• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Ватанны саклау дигән һөнәр бар.

Опубликовано Зарипова Илюза Ильдусовна вкл 23.12.2014 - 12:29
Зарипова Илюза Ильдусовна
Автор: 
Бадрутдинова Чулпан Айзатовна

Дать представление о защитников отечества. Воспитать любовь к ним, уважение к солдатам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vatanny_saklau_dign_honr_bar.docx19.91 КБ

Предварительный просмотр:

Ватанны саклау дигән һөнәр бар.

Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә, 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көнен билгеләп үтү турында декрет  һәм Хәрби Диңгез флоты көне дип үзгәртәләр. 1993 елдан башлап ул бәйрәмне кабул ителә. СССР барлыкка килгәннән соң бу датаны Совет Армиясе, ә соңрак Совет Армиясе  “Ватанны саклаучылар көне” буларак билгеләп үтә башладык.

Ватанны саклаучылар көне диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Әмма, бу бәйрәм аларныкы гына түгел–бөтенхалык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз үз илләрен саклаган, аның өчен кан койган, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Шуңа һәр гаиләдә бу көн көтеп алына, олылап билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә безнең мәктәпне укып тәмамлаган күпме егетләребез намус белән үзләренең хәрби бурычларын үтиләр. Ир-егетнең ныклыгын да Армия хезмәте сыный.

Безнең әтиләр дә Армия хезмәтен үткәннәр бит. Егет кеше өчен Армия хезмәте үтүнең нинди җаваплылык икәнен аңлыйбыз.  Бу көндә без Ватан өчен башларын салучыларны тирән хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алабыз. Нинди зур югалтулар булган. Бу югалтуларны үз күзләре белән әбиләребез, бабайларыбыз күргән.

           Моннан 70 еллар элек безнең илебезне явыз фашистлар басып алган. Бу           вакыйга 1941 елның 22 июнендә башлана.Ул- Бөек Ватан сугышы дип аталган.  Ватан сугышы- ул кеше йөрәкләрендә зур күңел ярасы. Ничә кешенең гомерләрен алып киткән ул. Бәлки ничә икәнен санап та бетереп булмыйдыр.

 Күп әниләр үзләренен улларын, ирләрен югалтканнар.

          Бу сугыш безнең тарихта иң дәһшәтле, югалту-кайгылары, иң  коточкыч вакыйгалары белән миллионнар күңеленә мәңге онытылмас булып кереп, урнашып калды. Уйлап та булмый бит, бу сугышта 13 яшьлек малайлар да  Ватаныбыз өчен үзләренең гомерләрен биргәннәр. Кешеләр үзләренең дуслары, туганнары өчен дә гомерләрен күкләргә тапшырганнар. Ни өченме? Чөнки,  Ватанны саклау дигән һөнәр бар. Алар бу һөнәргә тугрылыклы булып калган.

             Минем дә дәү-әтиемнең әтисе бу куркыныч  сугышка Ватанын сакларга киткән. Аның исеме- Идият Гыйниятович. Сугышка киткәндә, аңа 31 яшь булган. 1942 елда өйгә каты яраланып кайткан. Мин аның белән бик горурланам. Илебезнең азатлыгы өчен бүгенге матур көннәребез өчен үзенең өлешен керткән, Ватан алдында бурычын үтәгән.

             Кешенең матурлыгы үз ватанын яратуда, аны һәр минутта сакларга әзер булуда чагыла. Ватанны ярату – аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу дигән сүз. Кешене нәрсә белән кызыксынуыннан, нинди уй – фикерләр белән яшәвеннән, кечкенә генә мәсьәләләрне булса да хәл итүдә ничек катнашуыннан аның батырлыкка әзерлеге күренә. Ватандар рухта тәрбияләнгән яшьләр  ил тормышында актив катнаша, хезмәттә, мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яулый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итү- һәр егетнең изге һәм мактаулы бурычы.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

ӘЛКИ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ТАТАР БОРНАЕ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ  МӘКТӘБЕ

Сочинение”Ватанны саклау дигән һөнәр бар”

2014 ел

МБОУ “Татарско-Бурнаевская ООШ” Алькеевского МР РТ

Номинация: «Литературное творчество»

Участник: Бадрутдинова Чулпан Айзатовна, 11 лет (5 класс)

 Педагог: Зарипова Илюза Ильдусовна, тел: 89276716972


Поделиться:

Рисуем простой осенний лес в геометрическом стиле

Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью

Госпожа Метелица

Белый лист

Рисуем ветку берёзы сухой пастелью