Җиңүнең 70 еллыгына багышлап укучы иҗат иткән шигырь.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 12.61 КБ |
Минем бабам.
Минем бабам Асылгәрәй
Сугышта булып кайткан.
Күкрәгенә бик күп төрле
Орден-медальләр таккан.
Орден-медальләр сөйлиләр
Аларның батырлыгын.
Илгә булган тугрылыгын,
Җиңүгә ышанычын..
Бабам булган пулеметчы
Һәрвакыт постта торган.
Иптәшләрен ул көн саен
Төннәрен каты салкында
Окопта үткәргәннәр.
Иртән торып,ач карыннан
Тагын сугышка кергәннәр.
Җиңү көне килгән бер көн,
Май ае иртәсендә.
Бабам башын иеп тора
Һәйкәл янәшәсендә.
Чәчәкләр салабыз ел да,
Батыр истәлегенә.
Күкләр аяз булсын һәркөн!
Сугышлар бетсен илдә!.
Шакурова Гөльназ, Киров урта мәктәбе, 6 сыйныф.

Как напиться обезьяне?

Денис-изобретатель (отрывок)

Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)

Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"

Швейня