• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Бал корты шелтәсе

Опубликовано Шайхулова Милауша Фагиловна вкл 26.01.2014 - 14:50
Шайхулова Милауша Фагиловна
Автор: 
Гобәйдуллина Сөембикә

Мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bal_korty_sheltse.doc25.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Бал корты шелтәсе

    Мин җәйге каникулларны бик көтеп алам. Чөнки елның бу матур вакытында

мин әбиемнәргә кунакка барам. Без анда икетуган апаларым һәм сеңелләрем

белән бергәләп ял итәбез, төрле уеннар уйныйбыз, өлкәннәргә булышабыз.

Бигрәк тә үрдәк һәм каз бәбкәләрен, чебиләрне яратып тәрбиялибез. Сары

йомгакларның  яшел үләндә йөгерешеп йөрүләрен күреп сөенәбез. Аларның

ашларын төрләндерү турында да кайгыртабыз. Шул максат белән беркөнне

без җыйнаулашып аткыйга (атлык җыярга) киттек. Алып килгән капчыкларыбыз

тулгач, бераз уйнап, ял итеп алырга булдык.

    Болын бик матур.Төрле-төрле күбәләкләр очып уйныйлар. Болын өсте төрле

төстәге чәчәкләр белән чуарланган.Мин, үзем дә  сизмичә, бер матур чәчәккә

 кулымны суздым. Ләкин аның хуҗасы булган икән инде. Ул үзенең барлыгын

бик тиз сиздерде: кулымны ” тешләп” тә алды. Кулым бик авыртса да, мин бал

кортына үпкәләмәдем. Ул миңа чәчәкләрне тиешсезгә өзәргә ярамаганны

вакытында кисәтте.

                                                                 Гобәйдуллина Сөембикә

                                                                                                                   

       


Поделиться:

Кактусы из сада камней

Для чего нужна астрономия?

Фотографии кратера Королёва на Марсе

Лиса-охотница

Рисуем кактусы акварелью