• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Работа для конкурса Р. Валиева

Опубликовано Гыйниятуллина Алсу Рафис кызы вкл 20.05.2015 - 22:05
Гыйниятуллина Алсу Рафис кызы
Автор: 
Мифтахова Асия
Мин татар кызы, үземнең татар милләтеннән булуым белән горурланам. Татар теле белән бәйле төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашам һәм ирешкән уңышларым да бар. Менә Р.Вәлиев премиясенә үткәрелгән конкурста да катнаштым. Анда түбәндәге эшләремне папкага тупладым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Шигырь20.12 КБ

Предварительный просмотр:

Әниемә.

Әниемне мин яратам.

Аңа диеп, шигырь язам.

Әнием минем бик яхшы,

Күңеле аның бик якты.

 

Әнием дә мине ярата.

“Балакаем”,-дип кайгырта.

 Әдәпле булып үсәрмен,

Авырлыкларга түзәрмен.

 

Әйбәт укыган мәктәптә,

 Бик мактыйлар аны эштә.

Гаиләдә һәркайсыбыз

Ак бәхет аңа телибез.

Балыкларым.

“Балыклар телсез”,- диләр.

Һич ышанмыйм бу сүзгә.

Әй, үзләренә кирәкне,

Аңлата беләләр безгә!

Дәрестән соң өйгә кайткач,

Киләм дә алар янына,

Мин тизрәк сәлам бирәм!

Сизәм, алар да сагына.

Әй, гаҗәпләнеп аларга,

Карыйм авызларына!

Әйтерсең лә сөенәләр

Килсәләр яннарына.

Кыш бабайны сагындым.

Тизрәк килеп җитсен дип,

Кыш бабайны сагынам.

Күп бүләкләр бирер дип,

Көн дә аны юксынам.

        Матур күлмәк тә алдык,

        Шигырьләр дә ятладык.

        Кыш бабай килүенә

        Чыршы да бизәп куйдык

Кыш бабайга хат.

Серле теләгемне язып

Синең почтаңа салам.

Укырсың да үтәрсең дип,

Бик өметләнеп калам.

Татарча уйныйбыз да, җырлыйбыз да.

Без мәктәбебездә татар телендә еш кына төрле кызыклы темаларга шигырь уку бәйгеләре, дәрес – кичәләр уздырабыз. Мин аларда бик теләп катнашам. Бәйрәмнәрдә алып баручы да булам.  Һәр ел саен мәктәптә татар теле атналыгы үткәрелә.  Анда телебезне белү, табигатебезне, туган ягыбызны белү дәрәҗәсен тикшерәбез һәм яңа кызыклы белемнәр алабыз. Миңа бигрәк тә “Тапкырлар һәм зирәкләр”, “Йолдызлы сәгать” уеннары ошый. Уку елының соңгы көннәрендә без укытучыбыз Алсу Рафисовна белән мәктәп ишегалдынла татар халык уенннары уйныйбыз. Сыйныфташларым рус телендә аралашсалар да, без алар белән “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия, Зәкәрия, Кумая”, “Түбәтәй” уеннарын саф һавада бик теләп уйныйбыз.


Поделиться:

Снег своими руками

Сказка на ночь про Снеговика

"Разделите так, как делили работу..."

Без сердца что поймём?

Мороз и заяц