• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Табигатьнең теле булса әгәр....

Опубликовано Хамидуллина Гюзелия Исмагиловна вкл 08.04.2014 - 21:26
Хамидуллина Гюзелия Исмагиловна
Автор: 
Хузяханова Эндже Минхатиповна

Бу шигырем минем экологик темага карый. Хәзерге заманда кешеләрнең битарафлылыгына хәйраннар калам. Ул сулыкларга чүп-чар түгүме, урманнарны кисүме....

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigatnen_tele_bulsa_gr.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Табигатьнең теле булса әгәр....

Табигатьнең теле булса әгәр

Ниләр сөйләр иде микән ул?

Бу кадәрле рәнҗетүгә безнең

Ничек түзим икән , дияр иде ул.

Сулар һавам бик пычрак минем

Киселеп бетте инде урманнар..

Урманнарда яшәр өчен, дуслар,

Калмады бит төлке, куяннар.

Калмады бит чиста сулыкларым,

Кибеп корды чишмә, коелар.

Агач ботагына утырып сайрарлык та

Кайта алмас микәнни кошлар?

Кешеләрнең битарафлылыгы

Үзәкләрне өзә, телә бәгырьне.

Яз да элеккечә яз түгеллегенә

Кеше, син үзең түгелме соң гаепле!?

Матур булып яз кояшы көлми,

Сулар акмый нигә йөгереп.

Кошлар туган якка кайта алмыйча,

Йөриләр икән кайда тилмереп?

Канлы күз яше түктермә табигатьне,

Бул ,кеше, син бераз тәртипле.

Яшә кануннарга буйсынып син,

Рәнҗетмәче  мине, бул син шәфкатьле.

                  Нурлат районы

Якушка урта мәктәбенең

 11 нче сыйныф укучысы

Хуҗаханова Энҗе иҗади эше.


Поделиться:

Золотой циркуль

Рисуем весеннюю вербу гуашью

"Морская болезнь" у космонавтов

Астрономический календарь. Январь, 2019 год

Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью