Стихотворение написано учеником I класса, целиком посвящается раскрытию значения космоса в жизни человека. Материал имеет и профориентационную направленность - автор мечтает стать космонавтом!
Вложение | Размер |
---|---|
ritmy_kosmosa_tsvr.docx | 14.87 КБ |
“Җиһан ритмнары” дип исемләнгән бәйге
Номинация : шигырь - “Җиһан ритмнары...”
2015 нче ел
Җиһан ритмнары...
Җәйнең матур бер көнендә
Бабам белән утырдым.
Бик кызыгып, колагына
Шундый сорау җиткердем.
“Әйт әле, син, бабакаем,
Җиһан ерак җирдәме?
Тормышлары безнең кебек
Бик тиз үтеп бетәме?”
Бабам елмаеп карагач,
Сабыр сүзен башлады:
“Космос тәртипсез булмый” , - дип
Мине орышып ташлады.
“Әйе, тормыш бик кызыклы -
Гагарин шуны күргән.
Җиһан ритмнарын, балам,
Бик күп космонавт белгән.
Анда бар да бик тыныч, ди,
Үз тәртибен беләләр.
Җир белән әле кайвакыт
Элемтәгә керәләр.
Машиналар тыныч кына,
Иртән эшкә керешә:
Йолдыз белән ай арасын
Бер- берсеннән белешә.
Сугышларны яратмыйлар,
Атышлар кирәк түгел.
Тырышалар үстерергә
Матур чәчәк, матур гөл.
Син, балакай, тырышып укы,
Үскәч, шунда очарсың.
Кайнар сәлам җиткерерсең,
Бар галәмне кочарсың!”
Бабакайның шул сүзләре
Уелды күңелемә.
Җиһан ритмнарын күреп
Тиз кайтырмын илемә!
Можно от Солнца уйти...
Галка в чужих перьях
Рисуем ананас акварелью
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
А теперь — мультфильм