• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Иң хөрмәтлесе

Опубликовано Әюпова Алсу Фаит кызы вкл 23.03.2015 - 17:44
Әюпова Алсу Фаит кызы
Автор: 
Султанов Булат

Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Әнием дә мәктәптә укытучы булып эшли. Ул 20 ел инде башлангыч класс укучыларына белем бирә. Үз эшен яратмаган кеше балалар белән болай эшли алмас иде дип уйлыйм мин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon in_hormtlese._insha.doc23 КБ

Предварительный просмотр:

Иң хөрмәтлесе

   Укытучы – иң мөһим, җәмгыятькә күп файда китерә торган һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте авыр, катлаулы. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.

   Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Әнием дә мәктәптә укытучы булып эшли. Ул 20 ел инде башлангыч класс укучыларына белем бирә. Үз эшен яратмаган кеше балалар белән болай эшли алмас иде дип уйлыйм мин. Мәктәптәге бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен бик рәхмәтле. Ләкин беренче укытучым – Гатиатуллина Фәридә Лотфулловна - иң хөрмәтлесе, яратканы. Ул әниемнең дә беренче укытучысы булган. Фәридә апабыз бик яхшы һәм кайгыртучан иде. Хәзер инде ул лаеклы ялда.  Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтте, тәртипле булуыбызны теләде. Һәрвакыт безгә нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген әйтте. Аны икенче әниебез дип атарга мөмкин. Әниләребез кебек үк, ул да безне кирәк вакытта мактады, ә кайчак ачулана да белә иде. Ләкин без аңа үпкәләмәдек, ә киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм апа әйткәнчә эшләргә тырыштык.

   Фәридә апа бик тырыш, үз һөнәрен бик ярата иде. Ул безнең белән кызыклы темаларга да сөйләшергә вакыт тапты. Хәзер дә күрешкән вакытларда хәлләребезне сораша, киңәшләрен бирә. Фәридә Лотфулловна минем беренче һәм яраткан укытучым булып калыр. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.

Султанов Булат , 9 класс


Поделиться:

Круговорот воды в пакете

Весёлая кукушка

Как нарисовать небо акварелью

Простые летающие модели из бумаги

Смекалка против Змея-Горыныча