• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

ӘФГАН ЙӨРӘКЛӘРГӘ МӘҢГЕГӘ УЕЛГАН

Опубликовано Фазылова Рания Вазифовна вкл 27.04.2014 - 13:15
Фазылова Рания Вазифовна
Автор: 
Хабибуллина Диляра Маратовна

Әфган сугышы... Бу сугышта минем туганнарым катнашмаган. Мин бу сугыш турында тарих битләреннән, олы кешеләр сөйләвеннән генә беләм. Шул Әфган сугышында катнашкан авылдагы күршебез Ринат абый белән сөйләшкәннән соң, миндә әллә күпме каршылыклы сораулар туды. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?..

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әфган сугышы21.41 КБ

Предварительный просмотр:

ӘФГАН ЙӨРӘКЛӘРГӘ МӘҢГЕГӘ УЕЛГАН

 Мәчетләрдә дога, чиркәүләрдә

 Сезнең хакка шәмнәр куелган.

 Исемегез безнең йөрәкләрдә

 Онытылмаслык булып уелган.

                         Һәр ана, улы тугач, баласына сәламәтлек, бәхет, шатлык кына теләп калмый. Тыныч көннәр, тыныч гомер дә тели. Ул үз сабыена зур өметләр белән карый. Аны үзенең тынычлыгын саклаучы, яклаучысы итеп үстерәсе килә. Бала үсә, укый, тормышта үз юлын табарга тырыша. Армия сафларына барыр вакыты да җитә. Ананың борчулы, тынгысыз көннәре тагын да арта. Улы кая эләгер? Хезмәт итә алырмы? Йөзгә кызыллык китермәсме?

Әфган сугышына эләккән улларын да аналары борчылып, кайгырып көткәннәрдер. Чөнки сугышның әле беркайчан да шатлык китергәне юк. Сугыш булгач, югалтулар да була. Аның улын нәрсә көтә? Улы исән-сау әйләнеп кайта алырмы? Ни өчен улы Әфган җиренә барып сугышырга тиеш? Ни өчен аның улы? Кемне яклап сугышка керә соң ул?

Әфган сугышы... Бу сугышта минем туганнарым катнашмаган. Мин бу сугыш турында тарих битләреннән, олы кешеләр сөйләвеннән генә беләм. Шул Әфган сугышында катнашкан авылдагы күршебез Ринат абый белән сөйләшкәннән соң, миндә әллә күпме каршылыклы сораулар туды. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?..

Мин бик күп материаллар актардым, газета-журналлар карадым һәм менә шудый фикергә килдем: әфган сугышы беркемгә дә кирәкмәгән сугыш булган. Ул материал битләрендә бу игълан ителмәгән сугышны ничек кенә атамаганнар: басып алу, террорчылык, яшертен сугыш дип тә, интернациональ хәрби акция дип тә...

         Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! 1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыды.

Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерде. Бу турыда безнең онытырга хакыбыз юк.

         Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәткәннәр. Күршебез Ринат абый да укып-белем алып, киләчәккә планнар кора. Армия хезмәтенә алына. Бер ел  хезмәт иткәч, 1979 нчы елда һава десантчылары частендә хезмәт итүче бик күпләр белән беррәттән ул да, 20 ләп “Ан-22” йөк самолетларында Баграм аэтодромына интернациональ бурычларын үтәргә Әфган җиренә аяк басалар. Аңа  сугышның башланган вакытында, иң авыр чорында сугышырга туры килә. Тиз арада өйрәнүләр, авыр тынгысыз тренировкалар, автомат белән атарга өйрәнүләр башлана. Ринат абый армиядә десантчы булып хезмәт иткән. Ачлык, антисанитария, үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, аунап яткан мәетләр, упкынга төшеп очкан машиналар, мөлдерәмә тулы күзләрен багып, бәхетле гомер өмет итүче бичара кышлак халкы һәм “интернациональ бурыч” тәрбиясе алган, кан-яшь арасында яшәү өчен көрәшкән кораллы 19 яшьлек Совет  солдатлары. Болар барысы да кешелек фаҗигасе.  Сугышта булган мондый  куркыныч эпизодларны без сугыш турындагы кинолардан да карап беләбез. Ә кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез бу вакытта нинди кичерешләр кичергәннәрдер, билгесез. Ринат абый сугышта шофер була. Машинасында азык-төлек, ату кирәк-яраклары, снарядлар, кораллар ташый. Якын-тирәдә бомбалар шартлый, снаряд яңгырлары ява, кайдадыр кыя артында снайпер каравыллап тора... Үле гәүдәләрне җыеп, туган җирләренә озатырга да туры килә аңарга.

          Сугыш турында ул сөйләргә яратмый, аз-азлап сөйләгән вакытларында да күзләре яшьләр белән каплана. Беләм, сугышта күргәннәре, снарядлар-бомбалар шартлавы, иптәшләренең “мине үтермәсә ярар иде” дип ялварулы карашлары, кан исе, исәпсез-хисапсыз кеше мәетләре... болар барысы да бүгенгедәй күз алдында торадыр,  мөгаен. Сугыш кырында ятып калган сугышчан дуслары да искә төшәдер. Ринат абый бәхетле, чөнки ул исән кайткан, чагыштырмача сау-сәламәт, гаилә корып, балалар үстергән, хәзер оныклары да бар. Ә бит кире туган ягына, гаиләләренә әйләнеп кайта алмаучы Әфган сугышы корбаннары да бар. Әйе, аларның әти-әниләренә, якыннарына Ходай Тәгалә сабырлыклар бирсен.

 Хәзер ул сугышны ничек кенә бәяләмәсеннәр, якташларыбыз, шул исәптән Ринат абый да зур батырлык күрсәткәннәр. Киләчәктә дә исән калганнарга гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим. Мондый мәгънәсез сугышларны бүтән күрергә язмасын, балалар Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калган.

 Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын! Балалар тулы гаиләдә үсеп, аналарга газиз балалары янәшәсендә булырга язсын иде.

 Әле тормышның ямен-тәмен дә татып карамаган асыл ир-егетләребезнең гәүдәләре цинк табутларда гына кайтты. Алар якыннарының күңелендә 18-20 яшьлек булып калдылар. Аларның батырлыклары буыннан-буынга ядкарь итеп сөйләрлек. Кирәк идемени бу гаделсез сугышта арысландай ир-егетләребезнең чәчкә кебек гомерләрен өзү ? - дигән сорау бүген дә җавапсыз кала.

15 февраль – совет  гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн. Россия өчен сугыш беткән 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.

Бу көнне кешеләрнең күңелләрендә  кайгы  катыш шатлык  хисләре ургыла. Армиядә тыныч шартларда хезмәт итүче уллары, абыйлары-энеләре, ирләре өчен  шатлансалар, туганнары, якыннары хәтерендә мәңгегә яшь  булып калган  таныш түгел егетләр өчен кайгыралар. Соңгы  совет солдаты Әфганстан чиген узган көннән соң шушы мәгънәсез сугыш турында  китаплардан   укып  һәм фильмнардан карап кына белүче буын үсеп җитте. Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата. Әфган  сугышыннан исән-сау кайтканнарга да яшәү бик җиңелдән булмады. Инде аларның да саны елдан-ел сирәгәя бара. Әле гомеренең уртасына да җитмәгән ир-егетләребезне  Әфган  яралары иртә, бик иртә безнең арабыздан алып китә.  Сугыш тәмамланганнан соң күп еллар узса да,  аларның  туганнары һәм якыннарының йөрәкләрендәге кайгы әле дә кимемәгән.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела . Әмма без бу гаделсез сугышның корбаннарын онытырга тиеш түгелбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. Безнең барыбызның да теләк бер - Җир йөзендә сугыш утлары кабынмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Фәкать ул кушылган боерыкны үти. Меңәрләнгән  корбаннар,  күз яшьләре,  гариплекләр китергән сугыш өчен солдат гаеплеме, үз җирендә үзе хуҗа булган әфганлымы ? Әллә халык язмышы белән уйнаган ил башлыкларымы?  Шушы урында үзем яратып укый торган Мирхади Разовның шигырь юлларын язып үтәсем килә. Бу шигырьгә Фәрит Миннебаев көй дә язган.

                             Әфган  җилләре.

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты..

Тик беләсе иде - без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

“ Интернациональ бурыч” дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы.. Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип -

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк- кулы кирәк идеме?!

Тагын күпме бурычлы без,

Нигә белми халык?

Бүгенге, яңа буын егетләре үсә

Бурыч түләр өчен түгелме?!

                                                               

                                                                  Хабибуллина Диләрә

                                                                  9б сыйныфы, МБОУ “СОШ № 28”

                                                                  Түбән Кама шәһәре


Поделиться:

Сила слова

Развешиваем детские рисунки дома

Финист - Ясный сокол

Девочка-Снегурочка

Почему Уран и Нептун разного цвета