• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Ф. Зыятдинова иҗатында туган як образы

Опубликовано Низамиева Рузиня Гадиевна вкл 08.06.2015 - 13:08
Низамиева Рузиня Гадиевна
Автор: 
Хәертдинова Гүзәлия

Якташ шагыйрәбез Ф. Зыятдинова иҗатына кыскача күзәтү ясалды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f_.zyyatdinova_konf.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

“Минем туган ягым” темасына

табигать фәннәре дициплинасы буенча укучыларның

I регионара фәнни – гамәли конференциясе

Туган як – кадерле төбәк

(Җирле шагыйрә Ф. Зыятдинова иҗаты буенча)

“Поэзиядә һәм прозада туган як образы” секциясенә

                                       Эшне башкарды: Татарстан Республикасы

                                                   Буа  муниципаль гомуми  белем бюджет

                                                             учреждениесе “М. М. Вахитов исемендәге                                                             гимназия”нең 9нчы  сыйныф укучысы

                                                       Хәертдинова  Гүзәлия  Ренат кызы

                 

                                             Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укучысы                  Низамиева Рузинә Һади кызы

2015

Эчтәлек

 I Кереш. Ф. Зыятдинова – җирле шагыйрә.............................................. ........3

 II Төп өлеш. Туган як – кадерле төбәк.                                                                                                      1. Ф. Зыятдинова иҗатында мәгънә һәм темалар төрлелеге........................... 4

2. Шигырьләрдә тел-сурәт чаралары, милли бизәкләр....................................7  III Йомгаклау....................................................................................................... 8

 IV Файдаланылган әдәбият...............................................................................9

Кереш

Ф. Зыятдинова – җирле шагыйрә

Буа төбәгеннән Р. Харис, Ә. Рәшитов, Б. Камалов, Ш. Хөсәенов, Р. Рахмани кебек бөек затлар чыккан. Аларның күбесе М. Вахитов исемендәге мәктәптә белем алганнар, әсәрләре төрле яклап тикшерелгән, өйрәнелгән, иҗатлары турында төрле тәнкыйди мәкаләләр чыккан. Болар – олы ихтирамга лаек шәхесләр. Мин хезмәтемне җирле шагыйрә Ф. Зыятдинова иҗатына багышладым. Шагыйрә иҗатында табигать һәм кеше мөнәсәбәтләренең бирелешенә, шигырьләренең сәнгатьчә эшләнешенә игътибар иттем. Аның иҗатын анализлаган бер чыганак та юк. Шулай да “Әдәбият белеме сүзлеге”, “Буа ягы – тау ягым” китапларыннан, мәктәп дәреслекләреннән файдаланып, укытучым җитәкчелегендә Ф. Зыятдинова иҗатына кыскача  күзәтү ясарга булдым.

Ф. Зыятдинова 1940 нчы елда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында  туа. М. Вахитов исемендәге мәктәптә белем ала. Соңрак әлеге уку йорты аның хезмәт урынына да әйләнә. “Беренче шигырем мәктәптә чыга торган “Әдәби бит” газетасында басылды. Ул “Туган авылым”дип атала иде”,- дип искә ала Ф. Зыятдинова. Соңрак шигырьләре район газетасы битләрендә күренә башлый, алар укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.  “Шигырьләремнең күбесе табигать, әти - әни, туган авыл  турында”, - ди автор иҗаты белән кызыксынучыларга. 1995 нче елда аның “Көмеш чулпы чыңы” исемле нәзек кенә шигырьләр тупланмасы дөнья күрә, иҗаты район газетасы “Байрак” та  даими яктыртылып бара.  

Төп өлеш. Туган як –кадерле төбәк

Ф.Зыятдинова иҗатында мәгънә һәм темалар төрлелеге

        Ф. Зыятдинованың табигатькә багышлап язылган шигырьләрен берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин.

  • Ел фасыллары белән бәйле шигырьләре:

 “Язгы уяну”, “Яз мизгеле”, “Бәхет тамчысы”; “Кыш бизәкләре”, “Кышкы моңнар”; “Туган як көзе”, “Көз”, “Көзләр моңы”; “Җәйге кич”, “Җәйге иртә”

  • Елга-күлләр, чишмә бирелеше:

“Авылым чишмәсе”, “Чишмә”,

  • Кеше, кешенең җирдә яшәү мәгънәсе :

  “Изге эш”, “Рәхмәт сиңа”, “Язмышым”, “Бәхетле язмыш”

  • Әни - - кадерле кеше:

 - “Хушлашу”, “Әнием наратлары”, “Кыр юлы”, “Ана сагышы”,

  • Туган җир, анда яшәү шатлыгы:

 “Кайту”, “Җилләр булсам”, “Гүзәллек”,”Туган җирем”, “Кайт әйләнеп”,

 “Бәхет тамчысы”, “Сагыну”

  • Мәхәббәт, ялгышу, үкенү:

  “Үкенерсең”, “Умырзая”, “Мәхәббәт сагышы”, “Сагынган минутларда”,”Кайту”.

          Ф. Зыятдинова шигырьләреннән аңлашылган мәгънә төрлелеген ачыклап, мисаллар белән ныгыттым.

  • Яшәүнең, гомернең чикле булуы:

 Болай да бит безгә бу гомерләр

Бары чикләп кенә бирелгән...

Көннәр, айлар, еллар артта кала,

Сиздермичә шулай гомер үтә. “Туган як көзе”

  • Тормышның катлаулы булуы, кешегә төрле сынаулар хәзерләве:

Сыныр өчен минем рухи көчне

Юлларымда куйдың киртәләр...

Мин ышанып яшим бәхет белән

Туасына назлы иртәләр. “Язмышым”

  • Мәхәббәт мәңгелек, аның беркайчан да картаймавы:

Чәчебезгә инде чал керсә дә,

Картаюны белми ул күңел.

Яшьлек язларыбыз алда да бар,

Мәхәббәткә әле соң түгел. “Яшьлегемнән килми китәсем”

Ф. Зыятдинованың туган як табигате, мәхәббәт, ата-анага мөнәсәбәт, әхлак темаларына язылган шигырләрен укучылар җылы кабул итәләр. Ул үз буыны җилкәсенә төшкән авырлыклар, сугыш чорына туры килгән кыен балачак, сугыштан кайтмаган әтиләр турында яза:

                                   Сугыш чорын кичкән аналарның

                                    Күпме кайгы үткән башыннан.

      Ай урагын салып иңбашына

             Кайтыр төсле әнкәй басудан. (“Кыр юлы”)

                                    Олы юлда күзең, шул юл буйлап

                                    Әти киткән илне сакларга.

    Язмыш кырыс, насыйп булмагандыр

                                 Кайту аңа туган якларга.  (“Әти кайта безнең арага”)

Ф. Зыятдинованың туган ягы – Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылы. Бу як басу – кырлар, чишмә, инешләргә бай . Шунлыктан булса кирәк, аның шигырьләрендә күбрәк “кыңгыраулы атлар” чапкан авыл юллары, “каен кызлары”, күзләрне иркәләгән арыш басулары белән очрашасың. Автор күзгә әллә ни ташланып тормаган “Кыр ягы” табигатенең матурлыгын күрә һәм, үзенә генә хас сурәт чаралары кулланып,  шуны күрсәтә белә. Ул шул табигать киңлекләренә сәяхәт иткәндә, якыннарының шатлык – сагыш белән тулы күңел түрләренә үтеп керә, авылдашларының кылган изге гамәлләренә соклана:                    Җомга намазына бара картлар

                                      Кылу өчен изге гыйбадәт.

                                      Ерак буыннардан мирас булып

               Калган бездә матур ул гадәт. (“Изге эш”)

Шигырьләрдә тел-сурәт чаралары, милли бизәкләр

Шагыйрь шигырьне күңелне тибрәтерлек итеп сурәтләп биргәндә генә, укучыга барып җитә. Язучы теленең байлыгы, матурлыгы үзенә генә хас сурәтләү чараларын табуда, аларны куллануда күренә. Ф Зыятдинова шигырьләрендә метафоралар (җыр туа күңелдә, канатлы хыяллар, бәхетем кояшы, миләш кызы), чагыштырулар (фирүзәдәй зәңгәр, чәчәк кебек сүзләрем), сынландырулар (нурлар үбә,чишмә җыр откан, җилләр уятты, җил уйный, җырын көйли чишмә), эпитетлар (шаян җил, алсу нурлар, пар аккошлар, моңлы тургай, дәртле җыр) бик күп.

Ф. Зыятдинова иҗаты белән танышканда, кайбер төшенчәләрнең кабатлануына игътибар иттем. Мәсәлән, туган якны сурәтләгәндә, шагыйрә еш кулланган табигать образлары: нарат, чишмә, каен, чәчәкләр;

күп кулланылган төсләр: алсу, ак, сары, зәңгәр;

хис – тойгыны белдерүче сүзләр: сагыш, үкенү, көнләшү, сагыну        :

берничә урында очраган өстәмә деталь: төштә күрү;

         Ф. Зыятдинованың шигырьләрендә татар халкының милли бизәкләрен күпләп очратырга мөмкин. Мәсәлән,

1. Алып килер төсле җилләр миңа

Әнкәйләрнең чулпы тавышын.

                                    2. Ай урагын салып иңбашына

                                       Кайтыр төсле әнкәй басудан. (“Кыр юлы”)

Аның шигырьләрендә Чишмә образы төрле яклап ачыла. Чишмәнең башкарган вазыйфалары шактый төрле һәм үзенчәлекле:  

1. Таулар тишеп, ташлар тәгәрәтеп,

        Киртәләрне җиңә юлында. (“Чишмә”)

2. Бәллүр чыңлы чишмә әйтерсең лә

                          Сандугачтан моңлы җыр откан. (“Җәйге иртә”)

                                   3. Таулардан чишмәләр

   Агалар моң булып. (“Яз мизгеле”)

   4. Сандугачлар җыры тынып тормый

                 Авыл күрке чишмә буенда. (“Җәйге кич”.)

                                    5. Тау астынна чишмә агып чыга,

                                       Үзәннәргә таба юл ала.

Әгәр туктап татлы суын эчсәң,

         Ару – талуларың югала. (“Чишмә”)

Йомгак.

Ф. Зыятдинова әле һаман иҗат эшендә. Ул туган ягын сагынып, аның табигатеннән илһам алып, шигырьләр язуын дәвам итә. Каен кызлары, имән егетләре, серле чишмә челтерәве, бабайларның азан тавышларыннан шагыйрә бетмәс энергия ала. “Туган ягым табигате  яшәр өчен көч, иҗат итү өчен илһам бирә”, -ди Ф. Зыятдинова. Шигъри юллар белән әйткәндә,

Туган якның гүзәллеген күреп,

                                 Яңа җырлар туа күңелдә. (“Җәйге иртә”)

Шулай итеп, мәктәптә әдәбият дәресендә алган белемнәремә нигезләнеп, җирле шагыйрә Ф. Зыятдинова иҗатына кыскача күзәтү ясарга, аның туган як табигатен сурәтләүдәге осталыгын күрсәтергә, шигырьләренең сәнгатьчә эшләнешенә бәя бирергә тырыштым. Бу минем  кечкенә генә  ачышым булды, киләчәк өчен  бәләкәй генә сукмак, гади генә күперчек салдым дип   уйлыйм.

Файдаланылган әдәбият

  1. “Әдәбият белеме сүзлеге”, К., Татарстан китап нәшрияты, 1990
  2. “Байрак” газетасы, август, 2013; сентябрь, 2013; октябрь, 2013
  3. Буа ягым – тау ягым. Татар китап нәшрияты, 2000.
  4.  Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
  5. Җәләлиева М.Ш.,. Әдһәмова Г.М., Сибгатуллина Д.Ш..Әдәбият. Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. К., 2011

        


Поделиться:

Как нарисовать зайчика

Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца

Мать-и-мачеха

Два морехода

Шелковая горка