• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Кадерле әнием!

Опубликовано Гаязова Энҗе Фаргатовна вкл 14.01.2015 - 16:53
Автор: 
Гафиятов Булат

Булатның әнисенә багышлап иҗат иткән шигыре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaderle_niem.doc22 КБ

Предварительный просмотр:

Кадерле әнием!

Күзләремә бәхет, соклану яше килә.

 “Әнием”- диеп әйткәндә.

Нинди авырлыклар үткән ул

Мине аякка бастрыйм дигәндә.

Көне-төне эшләде...

Мохтаҗлыкны күрcәтмәде.

“Син ашасаң, мин тук булам” – диеп

Ашатты да, эчертте.

Кичләрен әкият сөйләп,

 Җырлар өйрәтте миңа.

Җылы кочагына алып:

“Балакаем минем, сандугачым”, – диеп

Тирбәтте җайлап кына.

Хәзер менә зур үстем мин,

Яшәү  рәвеше башка.

Әни түзде, ул булдырды

Җиңеп чыкты барысын да.

Күзләрең хаман балкып тора,

Йөзләреңдә һәрчак нур.

Сүзләрең дә  тәмле синең,

Елмаюын бик матур.

Киңәшләр дә бирәсең,,

Көлдерәсең дә мине.

Кирәгендә юатасың,

Я төзәтәсең син мине.

Рәхмәт, бик зур рәхмәт!

Барысы өчен, әнкәем.

Горурланам үзең белән,

Озак яши күр әле.

Гафиятов Булат 9 нчы А сыйныфы


Поделиться:

Что есть на свете красота?

Хитрость Дидоны

Пейзаж

Сорняки

О чем поет Шотландская волынка?