"Ялгышларны була төзәтеп".
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 25.23 КБ |
Ялгышларны була төзәтеп
Ундүртенче февраль. Гашыйклар көне. Туй мəҗлесе тəмамланып, яшьлəр өчен кунакханəдə алып куелган бүлмəгə кайтып керүгə, Илүсəнең телефонына SMS хəбəр килеп төште: «Мин сине һаман да яратам!»
Бу сүзлəрне укыгач, Илүсəнең йөрəге жу итеп куйды, йөзеннəн елмаю югалды. Динар, нидер сизгəн кебек, хатыны янына килде:
— Кадерлем, нəрсə булды? Авырыйсыңмы əллə?
— Юк, юк, — диде Илүсə, кулындагы телефонын яшереп, — барысы да яхшы, бераз арыдым гына.
Динар хатынының кулындагы телефонын күрсə дə, кабат сорау бирмәде, юыну бүлмəсенə кереп китте, ә Илүсә, кулындагы телефонына карап, тирән уйга чумды. SMS язучының номеры аңа бик тә таныш иде. Бу номерны Илүсə мəңге онытмас!
…Урта мәктәпне тəмамлагач, Илүсə Казан шəһəренең медицина университетына укырга килде. Әбисе белән генә үскән ятимә кыз шәһәр тормышына тиз генә ияләшә алмады. Авылны сагынды, ялгыз калган әбисен кызганды. Ә Сәрвәр әби өч кенә көн урын өстендә ятты да, беркемгә дә мәшәкать тудырмыйча, мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу хәсрәтне авыр кичерде Илүсә. Ялгыз калган чакларда бәргәләнеп-бәргәләнеп елады. Шул вакытта дусты Дилбәр олы терәк булды.
Беркөнне Дилбәр Илүсәне туган көненә чакырды. Шунда кыз Раяз исемле егет белән танышты. Алар очраша башладылар. Мәхәббәттән башлары әйләнгән бу бəхетле парга бик күпләр сокланды. Илүсəнең якын дусты Дилбəр исә үз-үзенә урын таба алмады. Әйе, көнләште ул кызның бәхетеннән. Беркатлы Илүсә бу хакта берни дә белмәде. Тора-бара кызлар арасындагы дуслык җебе өзелде. Илүсə якын дустын югалтуына бик хәсрәтләнде.
Шулай ел артыннан ел үтте. Өченче курсны тәмамлаган көннәрнең берендә Раяз Илүсәнең кулын сорады. Бу хәбәр Дилбәргә дә килеп иреште. Раязны яшерен генә яратып йөргән Дилбəр, туй мəшəкатьлəре белəн ярдəм итəрмен дип, Раязны очрашуга чакырды. Егет кызның тозагын аңламый иде шул. Очрашулар ешая барды. Күпчелек вакытын Раяз Дилбəр белəн уздыра башлады. Дилбəр егетне Илүсəгə каршы котыртты. Бу хəйлəкəр кызның капкынына элəккәнен сизми дə калды егет. Атна-ун көн эчендə Раяз бөтенлəй башка кешегə əйлəнде, əйтерсең, аны алыштырып куйдылар. Илүсə Раязны бик ярата иде, шуңа күрə егетнең кыланмышларына əллə ни игътибар бирмəде. Туй узгач, барысы да рәтләнер дип өметләнде кыз. Дилбəр үз дигəненə иреште: Раязны тартып алды. Туй мəҗлесе булырга бер атна кала, Раяз Илүсəгə SMS хəбəр җибəрде: «Безнең очрашу ялгышлык булган. Мин сине яратмыйм. Оныт мине…»
Илүсə өчен тормыш туктап калгандай булды. Раязның шулай берни аңлатмый юкка чыгуын һич аңлый алмады кыз. Беренче мәхәббәтен югалту бик авыр иде. Бу газапларны җиңəр өчен, Илүсə Ходайдан көч сорады. Кызның тырышлыгы бушка китмəде: һич уйламаганда, Илүсə Динар белəн танышты. Егет авыр минутларында кызга таяныч булды.
Бу хатирəлəрне Илүсə кабат исенə төшерде. Раяздан килгəн SMS хəбəрне күргəч, йөрəк ярасы кабат яңарды. Язмыш бигрəк аяусыз инде. Ничə еллар буена югалып торган Раяз кинəт барлыкка килде. Ник язды соң ул бу сүзлəрне? Алданрак яза алмаганмы? Илүсəнең башында мең төрле сорау бөтерелде. Раяз аңа күп авырлыклар китерсə дə, кыз егетне һаман ярата иде...
Илүсə, бар көчен җыеп, Раязга SMS хəбəр җибəрде: «Раяз! Бу юлы бəхетемне җимерергә юл куймам. Үткəннəргə юллар юк, оныт мине. Бəхетле булырга комачаулама.»
Илүсə, Динарның аяк тавышларын ишеткəч, телефонын сүндерде һəм шкафка ук тыгып куйды да, берни дə булмагандай, ирен барып кочаклады…
SMS хəбəрне укыгач, Раязның күзлəренə яшьлəр килде. Аның сөйгəне – башка кеше кочагында, Илүсə – Динарның законлы хатыны… Илүсəне ташлап киткəне өчен бик үкенде Раяз, лəкин инде соң. Дилбəрне ярата алмады, үзенең нинди хата ясаганлыгын бик соң аңлады. Күпме генә тырышса да, Дилбәр дә гаиләсен саклап кала алмады.
Илүсə белəн Динар бик матур яшәделәр, мәхәббәт җимешләре Айрат та тугач, дөньялары тагын да түгәрәкләнде. Раяз Илүсəнең тормышын бозарга батырчылык итмәде. Вакыт узу белəн, Илүсəне югалтуы белəн килеште ул.
Күп тə үтмəде, Алия исемле кыз белəн гаилə корып җибəрде. Алия Раязга бер кыз бала бүлəк итте. Аңа Дилə дип исем куштылар. Кызына булган мәхәббәте Раязны тормышка кайтарды, әкренләп күңел яралары төзәлде.
Еллар үтте. Айрат чибәр егет булып үсеп җитте, медицина университетына укырга керде.
Шомыртлар шау чәчәк аткан чак иде. Егет концертка барды. Менә шунда ул Дилә белән танышты. Кызның куе кара чәчләре арасыннан елмаеп бер күз сирпүе җитте – Айрат кызга үлеп гашыйк булды. Диләнең ул укый торган университеттан икәнен дә белгәч, егетнең түбәсе күккә тиде. Көн саен очрашулар араны тагын да ныгытты, алар бер-берсеннән башка яши алмас ярларга әйләнделәр.
Кышның зәмһәрир салкын көне иде. Ундүртенче февраль. Айрат әнисенә шалтыратты һәм аның иртәрәк кайтуын үтенде. Илүсә ни уйларга да белмәде. Тиз генә эшен төгәлләп, тукталышка таба йөгерде. Уйларыннан арына алмыйча, юлны аркылы чыкканда, ерактан Илүсəгə таба зур тизлектə бер машина очып килə иде. Бəхеткə, бу машина кисəк туктады һәм Илүсәгә бәрелмичә калды. Руль артында элеккеге дусты Дилбәрне күргәч, Илүсә чак егылып китмәде. Дилбәр дә Илүсәне танып алды, һәм алар сүзсез тынып калдылар. Аңын җыеп, Дилбəр Илүсəнең машинага утыруын үтенде. Илүсә каршы килмәде. Бераздан Дилбәр телгә килде:
– Илүсə, зинһар...
– Бер сүз дə əйтмə, Дилбəр. Мин барысын да белəм. Раяз белəн арагызда ни булганын да белəм. Гаеплəмə үзеңне. Мин сине күптән гафу иттем. Буласы булган, үткəннəргə үкенеп яшəүдә мəгънə юк..
– Минем синең алда гаебем бик зур. Раязны бик ярата идем шул, ләкин көчләп үземне яраттыра алмадым. Раяздан соң тагын гаилә корып карадым. Ирем акыллы иде, тик бер генә атна яшәп калдык, ирем юл һәлакәтендә үлеп китте. Кабат гаилә кору турында уйлап та карамадым. Мин хәзер япа-ялгыз, ичмасам, балам да юк... Сиңа кылган явызлыкларым үземə əйлəнеп кайтты... – дип сөйләп китте Дилбəр, яшенә буылып.
Илүсә машинаны туктатырга кушты.
– Рәхмәт. Мине менə монда калдыр. Фатирым якында гына. Дилбәр, ачуланма, күптән кичерсәм дә, бүген сине кунакка чакыра алмыйм.
– Юк, юк... Рəхмəт сиңа, Илүсә!.. Күңелемә җиңел булып китте... Ничә еллар буе...
– Кирәкми, Дилбәр... Бәхетле бул... дустым!..
Илүсә артык сүз әйтә алмады, машина ишеген япты да өенә таба йөгерде. Дилбәр дусты артыннан карап калды. Илүсә элекке чибәрлеген бер дә җуймаган, бераз тулыланып кына киткән, ә үзе һаман олы йөрәкле, эчкерсез...
...Илүсə кайтып кергəндə, Динар инде эштəн кайткан, өстәл әзерләгән, улы Айрат та өйдə иде. Ишек ачылган тавышка Динар килеп чыкты. Ул Илүсəнең пальтосын салдырды, хатынын кочагына алды да:
– Борчылма, кадерлем, сиңа зур яңалыгыбыз бар, – диде һәм хатынны залга алып керде. Әзер табынны күреп, Илүсә аптырап китте. Дөрес, иртә кайткан көннәрдә Динар ашарга әзерли иде, ә бүгенгесе нәкъ бәйрәм табыны булган. Илүсә ни әйтергә белми торганда, улы Айрат:
– Әнием, эшеңә шалтыратуым, сине борчуым өчен, зинһар, гафу ит. Мин монда әтием белән киңәштем дә... Кыскасы, әнием, мин бер кызны яратам һəм сөйгәнем Дилəне, аның гаилəсен сезнең белəн таныштырасым килə... Сез каршы түгелме? – дип сүз башлады.
Илүсә үз колакларына үзе ышанмады.
– Нәрсә ди ул, әтисе?..
– Шулай, әнисе, безнең улыбыз үсеп тә җиткән... Картаябыз түгелме?..
Илүсə белəн Динар тагын да ныграк бер-берсенә сыендылар, икесе беравыздан “Без риза” дигәннәрен сизми дә калдылар.
Шушы җавапны ишетүгә, Айрат телефонга үрелде.
– Кадерлем, без сезне көтәбез. Әлбәттә, әти-әниең белән... Нинди уңайсызлану ул... Сез минем әти-әниемне белмисез әле. Алар... алар... – дип тезеп китте.
Кунаклар озак көттермəде. Ишекне Айрат ачты. Кунакларны каршы алырга Илүсə белəн Динар да чыктылар. Фатир ишек төбендə Дилə, Раяз һəм Алия басып торалар иде. Илүсə үз күзлəренə ышанмады. Аның йөзе агарды, башы əйлəнеп китте, лəкин берни дə сиздермəскə тырышты. Раяз да катып калды. Динар хатыныннан:
– Әллə сез танышлармы, кадерлем? — дип сорап куйды.
– Юк, юк, — диде Илүсə, ашыгып.
Барысы да өстәл артына утырдылар. Сөйлəштелəр, көлештеләр. Кинəт Раяз Илүсəгə карады да:
– Гафу итегез, миңа юыну бүлмəсен генə күрсəтмəссез микəн? – диде.
– Әйдəгез, күрсəтəм, – дип чыгып китте Илүсə.
Кунак Илүсә артыннан иярде. Кинәт Раяз хатынны кулыннан тотып туктатты да:
– Менә язмыш безне тагын очраштырды. Булдыра алсаң, балалар хакына, зинһар, кичер, Илүсә! Балалар бәхетенә каршы килмик... Минем Диләм синең улыңны бик ярата... – диде.
Илүсә дә үзен бик тиз кулга алды.
– Инде берни эшлəп булмый, Раяз. Буласы булган. Язмыштан узмыш юк... Мин сине гаепләмим. Иң авыр көннәремдә Динарны очратуым, бәхетле язмышым өчен мин Ходайга рәхмәтле. Үткәннәрне онытыйк. Иң мөһиме – балалар безнең яшьлек хатасын кабатламасыннар. Алар бəхетле булсыннар! Бала бәхете – ата-ана бәхете бит ул, – диде дә кунаклар янына кереп китте.
Бераздан күңеле бушаган Раяз да керде һәм, бер-берсеннән күзләрен дә алалмаган яшьләргә карап:
– Бәхетле булыгыз, балалар! Бер-берегезне саклагыз! Әниегез белән миннән теләк шул, – диде. Аның сүзләренә кушылып, Илүсә дә:
– Мәхәббәтегез гомерлек булсын! – дип өстәде. Ә Динар, яраткан хатынының иңнәренә кулын салып:
– Улым, мин әниеңне ничек яратсам, булачак хатыныңны шулай ярат. Дилә кызым, бер-берегезнең кадерен белегез! – диде.
Әти-әни фатихасын алган яшьләр бу минутта бик бәхетле иде.
Мөхәммәтдинова Илвина, 11 нче класс.
Сочные помидорки
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Фильм "Золушка"
Что есть на свете красота?
По морям вокруг Земли