Әфган сугышы... Бу котычкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көннән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 155 КБ |
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «14 нче лицей»
Сочинение
Әфганстан турында истәлекләр.
(Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән
чыгаруының 25 еллыгына багышлана)
Башкарды:Гыйльмуллина Гүзәл
(11 яшь)
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Гыйльмуллина Г.Р.
2014 ел
Әфган сугышы... Бу котычкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көннән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән.
Шушы уңайдан мәктәбебездә әлеге көнгә багышланган төрледән-төрле чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Шундый сыйныф сәгатьләренең берсеннән соң, мин бу сугыш турында күбрәк белергә теләдем. Интернет челтәренә кереп, әлеге сугыш турында берничә фильм карадым, төрле мәглуматлар белән таныштым.
Бу сугышның тарихы әлегә язылмаган. Без аның турында бик күп тә белмибез. Бөтенләй белмәгәне бигрәк куркыныч. Әмма шул куркынычның шаһитлары бар. Алар меңнәрчә. Алар – Хәтер.
Хәтер тере буламы? Әлбәттә! Исән кайткан “әфганлылар” безнең арада. Алар “анда” булганнар. Сугышчан дуслары турында истәлек алар йөрәгендә мәңге саклана.
Шул еллардан бирле күп сулар аккан. Әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар, еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр, безнең арада. Шуларның берсе шәһәрдәшебез -Айрат Илалов. Интернет челтәрендә утырганда мин аның шәхси сайтына тап булдым. Сайтында ул үзенең һәм дусларының шигырьләрен (алар арасында Әфганистанга кагылганнары да бар), Әфганистанда хезмәт иткән әфганчыларыбыз белән очрашу кичәләреннән фотографияләрен, язмаларын урнаштырган. Айрат Илалов-Әфганистаннан исән-сау кайта алучы “бәхетлеләрнең” берсе.
Безнең республика территориясеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер Әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Батыр егетләребезнең 250 се орден,1415е медалләр белән бүләкләнгән.
Татарстанның 300 дән артык каһарман егете Әфган җирендә ятып калган.Үзебезнең районнан да: Безруков Александр Иван улы, Гаптриев Кәниф Фатхирахман улы, Гыйльманов Габделфәнил Әсгать улы, Зәмәлетдинов Марат Мислах улы, Корбанов Илфат Габделфәт улы, Левин Виталий Виктор улы, һ.б... . Алар барысы да туган якларына, кайгырып көткән газиз аналары янына кургаш табутта кайтарылалар.
Әфганистан, ташлы туфрагыңда
Ятып калды тәнем мәңгегә.
Әнкәемнең ап-ак чәчләренә
Гаепле соң хәзер кем генә?
Картада яңадан-яңа “кайнар нокталар” кабына... Шулар арасында төзәлеп тә бетмәгән яраларга тоз салып Чечня, Көньяк Осетия килеп кушыла.
Япь – яшь кенә килеш күпме гарип-
Ата-аналарның йөрәк түземме?
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк-кулы кирәк идеме?!
Андый сугышлар турында бер генә минутка да бәхәс тынып тормый. Бу конфликтлар әллә илгә берәр файда бирәме? Биргән очракта да, ул кеше гомереннән кадерлерәкме?.. Шул сорауларга җавап табасы иде!
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма, канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганистан сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иям.
Ничек кенә булмасын, әлеге вакыйгаларга нинди генә бәя бирелмәсен, безнең теләк бер: җир йөзендә сугышлар кабатланмасын! Эш узгач, гаеплене эзләүдән файда юк.

Карандаши в пакете

Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея

Юрий Алексеевич Гагарин

Голубая лягушка

Белый лист