• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Туфан абыйга ияреп

Опубликовано Хамидуллина Гюзелия Исмагиловна вкл 16.02.2014 - 12:40
Хамидуллина Гюзелия Исмагиловна
Автор: 
Хузяханова Эндже Хатиповна

Без Туфан абыйның иҗатын бик яратабыз. Аны бик юксынабыз. Аның исемен мәңгеләштерер шигырьләр , әкиятләр яздым. Туфан абыйга дога булып барсын иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tufan_babayga_iyarep.docx18.37 КБ

Предварительный просмотр:

Туфан бабайга ияреп

Пьеса язарга булдым.

Аюларны,  бүреләрне

Сөйләштерергә уем.

Табигатьне саклыйк!

Әкият – пьеса

Бу кышны Аю йокламаска булды. Ул бит юкка гына урман патшасы түгел. Шулай булгач, бер генә кышны йокламый  үткәрсә берни дә булмас. Ул иртүк торып урманны тикшереп чыгарга уйлаган. Менә бер карт кына имән янына туктап хәл җыйганда, имәннең  дә аңа  текәлгән күзләрен күреп алган.

  • Әй, Имәнкәй, нигә йокламыйсың?  Ниләр борчый сине?
  • Бер гасыр яшәп, мин кешеләрнең табигатькә бүгенгә кебек битарафлыгын белми  идем

әле,- ди карт Имән.

  • Нидә соң аларның битарафлылыгы? – дигән Аю аңа.
  • Нидә?  Үзең күрмисеңмени? Кая карама ташлап калдырган  чүп – чар,киселгән агач төпләре . Ә инде агач төпләрендә киселгән ботаклар  шулай ук аунап ята. Ә яңа агачлар утыртырга аларның  уенда да юк. Нишләргә? Ничек туктатырга, ничек аңлатырга аларга? – дип яшь аралаш күзләрен төбәгән карт имән.

Аю ни әйтергә дә белми  юлын дәвам иткән. Шулчак бар хәбәрне белүче саесканга  юлыккан.

  • Нихәл, Озын койрык! Кая юл тотасың? – дигән аю.
  • Мин шулай иртән көн дә очып урмандагы  хәлләрне барлыйм. Кемгә ни  булганып барын да беләм ,– дигән  Саескан.
  • Я, инде, миңа да сөйлә ниләр бар минем патшалыгымда ?- дип сораган Аю.
  • Әй, аюкаем хәлләр шәптән түгел, - дип авыр сулаган  Озын койрык.
  • Нәрсә булды соң, сөйлә тизрәк! – дигән  Аю
  • Әле менә уйлап торам... язын кайткан кошлар кая туктарлар, кайда ял итәрләр? Алар эчәр сулар кипте, төшеп ял итәсе аланнар сөрелде..-дигән Озын койрык.
  • -Әйе, син бик хаклы дустым,- дип авыр сулап куйган Аю.

Аю юлын дәвам иткән. Бара торгач, урман яныннан җәен шаулап аккан елгага барып җиткән:

  • Ау-у, көмеш сулы елгам , исәнме! Ял итеп буламы? Балыкларың ни хәлдә?- дип иелеп елгага боз аша караган.
  • -Әй, аюкаем, дускаем.... сорама да инде. Тиздән балыкларым гына түгел, бакаларым да үлеп бетәчәк, юкка чыгачак. Хәзер адәм балалары бик начар күңеллегә әйләнделәр шул. Чүп-чарларны  түгәләр, завод-фабрикалардан агып чыккан суларга фильтр куймыйлар.Елгаларны, сулыкларны чистартырга уйларында да юк,-дип зарын сөйләгән елга.

Аю бу хәлләрне күңеленә бик авырга алган. Шул чак көчле җил искән, буран күтәрелгән.

-Әй, җилкәем, тыңлачы мине,хәлләремне сөйлимче сиңа,- дип кычкырган аю. Ул  барын да җентекләп сөйләп биргән.

-Әйе, без хәзер  Кояш, Җил, Яңгыр бик ачулы шул. Беребездә вакытында чыкмыйбыз, исмибез, яумыйбыз. Безнең дә кешеләргә бик нык ачуыбыз килә. Аларга үч итеп суларны киптерәбез яки кирәгеннән артык юешләтәбез, кирәгеннән артык дулыйбыз- дигән Җил.

- Ә нишләргә соң, дустым?Ничек бу афәтне туктатырга икән? – дип борчылган Аю.

- Белмим инде!? Бәлки кешеләргә мөрәҗәгать итеп карарсың? –дигән Җил.

-Ничек итеп? Мин бит кешеләр телен белмим.

- Алай ук өзгәләнмә әле , дустым. Минем һавада бер таныш фәрештәм бар. Аңа сөйләп карыйм әле. Ул бик мәрхәмәтле  ,булышмый калмас.

Җил сүзендә торган. Ул барын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Ә Фәрештәкәй үз чиратында кешеләргә җиткергән. Кешеләр бик оялганнар, үз хаталарын аңлап җайга салганнар. Тукай бабай әйткәнчә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында  ява икән. Инде аю да кышын тынычлап йоклый икән.


Поделиться:

Сказка об одной Тайне

Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца

Астрономический календарь. Май, 2019

Почему люди кричат, когда ссорятся?

Загадка старого пирата или водолазный колокол