• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Сәяхәтче пингвин баласы

Опубликовано Галиева Фарида Фаимовна вкл 20.10.2015 - 17:50
Галиева Фарида Фаимовна
Автор: 
Шадалиева Дина

Творческая работа ученика. Литературное произведение. Рассказ о пингвиненке, которыйлюбил путешествовать.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syahtche_pingvin_balasy.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

                            Сәяхәтче пингвин баласы

Ерак-ерак Антарктидада яшәгән ди бер пингвин баласы. Ул яшәгән җир мәңгелек кар һәм боз иле икән. Тирә-якта ак төстән башка бернинди дә төс булмаган.  Пингвин баласы хыялланырга бик яраткан. Әнисе аңа бик матур чәчәкле, яшел урманлы илләр турында сөйләгән. Һәм пингвин баласы көннәрнең берендә әнисенә:

  • Әнием, матурым, минем ямь-яшел урманнарны, болыннарны күрәсем килә,-дигән.
  • Юк, балам, без ул илләрне төштә генә күрә алабыз. Анда бара алмыйбыз,-дигән әнисе.

Ләкин пингвин баласының хыялы көннән-көн үскән. Ул әнисен аптыратып бетергән. Инде әнисе түзмәгән, Антарктидага Казаннан фәнни экпедициягә килгән  абыйлар янына барып, хәлне сөйләп биргән.  Тегеләре пингвин баласын үзләре белән кунакка алып китәргә булганнар.

 И сөенгән инде пингвин баласы. Шатлыгыннан җырлап та йөргән...

Менә алар Казан шәһәрендә. Тирә-яктагы төсләргә пингвин баласының күзләре камашкан. Экспедициягә килгән абыйларның берсендә кунакта булган ул. Ә ул абыйның Дилә исемле кечкенә кызы да булган. Кыз аны Казан буенча сәяхәткә алып чыккан.Кремльне, Колшәриф мәчетен, метроны күрсәткән. Беркөнне зоопаркка барырга булганнар. Бик күп хайваннар күргәннәр алар анда. Тик кайтканда пингвин баласының кәефе булмаган. Ни өчен икәнен ул әле үзе дә аңламаган.  Дилә аның күңелен күрер өчен үзләренең гимназияләре янында әле яңа гына ачылган океанариумга алып барырга булган. Анда нинди генә балыклар юк икән! Хәтта бәләкәй пингвиннар да бар! Менә шунда пингвин баласының үз гомерендә беренче тапкыр йөрәге кысылып куйган: бик жәлләгән ул андагы пингвиннарны. Алар бит шушы кечкенә сулыктан башка бернәрсә дә күрмиләр. Иркенләп уйный-уйный йөзә дә алмыйлар. Тизрәк чыгып киткән ул бу океанариумнан. Теге көнне зоопаркка баргач, ни өчен кәефе төшкәнен дә аңлаган. Пингвин баласының үз иленә, әнисе янына кайтасы килә башлаган.

    Бәхете бар икән: тагын экспедициягә җыенганнар иде абыйлар. Пингвин баласы, корабтан да алда очып кайтырдай булып, боз тауларын күзләгән...

    Менә алда Антарктида. Әнисе, улының болай тиз кайтуына аптырап,сораган:

  • Я, ничек соң сәяхәт? Ошадымы?
  • Бездән дә бәхетлерәк пингвиннар юк икән, әнием! Нинди иркен туган илебез! Мин башка беркайчан да бу боз иленнән китмәячәкмен,- дигән пингвин баласы.

Шадалиева Динә, 3а сыйныфы укучысы


Поделиться:

Ласточка. Корейская народная сказка

Лиса-охотница

«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей

Воздух - музыкант

Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью