• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Проект эше. Тема Су – яшәү чыганагы.

Опубликовано Зугра Бадертдинова вкл 27.01.2016 - 23:16
Автор: 
Гараев Айбулат

Безнең тирә - ягыбызда су бик күп. Ләкин  мин су турында бик аз уйлана идем. Әйләнә-тирә дәресендә укытучы апа эчә торган  суның  аз булуын  һәм көннән - көн кими  баруы  турында аңлатты.  Бу мине бик кызыксындырды.  Шуңа күрә мин проект эшемне су темасына багышладым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe.pptx2.79 МБ
Файл proektnaya_rabota._voda_-_istochnik_zhizni.docx21.86 КБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Актаныш муниципаль районы Чат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе Проект эше. Тема: Су – яшәү чыганагы. Проектны эшләде 2 нче сыйныф укучысы һәм яклады: Гәрәев Айбулат Фәнәвис улы Җитәкче : Бәдертдинова Зөһрә Баязит кызы

Слайд 2

Аннотация Безнең тирә - ягыбызда су бик күп. Ләкин мин су турында бик аз уйлана идем. Әйләнә-тирә дәресендә укытучы апа эчә торган суның аз булуын һәм көннән - көн кими баруы турында аңлатты. Бу мине бик кызыксындырды. Шуңа күрә мин проект эшемне су темасына багышладым .

Слайд 3

Проект эшенең темасы: Су – яшәү чыганагы.

Слайд 4

ачыклау Максат: суның өйдә нинди максаттан куллануын һәм өй шартларында суның сыйфатын ничек яхшыртырга кирәклеген ачыклау, т абигатькә , су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү .

Слайд 6

Проблемалы сораулар: Су безгә каян килә? Кар суын өй шартларында чистартып буламы? Н әрсә өчен тотыла? Н инди суны эчәргә ярый?

Слайд 7

Эзләнү ысуллары:

Слайд 8

Минем өйгә су кайдан һәм ничек килә ? Безнең авыл янында су башнясы бар. Башнядан торбалар аша су өйгә килә.

Слайд 9

Без судан башка бер көн дә яши алмыйбыз. Су – бөтен тереклек өчен яшәү чыганагы ул .

Слайд 10

Суны чистарту ысуллары: Фил ь тр белән Кайнату ысулы белән - Тондыру ысулы белән

Слайд 11

Тәҗрибә № 1 Кар суын марля ярдэмендэ чистарту Димәк, м арля суны чүпләрдән генә чистарта, ләкин су пычрак. Кар суын кулланырга ярамый. Ул сәламәтлеккә зыянлы.

Слайд 12

Тәҗрибә № 2 Краннан аккан һәм фильтр аша чыккан суны алабыз. Суларны 3 көнгә тонарга куябыз. Краннан алган су исләнә, төссез, үтә күренмәле. Фильтр аша чыккан су иссез, төссез, үтә күренмәле . Димәк, фильтр аша чыккан суны тонарга куймасаң да була. Ә краннан алган суны тонганнан соң кайнатырга кирәк. Суны тондыру ысулы

Слайд 13

Тәҗрибә № 3 Ике төрле су алдым: краннан һәм фильтр аша чыккан. Су кайнады. Икесе дә иссез, төссез һәм үтә күренмәле. Ләкин краннан алган суның төбендә юшкын утыра. Димәк, фильтр аша чыккан су сыйфатлы. Суны кайнатып чистарту

Слайд 14

Нәтиҗәләр : суны чистартуның иң гади ысулы – тондыру краннан килгән суны кайнатып яисә фильтр аша чыгарып эчәргә фильтр аша чыккан су сыйфатлы Кар суы сәламәтлеккә зыянлы

Слайд 15

Әйдәгез, суны сак тотыйк, сулыкларны пычратмыйк!

Слайд 16

Иг ъ тибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Слайд 17

Литература : 1. Гальперштейн Л.Я. Моя первая энциклопедия.: Науч.-поп. издание для детей/ - М.: ООО «Издательство « Росмэн -Пресс», 2003. – 255 с. Интернет тагы сайт: 1. http ://mapru.com/forum/index.php?showtopic=796

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы

Чат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Проект эше.

Тема: Өйдәге су.

                                                                             Проектны эшләде:

                                                                             2 нче сыйныф  укучысы

                                                                             Гәрәев Айбулат  Фәнәвис                                

                                                                             улы.

                                                                             Җитәкче: Бәдертдинова Зөһрә

        Баязит кызы.

Кереш.

Безнең тирә-ягыбызда су бик күп.. Шуңа  күрә мин су турында аз уйлана идем. Ләкин әйләнә-тирә дәресендә укытучы апа эчә торган  суның  аз булуын  һәм көннән-көн кими  баруы  турында аңлатты.  Бу мине бик кызыксындырды.  

        Эзләнгәннән соң мин җир шарындагы суның    97% ы – тозлы диңгез сулары, бары тик 3% ы гына төче сулыклар икәнен белдем. Без эчә торган су төче һәм чиста булырга тиеш.

        Су – тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел.

        Мин су турында күбрәк уйлана башладым. Мине барысы да кызыксындырды: өйгә су кайдан  һәм ничек килә,  ни өчен тотыла. Әгәр минем организмда су шулай күп икән, нинди су  эчәргә  ярый?

Шуңа күрә минем эзләнүнең объекты су булды.

Максат: суның өйдә нинди максаттан куллануын һәм өй шартларында  суның сыйфатын ничек яхшыртырга  кирәклеген ачыклау.

        Бурычлары:

  • Өйгә суның кайдан һәм ничек килүен белү.
  • Суның сыйфатын ачыклау.
  • Өй шартларында суны чистарту юллары белән танышу.
  • Суны чистарту фильтры белән танышу.

Эзләнү ысуллары:

  • Күзәтү.
  • Материал эзләү.
  • Тәҗрибә.
  • Чагыштыру.
  • Мөстәкыйль уйлау.

Актуальлелек: Без судан башка бер көн дә яши алмыйбыз.  Су – бөтен тереклек өчен яшәү чыганагы.

II. Төп өлеш.

2.1. Минем өйгә су кайдан һәм ничек килә?

        Безнең авыл кырыенда су башнясы бар. Башнядан  торбалар аша су өйгә килә.

2.2. Суны өйдә куллану.

        Безгә су кухняда ашарга әзерләү һәм табак-савыт юарга кирәк.

        Ваннада су гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен кирәк.

        Су өйдәге гөлләргә дә кирәк.

        Йорт хайваннары да судан башка тора  алмый.

Өйдә сусыз яшәүне күзалдына китерү мөмкин түгел. Без аңа бик мохтаҗ.

2.3. Суның сыйфатын тикшерү.

        Без суны  көн саен кулланабыз. Суны кулланырга яраклы итү өчен чистартырга кирәк. Чистартылмаган су төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Суны чистарту ысуллары:

  • Фильтр белән.
  • Кайнату.
  • Тондыру.

Тәҗрибә № 1

Краннан килмәгән  суны чистарту.

        Миндә сорау туды: “Краннан килмәгән суны  өй шартларында чистартып  буламы ?”  Без бу тикшерүне үткәрү өчен әни белән карны  өйгә эрергә кертеп куйдык. Кар эреде. Без банкадагы кар суының төбендә караңгы утырма һәм чүпләр булуын күрдек. Без марля ярдәмендә фильтр  эшләдек һәм суны чистартырга булдык. Марляда пычрак һәм чүпләр калуы күренде. Марля ярдәмендә  чистартылган суны игътибар белән карагач, банка төбендә көрән төстәге утырма булуы күренде.

Нәтиҗә: Марля суны чүпләрдән генә чистарта, ләкин су элеккечә пычрак.  Кар суын кулланырга ярамый.  Ул сәламәтлеккә зыянлы.

Тәҗрибә № 2

Суны тондыру ысулы белән чистарту.

        Краннан һәм  фильтр ярдәмендә чистартылган суны алабыз.

Суларны 3 көнгә тонарга куябыз. Краннан алган су исләнә, төссез, үтә күренмәле. Фильтр аша чыккан су иссез, төссез, үтә күренмәле.

Нәтиҗә: Фильтр аша үткән суны тонарга куймасаң да була. Ә краннан алган суны тонганнан соң кайнатырга кирәк.

Тәҗрибә № 3

Суны кайнатып чистарту.

        Ике  төрле су алдым: краннан һәм фильтр аша чыккан. Су кайнады. Икесе дә иссез, төссез һәм үтә күренмәле.  Ләкин краннан алган суның төбендә юшкын утыра.  

Нәтиҗә:  Су кайнаганда кислород парга әйләнә һәм “үле” суга әйләнә. Кайнаган суда тозлар,  хлор һәм микроблар  була.

Нәтиҗә:

  • Өй шартларында суны кайнатып эчү ышанычлы. Тозлар савыт кырыена юшкын булып утыра.
  • Суны чистарту ысулларының иң гадие – тондыру.  Нәтиҗәдә  хлор парга әйләнә, ә тозлар  төпкә утыра.
  • Краннан килгән суны эчәргә ярамый, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.
  • Әгәр дә фильтр аша чистартсаң , ул сыйфатлырак була.
  • Краннан килмәгән су сәламәтлеккә зыянлы.

Фильтр белән танышу.

        Краннан  килгән суны чистарту төчен төрле типтагы фильтрлар кулланыла. Тормышта куллана торган фильтрның төрләре:

  • Кувшин тибында.
  • Кранлы агып торган фильтр.

        -  

        Безнең гаилә кувшин тибындагы фильтрны куллана. Ул бик ужайлы.  Фильтрның картриджын һәрвакыт алыштырып торырга кирәк.

III. Йомгаклау.

        Әдәбияттан һәм тәҗрибәләр үткәргәннән соң мин белдем:

  • Өйгә суның кайдан һәм ничек килүен.
  • Өйдә суны нинди максатларда куллануны.
  • Өй шартларында суны чистарту ысулларын.
  • Краннан килгән суны фильтр ярдәмендә чистарту кирәклеген.

Литература:

1. Гальперштейн Л.Я. Моя первая энциклопедия.: Науч.-поп. издание для детей/ - М.: ООО «Издательство «Росмэн-Пресс», 2003. – 255 с.

Интернеттагы сайт:

1. http://mapru.com/forum/index.php?showtopic=796

Иллюстрацияләр:

1. Фотографияләр.

        


Поделиться:

Астрономический календарь. Март, 2019

Филимоновская игрушка

Мороз Иванович

Алые паруса

Философские стихи Кристины Россетти