• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Әхмәт рәшит

Опубликовано Галиуллина Наиля Мансуровна вкл 03.04.2016 - 21:04
Галиуллина Наиля Мансуровна
Автор: 
Бикмаметова Зилә

       Безнең Буа ягы –Тау ягы күренекле кешеләргә бик бай. Шуларның берсе- Әхмәт Рәшит. Аның балалар өчен язган шигырьләре дә күп. Роберт Миңнуллинның мондый сүзләре бар: “Балалар язучысы ул-малайларның-кызларның сыйныфташы да, авылдашы да, сердәше дә, яшьтәше дә, замандашы да.
      Балалар язучысы ул – укытучы да , тәрбияче дә, психолог та , табиб та. Әйе, әйе, табиб та шул. Ул баланың күңелен дәвалый, рухын ныгыта, әле ныгып та җитмәгән хыялларына канат куя ...”
Ә. Рәшитнең балалар язучысы да булуын язган шигырьләре раслый.  Балачак – һәрбер өчен иң кадерле, иң хыялый, иң самими вакыт. Шагыйрьдә шуны тоя 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Фәнни эзләнү эше77.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми  белем бирү учреждениесе

«Татарстан Республикасы Буа шәһәре 5 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Фәнни - эзләнү эше.

Тема : ” Әхмәт Рәшит иҗатында балалар дөньясы”

(Юнәлеш: Шагыйрь Әхмәт Рәшитнең иҗади мирасы)

Эшләде:

2нче сыйныф укучысы

Бикмаметова Зилә.

Җитәкчесе: татар теле һәм

 әдәбияты укытучысы

 Галиуллина Наилә Мәнсур кызы.

Буа - 2016

Эчтәлек

I.Кереш................................................................................................................... 3

    1.  Фәнни хезмәтнең максаты

    2.  Максатка ирешү өчен башкарылган эшләр

II. Төп өлеш.............................................................................................................4

Әхмәт Рәшитнең тормыш юлы.

Әхмәт Рәшит иҗатында балалар дөньясы.

III. Йомгаклау......................................................................................................... 7

     1.Нәтиҗә.

IV. Файдаланылган әдәбият.................................................................................. 8

V.  Кушымта............................................................................................................9

Кереш

        Минем исемем Зилә,   фамилиям Бикмаметова.  Буа шәһәренең 5нче номерлы урта мәктәбенең 2 нче “а” сыйныфында укыйм.

         Укытучым миңа  “Кояшлы ил” фәнни-гамәли  конференциясендә  катнашырга тәкъдим иткәч,  мин шатланып риза булдым.  Эзләнү эшенә тема сайлау да авырлык тудырмады. Чөнки мин шигырьләр укырга бик яратам. Сайлаган темабыз  бүгенге көндә бик актуаль.  Без, балалар, төрле шагыйрьләрнең  иҗатын  тирәнтен өйрәнергә  тиешбез,  дип саныйм. Тема:   ” Әхмәт Рәшит иҗатында балалар дөньясы”.  Сайланган теманы ачар өчен фәнни - эзләнү эшемдә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тоттым:

  • Шагыйрь Әхмәт Рәшитнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү.
  • Балалар өчен язган шигырьләре белән танышу.
  • Бу шигырьләрдә тәрбия мәсьәләләрен табу.
  • Өйрәнелгән  шигырьләр белән яшьтәшләремне таныштыру.
  • Балалар язучыларының иҗатын тирәнтен өйрәнүгә кызыксындыру.

  Максатка ирешү өчен без түбәндәгеләрне башкардык:

  • Әхмәт Рәшитнең китапханәдә булган китапларын барлап чыктык.
  • Балалар өчен язган шигырьләрен укыдык.
  • Газет, журнал, өстәмә әдәбият һәм интернет чыганаклар аша табылган материалны тикшердек.

       Темабызның өйрәнү объекты – Әхмәт Рәшит шагыйрь һәм татар балалар язучысы. Өйрәнү предметы – Әхмәт Рәшитнең балалар өчен язган шигырьләре.

        Фәнни эш кереш өлештән, төп өлештән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан тора. Кушымта өлешендә әдипнең кайбер шигырьләренә ясалган рәсемнәр куелды.

Төп өлеш.

1. Әхмәт Рәшитнең тормыш юлы.

       Безнең Буа ягы –Тау ягы күренекле кешеләргә бик бай. Шуларның берсе- Әхмәт Рәшит.

      Әхмәт Рәшит (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) 1936нчы елның 25нче мартында Буа районы Яңа Чәчкаб авылында туган. Яшьли ятим калгач, Каюм абзый гаиләсендә тәрбияләнгән. Яңа Чәчкаб җидееллык мәктәбеннән соң, Олы Тарханның беренче номерлы һәм Буа шәһәренң Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәпләрендә белем ала. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, журналист булып эшли. Аның беренче иҗат җимешләре 1952нче елда район газетасында, “Чаян”, “Пионер” (“Ялкын”) журналларында басылган.  Әхмәт Рәшит 1979нчы елдан СССР Язучылар союзы члены.

      Аның иҗатында төп урынны буыннар дәвамлылыгын күрсәтү, матурлыкка һәм якты киләчәккә ышаныч алып тора. Ул кайбер әсәрләрендә тарихи темага мөрәҗәгать итсә, икенчеләрендә замана проблемалары күрсәтелә, өченчеләрендә өлкән буын калдырган рухи мирас чагылыш тапкан..

      Әхмәт Рәшит публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә эшли. Аның шулай ук балалар өчен язган шигырьләре дә байтак.

      Әдипкә 1986нчы елны “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелсә, 1993нче елны тарихи поэмалары өчен Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиягә лаек була. Ә 1995нче елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелгән.

2. Әхмәт Рәшит иҗатында балалар дөньясы.

     Эзләнү эше белән шөгыльләнгәндә кулга ”Балачак  энциклопедиясе “ (дүртенче китап) (2012) исемле китап эләкте. Төзүчеләре Талия Шакирова, Ленар Шәех. Карасаң 41 балалар язучысы турында мәгълүмат тупланган матур китап чыгарылган икән. Менә бу матур китаптның 73-76нчы битләре Әхмәт абыйга багышланган. Китапның кереш өлешендә (беренче китапта, 2009) шагыйрь Роберт Миңнуллин болай дип яза: “Балалар язучысы ул-малайларның-кызларның сыйныфташы да, авылдашы да, сердәше дә, яшьтәше дә, замандашы да.

      Балалар язучысы ул – укытучы да , тәрбияче дә, психолог та , табиб та. Әйе, әйе, табиб та шул. Ул баланың күңелен дәвалый, рухын ныгыта, әле ныгып та җитмәгән хыялларына канат куя ...”

   Ә. Рәшитнең балалар язучысы да булуын язган шигырьләре, басылып чыккан китаплары дәлилли. Һәм бу китапларга бирелгән югары бәя моны раслый.  

    Балачак – һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң хыялый, иң самими вакыт. Шагыйрьдә шуны тоя һәм үзенең “Кыш бабай” шигырендә безнең (балаларның) иң яраткан бәйрәме, бәйрәмнең иң кадерле кунагы – Кыш бабай турында яза. Аның белән ничек күңелле,  кызык булуын  күрсәтә.

“Әйлән-бәйлән уйната,

Җырлата һәм биетә”.

    Ә кайсы бала хыялланмый икән? Бала хыяллары да аның иҗатында чагыла.

“Рәсим рәсем ясаган –

Аска “Авыл” дип куйган.” (“Безнең авыл”)

     Авыл баласы җәй көнен  елга буенда балык тотып, су коенып кына үткәрми, ә кош-корт, йорт хайваннары арысында да кайнаша, аларны күзәтә.

“Болында чуп- чуар

Сарыклар көтүе,

Рәхәт соң шуларны

Бер карап үтүе.” (“Болында”)

“Каз бәбиләре — бәбкәләр,

Би-би-би-би-бип, диләр,

Үсәсе килә би-ик, диләр,

Җимне күбрәк сип, диләр,”... (“Каз бәбкәләре”)

     “Алдашу уены” шигырен укыгач, Әхмәт абый Рәшитов безнең сыйныф ишегеннән  килеп карап торган төсле булды. Әллә күрде микән?!

“Бер уен бар шаяннарга-

“Алдашу” дип атала.

Кем остарак, кем кыскарак

Алдашса, шул мактала.”  (“Алдашу уены”)

   Туган як,  туган җир , туган авыл... Болар һәрбер кеше өчен иң кадерле әйберләр. Әхмәт абый да туган авылын , аның матур табигатен бик яраткан һәм мәхәббәтен шигъри юлларга салган (“Чәчкабым”). Ә туган илен кояшлы ил дип атый.

“Кояшлы ил- безнең ил,

Күге аның гел аяз.” (“Кояшлы ил- бәхет иле”)

   “Мәктәп еллары, укытучылар, бергә укыган классташлар... Гомер узган саен кеше күңеле үзенең белем алган мәктәбенә ашкынадыр.  Үзе йөргән мәктәп сукмакларын , яраткан укытучыларын,  сыйныфташларын искә ала, алар белән очрашулар эзлибез,”- ди әнием. Әхмәт абый Рәшит тә “Вахитов мәктәбен сагынып” шигырендә шул турыда яза.

“И, кайда сез, яшьлек елларыбыз-

Вахитовта укып йөргән чак.

Киләчәккә илтер хыялларны

Ал төсләргә генә төргән чак.” (“Вахитов мәктәбен сагынып”)

   “Казаннан килгән китаплар” шигырендә төрле милләт балаларының дус, тату булуларын, бер– берсенең телен белүләрен, җиңел аралашуларын әйтеп үтә. Шул ук вакытта туган телен белүе белән дә горурлана.

“Дус, тату без.

Бар малайлар

Бергә- бергә гөр килә.

Дуслар телен дә беләм мин,

Беләм туган телне дә.”

  1. Йомгаклау

        “Кешене аңсыз, зиһенсез итәсең килсә- аны балачактан мәхрүм ит” - ди Факил Сафин. Әхмәт абый Рәшит иҗаты безне киресенчә балачаклы итә.  Без укучылар, аның шигырьләрен укып балачакның, туган якның матурлыгын күрергә өйрәнәбез.  Язучы да үз халкының балаларын, киләчәген зирәк, акыллы, уңган, көчле, кыю, тапкыр, батыр итеп күрергә тели.

      Эшемне Зиннур Мансуров сүзләрен белән тәмамлыйсым килә: ” ...туган халкына тугры хезмәт итүче Әхмәт Рәшитнең иҗаты, чыннан да, татар шигъриятенең мөһим бер буыны булып күзаллана ...”(“Казан утлары”. 2006, №3)

     Мин үземә шундый нәтиҗәләр ясадым:

  1. Әхмәт Рәшитнең иҗат мирасы бай һәм күпкырлы.
  2. Аның иҗаты бик югары бәяләнә.
  3. Ә. Рәшитнең иҗаты мәктәп дәреслекләрендә дә күбрәк урын алсын иде.

Файдаланылган әдәбият

  1. Балачак энциклопедиясе. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2012.
  2. Балачак аланы. Казан. РИЦ нәшрияты, 2011.
  3. Буа ягым- тау ягым. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2000.
  4. Гөлбакча. Казан. Татарстан китап нәшрияты,1990.
  5. Казан утлары. Зиннур Мансуров. “Мөмкин” белән “түгел” арасы”, 2006, №3.
  6. Рәшит Ә.Ә. Библиографик мәгълүматлар. –Казан: Матбугат йорты нәшрияты,2001.
  7.  Рәшит Ә.Ә. Давыллар кайтавазы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит.нәшр.,1990.
  8.  Рәшит Ә.Ә. Киек каз юлы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1982
  9.  Рәшит Ә.Ә. Кояшлы ил – бәхет иле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981


Поделиться:

Хитрый коврик

Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ

Снежная сказка

Рисуем ананас акварелью

Каргопольская игрушка