  дип санар идем. Укучыларымның уңышларына сөенәм, кайгылары көендерә. Күп булмаса да, байтак кына тәҗрибә тупланган. Әлеге сайтым аша мин хөрмәтле хезмәттәшләрем, остазларым, укучыларым белән тәҗрибә уртаклашам. Бергә-бергә киңәшеп, ярдәмләшеп яшик.  Туган телебез өчен һәрберебез нәрсә дә булса эшләсә, татар теле яшәр, үсәр, таралыр, өйрәнелер.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Сухомлинский, Макаренко, Г. Тукай, Х. Туфан, Т. Миңнуллин, Ш. Галиев китаплары. 

Мой взгляд на мир

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга салса - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат: ялтыравыңны күреп , чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы; җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракларда да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек.

Моё портфолио


Добавить грамоту в портфолио