"Татар теле - иң матур тел"
план-конспект занятия по теме

Сафина Зульфия Ирековна

Башлангыч сыйныфларда үткәрер өчен татар теленнән тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл na_sayt_2.docx25.78 КБ

Предварительный просмотр:

                       

Татар телем –

иң матур тел!

(1-4нче  сыйныф укучылары арасында тапкырлар , зирәкләр бәйгесе)

                                                                                 

 Yткәрде: Сафина З.И.                                                                                                                                                    

Максат: туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне якларга һәм сакларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

         Жиһазлау: магнитофон, аудиокассеталар,туган тел турында язылган плакатлар,  китаплар күргәзмәсе; язучыларның портретлары,номерлар сугылган кубиклар.

         Интеллектуаль уен- бәйге барышы.

         Залда талгын гына «Туган тел » жыры (Г. Тукай сүзләре, халык көе) яңгырый.

         Укытучы.Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар!

         Бүген бездә зур бәйрәм-  21нче февраль- Халыкара Туган тел көне. Туган тел.Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган «әни», «әти», «әби», « бабай» сүзләрен  башлап туган телдә әйтәбез.Туган –үскән ил-жирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген  без туган тел ярдәмендә  тоябыз. Шагыйрләребезнең матур-матур шигырләрен ятлап, әле дә куанабыз,рухланабыз.

Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.Бу туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Шагыйрә Мөнәвәрә Аитова әйткәнчә:

       Күзләремне ачты минем,

         Иркәләде үз телем.

        Үз телем яктыртты юлны,

        Үз телем бирде белем.

        Канатсыз коштай буласың.

        Белмәсәң ана телен.

         Ә бүген без «Татар телем – мавыктыргыч тел!» дип исемләнгән интеллектуаль уен-бәйгегә жыелдык. Бәйгебезнең максаты ниндидер зур, фәнни ачышлар ясау түгел.Без туган телебезне беләбезме? Мәдәниятыбыз  белән кызыксынабызмы?! Безнең максат менә шундый сорауларга жавап бирү.Бу бәйгедә  сез нинди дә булса  яңа сүз, яңалык, мәгълүмат алсагыз, ул сезнең фикерләү сәләтегезне үстерергә ярдәм итсә. Без бурычыбызны үтәдек дип санарбыз.

        Инде  бәйгене  башлап жибәрик. Безнең бүгенге бәйгедә 2,3,4, сыйныф                              укучыларыннан торган ике команда катнаша. Аларга сүз биргәнче

       жюри әгъзалары         белән танышып  үтик.

        Ә хәзер сүзне команда капитаннарына бирәбез.

        Танышу, сәламләү

        1нче команда- Дуслык.

        Безнең команданың исеме – Дуслык.

        Безнең девиз:Дуслык безнең бәйрәм бизәге,

       Дуслык безнең жиңү теләге.

Капитан: Ялкынлыларга дусларча кайнар сәлам!

Телик без бер-беребезгә,

Сәламәтлек һәм уңыш!

Кайсыбыз  жиңеп чыкса да ,

Бетмәсен безнең дуслык.

2 нче команда –Ялкын.

Безнең команданың исеме-Ялкын.

Безнең девиз: Ялкындай янып яшәргә,

Жиңәргә, бирешмәскә.

Капитан. Дуслык командасына ялкынлы кайнар сәлам!

Ялкындай янып яшәгез,

Көч сынашыйк без бүген.

Үскәч тә искә алыйк  без.

Бүгенге уйнау көнен.

Ике команда бергә: Бәхетле булсын һәммәгез,

Жюрига да шул теләк.

Очколарны бутамагыз.

Санагыз безгә теләп.

  • Бәйгебезнең 1 нче турын башлыйбыз.  Сорау –жавап. Блиц-турнир.(Сораулар бирелә.Һәр дөрес жавап 1 очко белән бәяләнә.

Сораулар.

1.Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан  хәрефләр жыелмасы.(алфавит).

2.Татар телендә ничә сузык аваз бар?(12).

3.Татар телендә ничә тартык бар?(28).

4.Охшаш мәгьнәле сүзләр(Синоним).

5.  Капма- каршы  мәгнәдәге сүзләр(антоним).

6.Сертотмас үрдәк әкиятен кем язган?(Абдулла Алиш).

7.Габдулла тукайның алтын тарагы кемдә?(Су анасында).

8.Татар хатын-кызларының милли баш киеме?(калфак).

9.Татар халкының  милли аяк киеме?( читек).

10.Кешенең нәрсә белән булса да мавыгуы( хобби).

11. Бер хәрефле сүз әйтегез(ю, и, у).

12.Көйдергән дә ул,

Сөйдергән дә ул.

Иң ачы да ул, иң татлы да  ул.

Ул нәрсә?(тел).

2 нче тур.

Башваткычлар  сүзеннән яңа сүзләр төзеп әйтергә.

Баш, аш, таш,ат, кыр, кар,ваткыч, башак, кыл, шатлык, бала,бал, акча, чыра, шар, башлык, тары, балта, балак, бака, балык, тарак, кала,тавык, авыл, арыш., тал,ашлык.һ.б.

3 нче тур.

Укытучы. Туган тел!  Һәркем өчен дә газиз бу сүз.  Телебезнең бөеклеген мәкальләребез  аша да белергә мөмкин.

Мәкальләрнең беренче өлешен әйтү. Икенче өлешен укучылар дәвам итә.

1.Сөйдергән дә тел,( биздергән дә тел).

2.Иң татлы тел-(туган тел).

3.Иле барның( теле бар).

4.Сүз бер көнлек,( тел гомерлек).

5.Телсез кеше –(ярты кеше).

6.Кул ярасы бетәр,(тел ярасы бетмәс).

7.Тел елата да( юата да).

8.Тел белемнең ачкычы, ( акылның баскычы).

9.Теле барның, ( юлы бар).

10. Дөньяда  иң ачы  нәрсә дә тел, (иң төче нәрсә дә тел).

4 нче тур.

Тел көрмәкләндергеч яки тизәйткечләр әйтү бәйгесе.

Һәр команда чиратлап әйтә.

Укытучы. Яхшы укучылар.Сез бик күп тел-көрмәкләндергечләр беләсез икән.

Ә хәзер бер табышмак әйтәм , жавабын табыгыз.

Күңелсезгә –юаныч,

Күңеллегә –куаныч.

Нәрсә ул?(жыр).

Ял итеп алу максатыннан музыкаль паузага тукталыйк.

Букатая Настя һәм Мусина Раушания башкаруында жыр «Туган тел».

5 нче тур. Лото.

Капчыктагы  номерлар сугылган кубикларны һәр  команда чиратлап ала. Шул номерга туры килгән табышмакны уку ,жавапларын тыңлау.

1.Теле юк, үзе аңлата.( китап).

2.Урманда бар, кырда юк,

Мунчада бар. Өйдә юк.(н авазы).

3. Үрдә  бар,ирдә юк,

Бүлмәдә бар, урамда юк( ү авазы).

4. Казан уртасында ни бар?( з хәрефе).

5. Бер байлык бар-янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый.(белем).

6. Тугай кайчан сайрый.( р хәрефен өстәгәч).

Укытучы.

  • Укучылар, сезгә өй эшенә  туган тел турында шигырьләр язарга яки ятлап килергә тәкъдим ителгән  иде.  Хәзер сезнең ижат жимешләрегезне , шигырьләрегезне тыңлап үтик. Киләсе турыбызның исеме нәкъ шулай  атала.

Шигьрият  бәйгесе.

7 нче тур .Шигьрият бәйгесе.

Туган тел турында укучыларнын үзләре язган шигырьләрен тыңлау.

  Мәсәлән. Мусина Раушания  шигыре. Туган телем.

 Туган телем- минем татар теле.

Яратам мин туган телемне,

Туган якта туып үсәбез,

Туган телдә бергә сөйләшәбез.

Татар мәктәбендә  белем алабыз.

Бергә матур гына торабыз.

Татар теле дәресеннән ,

Гел бишлеләр генә алабыз.

Ибрагимов Айнур шигырен сөйли.

Укытучы.

Матур эчтәлекле  шигырьләр  ижат иткәнсез, ятлап килгәнсез.Молодцы!.

8 нче тур. Әдипләрне  ачыклау.

Портретлардагы язучыларның  кемнәр икәнлеген ачыклау. ( Абдулла Алиш, Г. Тукай).

Китапханәчегә сүз бирелә. Ул матур әдәбият  укуның кирәклеге, хикмәтле яклары турында  сөйли, укучыларга уку өчен яңа китаплар тәкъдим итә.

 9 нчы тур.  

 Иң  укымышлы команданы  билгеләү.

 Әдәбият дәреслегендәге әсәрләрдән өзек уку. Нинди әсәрләрдәге өзекләр?дигән сорауларга жавапларын тыңлау.

   

         Йомгаклау.

Жюрига сүз бирү.  Жиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү.

 Укытучы.

-Укучылар. Без бүген тел дигән дәрьяны кичтек, тапкырлыкка, фикерне төгәл белдерүгә таба тагын бер адым ясадык.

Мавыктыргыч та, хикмәтле дә , бизәкле дә телебезгә багышланган уен- бәйгебез тәмам. Үз телен өйрәнүче, яратучы һәм  саклаучы булып калыгыз! Сәламәтлек, уңышлар сезгә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...