• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

“Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас. Инша.

Опубликовано Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы вкл 29.01.2016 - 21:50
Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы
Автор: 
Әхтәмова Адилә

“Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас...”

Күзалдымда басу кыры. Янәшәдә генә урман. Урылмаган игеннәрнең башлары аска иелгән. Алар шулай илебезгә хәсрәт килгәнен тыңлап торалар төсле. Окоплар, зур-зур базлар, самолет, танк, зенитка көпшәләре  аунап ята. Монда сугыш  әле генә атлап, бар тереклекне  юк иткән. Янган агачлар күңелгә авыр моң сала. Шомлы бу күренешләр. Тормыш яңадан кайта алмас төсле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon berkem_d_bernrs_d_onytylmas_insha.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

5 а сыйныфы укучысы Ахтямова Адилә

Җитәкче: Ахтямова Гөлназ Мингали кызы

Инша.

“Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас...”

Күзалдымда басу кыры. Янәшәдә генә урман. Урылмаган игеннәрнең башлары аска иелгән. Алар шулай илебезгә хәсрәт килгәнен тыңлап торалар төсле. Окоплар, зур-зур базлар, самолет, танк, зенитка көпшәләре  аунап ята. Монда сугыш  әле генә атлап, бар тереклекне  юк иткән. Янган агачлар күңелгә авыр моң сала. Шомлы бу күренешләр. Тормыш яңадан кайта алмас төсле.

Сугыш. Бу сүздән никадәр борчу-хәсрәт, күз яшьләренең ачылыгы бөркелә сыман.

Илебез өстенә кара кайгы 1941 нче елның 22 июнендә  ябырыла. Тыныч тормышның бөтен яме югала. Япь- яшь егет-кызлар, кулларына автоматлар тотып, илебезнең тынычлыгын саклау өчен сугышка китә. Күпме гаиләләр ата назыннан мәхрүм кала. Аналар бөркеттәй улларын фронтка озата. Никадәр гаиләләр төзелми кала. Әле ярый, өчпочмаклы хатлар ике араны юаныч җепләре белән бәйләп тора. Ләкин  кайгы җиле- “Геройларча һәлак булды”- дигән хәбәрләр дә китерә. Ничек түзмәк кирәк?  

Сугыш темасына нигезләнеп,  әсәрләр языла фильмнар төшерелә. Шуларны укыганнан соң, гитлерчыларның нинди вәхши җаннар икәнлегенә инанам. Шәһәр- авылларны, завод-фабрикаларны җимереп, кешеләрне талап, җәзалап көн күргәннәр алар. Яшь аналарны, балаларны  бикләп, тереләй яндырулары- немец солдатының кансыз икәнлеген күрсәтә.  Хәтта хайваннар да мондый мәрхәмәтсез була алмый бит? Кайдан килгән мондый җәбер-золым?

Сугыш илебезне  1418 көн дәвамында  ут эчендә тота. Җирдә тынычлык булсын өчен, миллионнарча кеше һәлак була.  Без бу батырлар алдында баш иябез.Ачы хәсрәт китергән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын беркем дә онытырга тиеш түгел. Илебездә һәрвакыт тыныч- имин тормыш хөкем сөрсен! Дөньялар тыныч булсын иде. “Сугыш” дигән сүзне  минем ишетәсем килми!

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.


Поделиться:

Снежный всадник

Круговорот воды в пакете

Астрономический календарь. Март, 2019

Несчастный Андрей

Горячо - холодно